Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
гаскәр, күпме яу үтте. Авыл таланды, яндырылды. Шәйморат үлем уты белән килмәде. Ярлыларга, ятимнәргә азмы-күпмедер ярдәм дә ителә башлады. Шәйморат авылда чакта монда бернинди дә басмачылар бәреп кермәс кебек. Шундый ышаныч ныгый… Әгәр дә Шәйморат китсә, власть монда үзенең яңа кешеләрен куячак. Аларның Шәйморат кебек булмасы билгеле. Шәйморат… Аның күңелен сугыш үтермәгән. Фәйрүзәнең шушы уйларын абыйлары белсә, нәрсә диярләр иде икән? Нәрсә дияр иде дәү әтисе? Аны иманлылар исәбенә кертер идеме?
Соңгы вакытта Фәйрүзә Шәйморатның күзенә чалынмаска тырыша. Капма-каршылыклы уйлар чолганышында яши ул. Үткән белән бүгенге, киләчәк белән хәтер көрәшә төсле. Шәйморатның тәкъдимен кабул итсә, нинди киләчәк көтә аны? Бу фикердәшләре юлыннан, үз идеяләреннән баш тарту түгелме? Абыйлары, аның дуслары, иң мөһиме, Касыйм алып барган көрәшкә хыянәт булмасмы? Шәймораттан баш тартса, алда нинди язмыш көтә? Фәйрүзә күзен йома да күңеленә эндәшә: «Кайда яктылык, кайда яна өмет уты?»
Шәйморат. Кыз сискәнеп күзен ача. Ул үзенең күптән бер куласа эчендә яшәгәнен белә. Шәйморат Фәйрүзәгә шуннан чыгу юлын күрсәткән сыман. Әллә бу буш хыял, өмет кенәме? Старшина кызы юл чатында япа-ялгыз басып тора. Әгәр Касыйм исән булса, менә шушындый икеле-микеле уйлар туар идемени? Сөйгәне исән булса, алдына кыялар, тау-таш ишелеп төшсә дә кайтып җитәр иде! Киләчәккә өмет сүнде дигәндә генә, менә тагы бер очкын кабынды…
Ләкин Шәйморатның үз иткән партиясе «сыйнфыйлык»ка шул зур мәгънә бирә. Хәтта иң изге хис-тойгылардан – туганлык, кардәшлек, иманнан баш тартырга өнди түгелме? Шәйморат боларны тулысынча кабул итмәгән хәлдә дә үз партиясе тәртибенә буйсынырга тиеш. Күңелдә балкыган нур тагын сүнде. Юл чаты. Кая җылытыр учак? Чын яктылык өчен сабыр итәргә кирәк. Бүтән юл юк.
Дөньялар һаман тынычланып китми. Йә бер, йә икенче авылда атыш тавышлары яңгырый. Һаман кешеләр үлә. Ятимнәр күбәя. Соңгы вакытта Фәйрүзә дә Шәйморатны сирәк күрә. Егетнең кайтып күренгәне юк диярлек. Ачлык, таркаулык сәбәптер инде, урманда юлбасарлык итүчеләр артты. Көпә-көндез килеп адәм талап китәләр. Менә шуларны аулый да инде Шәйморат үзенең кешеләре белән.
Бу юлы иртәгә иртүк кайтып җитәрмен дип киткән иде. Икенче көнне дә күренмәде. Өч көн үтте. Төгәл бер атна. Ул чыгып киткән уңайга ниндидер җиңеллек кичергән Фәйрүзә җиденче таңда йөрәге сызлап уянды. Бу зур өй шулкадәр бушап калган. Шомлы тынлык. Көлгән, сөйләшкән тавыш яңгырамый. Аяк тавышы ишетелми. Бушлык. Бу бушлыкны сабак алырга килгән бала-чага тавышы да тутыра алмый. Фәйрүзә кемне көтеп уянганын аңлады. Әгәр дә бер-бер хәл булып әйләнеп кайта алмаса… Ул чакта… Күңел яктылыгы сүнде. Фәйрүзә кемне көтеп, кем өчен янып яшәгәнен һичкайчан да булмаганча ныграк аңлады.
Инде ничәмә тапкырлар тәрәзәдән урамга күз салды. Соңгысында Әдһәмнең атын ерактан ук таныды. Нигә берүзе генә кайтып килә? Шәйморат кая булган? Йөрәкне хәвеф ялмады. Кинәт кенә хәле бетте. Егет кергәч, барысын да аңлатыр. Сабырлык кирәк. Ишек ачылды. Фәйрүзә борчылу тулы карашын керүчегә төбәде. Күзендә шатлык нуры балкытып елмаеп та җибәрде.
– Син!..