Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
бүтән юл юк.
Фәйрүзәнең бернәрсә дип җавап бирмәве аңа ошады гына. Алпарский елмайды.
– Без гуманлы җәмгыять төзибез. Анда белемле кешеләр күп кирәк булачак. Сезнең дә тырышлык исәпкә алыныр. Озак уйлама, дәрт белән безнең изге эшкә кушыл!
– Ләкин уйлау да начар түгел бит. Безгә җибәрелгән егетләрегез дә уйлап, акыл белән эш итәргә тырышалар, – дигән булды Фәйрүзә.
– Һо, алар бит иң аяусыз сугышларда катнашып җиңеп чыккан егетләр! Ак этләрнең умыртка сөяген сындыручылар! Аларны бөек рус пролетариатына ияртеп чыгарып кына җибәр, теләгән илгә барып, түнтәрелеш ясаячаклар! Изелгән мескен башкорт баласы дип кем әйтсен! Бөек рус халкы аларга ышана!
– Бөек башкорт халкы да.
– Нәрсә дидең? – Алпарскийның муен тамыры бүртеп чыкты.
– Бөек башкорт халкы да андыйларга ышана.
Никадәр сак булырга тырышса да, бу юлы Фәйрүзә телен тешләп кала алмады.
– Бөек, димәк?
Алпарскийның тавышында янау чагылгандай булды.
– Әйе, бөек, чөнки ул – сәламәт халык.
– Тәк-тәк… Башлагач әйтеп бетер инде… «Сәламәт» дигәнне ничек аңларга тиеш без? – Комиссар мәкерле елмайды.
– Угрылык юк, чөнки ул сәламәт. Фахишәлек юк – сәламәт. Коллык юк, чөнки ул – сәламәт милләт. Гаилә иминлеге…
– Җитте! Ә син ашаткан ятимнәр кем?!
– Тере ятимнәр юк. Ә боларның әти-әнисе – сугыш корбаны. Йә авырып үлгәннәр. Ятимнәрне халкыбыз чыгарып ыргытмый, туганнары үзләренә ала, хәленнән килгәнче карый.
– Сәламәт милләт булгач ни, шулай килеп чыга инде. – Алпарский мыскыллы көлемсерәде.
– Халыкның рухы сәламәт булганда, аны берәү дә юкка чыгара алмый.
Алпарскийның йөзе җимерелде. Кулы кобура тирәсендә йөри башлады.
– Ә хәзер наганыгызны миңа төби аласыз, – диде Фәйрүзә тыныч тавыш белән.
Алпарский ашыкмый гына кулын төшерде. Үзе сынаулы карашын һаман кыздан алмады.
– Ачыктан-ачык үз карашын белдергәннәр куркыныч булмый ул! Үзең әйткән сәламәт рухны ныгытырга омтылгач, мин каршылык күрсәтә алмыйм, сеңелкәш. Иркенләп эшләр өчен нинди юллар барлыгын әйттем. Буржуаз искелекне ташларга тиешсең, югыйсә азагы аның бик үкенечле бетәчәк. Юк-юк, аңламаганга салышма, кирәкми. Туры җавап бирергә туры килер, йә…
Шулчак ишек ачылып китте.
– Иптәш Алпарский! Монда авыл ярлылары җыелып килде, сезне күреп калырга телиләр. Менә үзләрен чак тотып торам! – Шәйморатның көчле тавышы бөтен бүлмәне тутырды. Ул арада теге ике ятим кыз да Фәйрүзәгә килеп ябышты.
– Җыелалар дисең инде! Совет власте белән кызыксыналармы? Менә шулай ул! – Алпарскийның кәефе күтәрелеп китте. – Халык белән һичшиксез очрашырга кирәк! Әйдә, алайса, бәләкәй генә митинг оештырып алыйк. – Ул Фәйрүзә ягына карап алды. – Мин әйткәннәрне онытма!
Алпарскийны озатып чыкканда, Шәйморат Фәйрүзәдән борчулы, хәсрәтле карашын яшерә алмады. «Ничек кайгыртучан карап алды, – дип уйлады Фәйрүзә.