Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
өчен бүген Шәйморат табигать матурлыгына игътибар итте соң? Дөрес, элек тә күргәне бар иде, ләкин болай сокланырга теләге дә, вакыты да булмады. Ә бүген күңел үзеннән-үзе куана! Шәйморат атын урман эченәрәк тартты. Һо, бу тирәне гөлҗимеш бакчасы дип атарга була! Авыл тирәсендә гөлҗимешләр чәчәген күптән койган, монда исә балкышып утыралар! Чәчәкләре нинди эре! Ал-кызыл чәчәкләр революция төсе. Бөтен илне ялмаячак чын төс! Шәйморатның кәефе тагы да күтәрелде. Ул шау чәчәк белән капланган куак янына килеп басты. Куе бер ботагын ипләп кенә сындырды. Шуннан атын авыл ягына борды.
Өйгә кергәч, туп-туры Фәйрүзә янына юнәлде.
– Әссәламегаләйкем, бөтенесе дә иминдер бит? – диде, ботак тоткан кулын аркасына яшерде.
Фәйрүзә кулындагы китабын куйды да егеткә карап оялчан елмайды. Шәйморат нурлы күзләрдән рәхәтлек, куаныч кичерде. Бернәрсә дә аңламыймы Фәйрүзә? Аңламаганга гына салышамы? Касыймның урынын биләр берәү дә юк, диме икән? Нәрсәләр кичерә, нинди уйлар дәрьясында яши? Аның һич тә начар кеше түгеллегенә ышанмыймы? Ни өчен гел читкәрәк тайпылырга тырыша? Яшь бит ул. Шундый яшь! Бөтен халыкны ялмаган хәвефтән кем саклар да кем яклар? Шәйморат аның мәхәббәтенә лаек түгелмени?..
– Бу матур чәчәк – җәй бүләге! – Шәйморат күзен Фәйрүзәдән аера алмаган килеш, кадерле гөлҗимеш ботагын аңа таба сузды. Аптырап китте сылукай. Көтмәгән бүләк бит… Ләкин сокланулы караш түгел. Шәйморат кулына карады. Бәй, балкып торган чәчәкләре кая булган, шайтан алгыры! Яфраклы ботак торып тора, имеш… Фәйрүзә ул арада «бүләк»не алды.
– Рәхмәт! Син әйткәнчә булсын, Шәйморат агай.
Егет аптырап аяк астына күз салды. Эре таҗлар идәнгә сибелгән! Тиктормас шаян малай шикелле шулай нык болгап торды микәнни? Аркасына суккалаган иде шул дулкынланудан…
– Шайтан! Минем берәүгә чәчәк бүләк иткән юк иде!..
– Ә минем берәүдән дә чәчәк алганым юк иде…
Икесе дә елмайды.
– Менә бу гөлҗимештә, чынлап та, бал тәме бар, – диде Фәйрүзә.
– Ә нигә монысында?
– Чөнки ул урманда, иректә, үз асылында үсә. Матур бүләк…
Бу сүзләр күңелгә бал булып тамды.
– Менә шушы өйдә кемгәдер бүләк бирермен дигән уй башка да килмәгән иде.
– Ә мин алырмын дип…
Фәйрүзә башын иде дә чыгу ягына ашыкты.
– Фәйрүзә!
Кыз сискәнде. Шулчак егет аны ике терсәгеннән җиңел генә күтәреп алды да таҗлар өстенә бастырды.
– Мин сине кәләшлеккә сорыйм! Хәләлең булырга рөхсәт ит!
Фәйрүзә коелып төште.
– Юк-юк… Ул бит… Ничек инде?.. – Тагы нәрсәдер диде. Аннан соң, иңендәге яулыгын башына япты да тизрәк ишеккә таба атлады.
– Мин сине ашыктырмыйм, Фәйрүзә. Тик шуны бел: күпме кирәк, шулкадәре көтәчәкмен… Ут-суны кичкән, дөнья күргән кеше мин, буш вәгъдәләр бирмим. Бары бер нәрсәне генә хәтереңдә тот: исән чагымда сиңа тырнак очы белән дә кагылган кеше булмаячак.
Фәйрүзә кинәт тукталды. Бераздан аның җай гына әйткән сүзләре ишетелде.
– Мин аның шулай икәнен беләм.
Шәйморат тамагындагы төерне йотты. Фәйрүзә