Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь. Фарзана Акбулатова
дөнья пролетарийлары революциясе җиңәчәк!
– Шәйморат белән хушлашмый да китеп барсаң үкенерсең бит!
– Беләсеңме мин нәрсә өчен үкенәм, барышня? Шушы төпкелдә череп ятканым өчен! Ничего, бу ерунда! Ул хатаны төзәтеп була! Тагы да менә нәрсәгә үкенәм: иртәрәк туып, француз революциясендә катнаша алмаганым өчен! Немец пролетариаты белән маёвкаларда катнаша алмаганым өчен! Аның каравы бөтен революцион гомерем алда! Мин, Африкага барып җитеп, надан негр крәстиәнен бөек идея белән рухландырачагыма, аларда революцион аң уята алачагыма ышанам! Менә минем киләчәгем. Минем стихиям! Ә тыныч тормыш төзим дигән акыллы сылтау табып, мещанлыкка батканнардан җирәнәм! Шуны да онытма: синнән дә шәп революционер чыгар иде. Уйла, барышня. Әле соң түгел…
Семёнов атыннан төште. Татьяна Дубинина белән кочаклашып үбештеләр. Татьяна да атына атланды. Кызылармеецларның бәләкәй генә отряды «Интернационал»ны җырлап авылдан чыгып китте.
Шәйморат гадәтенчә кич соң гына кайтты. Фәйрүзә яңалыкны әйтер өчен каршы чыкты.
– Таня китте.
– Китте? Кая китте?
Фәйрүзә аңлаткач, егетнең күзе маңгаена менде. Тыңлап бетергәннән соң, бернәрсә дә эндәшмәде. Уйланып басып торды, әкрен генә икенче катка күтәрелде. Ике-өч минут үттеме-юкмы, өстә нәрсәгәдер җенләнеп, дөбер-шатыр килергә кереште. Бу кыланышына шаккатып ни уйларга белми торганда, үзе дөбердәп килеп тә төште.
– Шайтан алгыры!.. Ах, шайтан алгыры! Алып киткән бит, каһәрең! Күпме әйттем мин аңа, кеше әйберенә тимә дип!.. Күпме әйттем!
– Нәрсәне алган?
– Браунинг! Фронттагы каһарманлык өчен бирелде бит ул! Алай-болай гына түгел! Сорап карады, бирмәгән идем! Тәки алып киткән, шайтан алгыры! Шайтан гына алгыры!
Шәйморат, сөйләнә-сөйләнә кызып, ишекле-түрле йөрергә тотынды. Аңа карап, Фәйрүзә тавыш-тынсыз гына көлде. Хәтта күзеннән яшь чыкты.
Таня киткәнгә дә шактый вакыт узды. Шәйморат белән Әдһәм үз эшләренә чумды. Питер кызын искә төшерүче дә булмады шикелле. Чамасыз акырып сөйләшеп, шатыр-шотыр йөргән кыз киткәч, өйдә тыныч булып калды. Әдһәм генә берничә мәртәбә телгә алды: «Ай, бәхетледер ул хәзер! Бер көтү ир өстеннән командовать итеп, аларны революция эшенә рухландырып йөридер. Себердә җир тагы да иркенрәк бит!»
Төш вакытында Шәйморат бер үзе генә кайтып керде. Күрәсең, Әдһәм бүтән берәр эш белән чыгып киткәндер. Власть әһеле чоланда нәрсәнедер дөбердәтеп аударып җибәргәч, Фәйрүзә чыкмыйча булдыра алмады.
– Нәрсә булды?
– Ах, шайтан алгыры… Су дип нәрсәнедер түктем…
– Ярма бит! Хәзер көтеп тор. – Ул егеткә әйрән алып чыгып бирде. Шәйморат аякларын аерып басты да рәхәтләнеп, уртлап әйрән эчәргә кереште. Кинәт Касыйм искә килеп төште. Кәләшенең кулыннан кинәнеп кымыз эчкәннәре бар иде бит… Нинди бәхетле чаклар! Кыз үзе дә сизми елмайды.
– Син әллә миңа карап елмаясың…
Фәйрүзә үзен гаепле тойды, ашыгып җавап бирде:
– Касыймны искә төшердем дә… Нәкъ шушы урында торып тулы чүмечне эчеп бетергән иде.
– Әйрәнме?
– Кымыз.
– Кымыз…