Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
җыйнак, сыгылма буынлысы, муены, кулы сеңерләнеп торганы:
– Суң? – дип сорады.
Солдат киемендәге тракторчы аның касыгына төртеп алды:
– Бәрәңге баш син, Вакыйф абый! – диде ул. – Өермә Ибрай абыйның тракторына эләксәме? Аракы шешәсен дә икегә әйләндерәдерие ич, пәрәми! Буйдан-буйга ярып.
– Мин дә шуны әйтәм ич, Шөһрәт, – диде Ибрай.
Вакыйф, мүкәләп, кузгалак өзгәләргә тотынды.
Ильяс әйләнеп килде. Ышык, эссе чокырга төшеп, бармак арасына кыстырган аракы шешәсен Ибрайга сузды, үлән өзеп, тузан сарган сигез кырлы стаканны сөрткәләде, иренен бөреп, эченә өргәләде.
Бер уч сусыл кузгалак җыеп өлгергән Вакыйф:
– Аннары син, Демократ, комиссия чакырып китерерсең, – диде.
– Нинди комиссия? – дип сорады Ильяс.
– Тракторны карарга. Югыйсә Гаҗилә апа килгән дә ярып салган дип уйламагайлары. Акт төзеп, Ибрай абый өстенә чәпәрләр дә куярлар. Шуны түләп җаны чыксын дисең мәллә?
Аларның дәррәү көлүеннән өркептер инде, һава сызгыртып, сазлыктан дүрт кыр үрдәге, өч тәкәрлек күтәрелде. Тәкәрлекләр ачыргаланып кычкырышты. Шуларга кушылган шикелле, Ибрайның да йөрәге сулкылдады, кайнар җанына кар ишелеп төшкән сыман булды. Урталай ярылган ул трактор аның үткән гомере ләбаса инде. Аның да гомере шундый – урталай ярылган. Әнә башта ягымлы, тымызык, тансык җилдәй тоелган хатыны Гаҗилә тора-бара сиздергәннән-сиздерә, биздергәннән-биздерә башлап, үгетләп тә ярсып, хәтта сүгенеп тә тыя алмастай төстә гаярьләнде, усалланды, кара көйде, суынды. Кайвакытны хатын-кызны хатын җенесе итеп тоткан нәрсәсен дә алтын тутырылган сандык урынына саклап, яшереп, саранланып бирде: теләсә, күгәрек күңел йозагы белән шапылдатып бикләп куйды; теләсә, кирәк булган үз сәгате сукканда гына, комсыз тәнен ачкычы белән ачкалады. Нигъмәт дөньясы анда, аныкы гына диярсең. Инде-е, бөҗәкләрдә дә бар лабаса ул нәрсә! Үз уена бирелгән Ибрай үлән арасында ике «Фатыйма»ны шәйләп алды: артларын артка терәгәннәр дә тәмам изрәгәннәр. Нигә инде, шулар кебек, табигатең кушканча тормаска, яшәмәскә ди? Имеш, иренең әз-мәз дә, кайчагында байтак та эчкәләп кайтуыннан Гаҗилә шулай үч алып маташа. Белми ич ул, тавык мие эчкән нәмәрсә, гаилә тормышын алып бару икәүнең генә эше түгел. Күрше-күлән бар, агай-эненең очрашкан мәлләре бар. Җитмәсә, эш аты рәвешендә алны-ялны белми эшлисең, шуннан соң сарулар кайнаган вакытлар булучан – тотмыйча да ярамый ич инде. Алла колы! Хисапласаң, сәбәбе күп инде аның. Санап бетерерлек түгел. Ул – Ибрай гына мәллә? Һәммәсе шулай итә. Болай гына туры килгәндә дә, кирәксә, җир тишегеннән эзләп табып та.
Ибрайның шулай итеп күпме озын кышкы төннәре, шомырт чәчәкле таңнары, җиләк исле җәйге челләләре, яңгырлы, моңсу көзләре заяга уза торды. Ай, ул җанның яшертен генә сызланып сыктаулары, тән гайрәтен басарга теләп уфылдаулары; аһ, ул йөрәккәйнең тозакка эләккән кош сыман тыпырчынуы, боегуы, җырлыйсы килгән җырының бугазына басып эндәшми калулары, кулдан эш китүләре; һи, ул горурлыкның аяк астында тыпырчынуы, яхшылыкның керләнүе, игелегеңнең аккан кандай катып