Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
Моны партия кушуы дип аңларга кирәк…
Менә ничек икән! Шәйморат ашыкмый гына җавап бирергә тырышты:
– Советларның соңгы дошманын дөмектергәч, партия кушмас борын ук өйләнәм.
– Эшче сыйныф вәкиле, партия солдаты Татьяна Дубинаның карашы ничек булыр әле!
– Мин, әлбәттә, никах мәсьәләсендә азатлык идеясен күтәрүчеләрнең берсе. Питерда бер төркем яшьләр, хәтта митинг та уздырган идек. Ләкин тормыш үзгәрә. Партия кушса, мин әзер!
– Менә нинди булачак яңа тормышны төзүче яшьләр! Революцион аңны уяткан бөек рус халкы вәкиленнән үрнәк алырга кирәк. Аның бөек телен өйрәнү – һәркемнең изге бурычы! Бар халыклар шул телгә күчәчәк. Менә шуңа да патриархаль тормышны сагынып елаганнардан ваз кичәбез. Безгә яңа мәктәп, Совет мәктәбе кирәк. Менә сиңа беренче Совет мөгаллимәсе! Башкорт ярлылары балаларын ул укытачак! – Алпарский, бармагы белән Татьянага төртеп күрсәткәннән соң, Шәйморатка төбәлде. – Хатыңда тагы да шәфкать туташы турында язгансың. Әйтерсең мәрхүм старшинаның кызыннан башка кеше юк! Бу эшне дә Татьянага тапшырабыз. Сугышларда катнашкан, кан-яраны гына күргән! Булдыра! Ә хәзер калганнарга чыгарга мөмкин. Шәйморат дус, синең белән икәүдән-икәү сөйләшәсе сүз бар.
Алпарскийның язылган хат буенча килгәнен аңлаган Шәйморат артык сүз әйтеп тормады. Иң мөһиме, рәис урынбасары эчендәгесен чыгарып бетерсен. Нәрсәләр эшлисен соңыннан Шәйморат үзе хәл итәр.
– Яудаш, көрәштәш дус, – диде Алпарский, аңа якынрак килеп. – Һәр мәсьәлә буенча вакытында аңлашыйк, ярыймы? Мәрхүм старшинага властьның нәфрәте юк, чөнки ул да, бичәсе дә революция кайнап чыкканчы ук авырып үлеп калганнар. Исән булса, кем белә… Сүз уңаенда, аның икенче бичәсе кая?
Бу сорау Шәйморатны аптырауга салды.
– Икенчесе дә булганмыни?
– Менә бит барысын да белеп бетермисең шул. Ә син ситуациягә хуҗа булырга тиешсең! Үзең авыз суын корытып мактаган теге ханым – өлкән бичәсенеке. Кече байбичәсе бөтен бала-чагасы белән былтырлары кинәт кенә юкка чыга. Чит ил буржуалары белән бәйләнешләре бар, имеш, дигән хәбәрләр дә йөри. Син мактаган… Йә, ярар, бетте… Монда яшәп яткан ханымның әтисе дә, дәү әтисе дә, хәтта каенатасы да – хаҗилар. Ә ике агасы!
– Алары турында бөтенесе дә мәгълүм. Галимҗанны Смоленск полкы атып үтерә. Икенчесе исән калып, кызыллар ягына күчә. Сугышларда катнаша…
– Әйе, кызыллар ягында һәлак булды Хәкимҗаны. Болар бөтенесе дә әлеге ханым файдасына. Ләкин безнең өчен иң мөһиме шунда – ул контрреволюционер Касыймның бичәсе! Ә ул бандит аклар белән дә, кызыллар белән дә кайнашып тик йөрде! Кушылмады берәүгә дә. «Без ак та түгел, кызыл да түгел. Без башкортлар», имеш. Син акларга маташкан ханымны да миңа күрергә туры киләчәк! Ярар, ияреп йөрмә! Үзем сөйләшә алмыйммыни мин?
Илнур Алпарский Фәйрүзәне балалар укыткан бүлмәдә очратты. Әдһәм кызга кем килеп төшкәнен аңлаткан иде инде. Үзенә тишәрдәй итеп караган зур хуҗа алдында әллә ни каушавын белдермәде хуҗабикә. Ахыр, рәис урынбасары тирә-ягын сөзеп карап