Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
казандагы су урынына быгыр-быгыр кайнады; андагы эреле-ваклы балыклар, кояшта ялтырап, шампан шәрабы бөкеседәй югарыга чәчрәп чыкты; тычканнар чыелдашты, йомраннар, әрләннәр сызгырынды; яшел саз бакалары белән еланнар, йомгак-йомгак булып, бергә әүмәкләште.
Ибрай һушын җуя язды. Йөрәге дөп-дөп типте. Аның урынында кемдер киледә килсап белән тары төямени. Курыкканга күрә, чытырдатып, күзен йомган иде. Керфекләрен селкетергә дә базмыйча, кипкән тамагын чылатырга теләп, ул, кабалана-кабалана, кулын чишмә бурасы эченә сузды, ләкин салкын су урынына куш учына кыштырдап торган ком гына эләкте. Күзен ачса, ни күрсен: ике тонна сыешлы бура буп-буш, ә улагы коп-коры калган икән. Чишмәнең ике күзеннән тыелгысыз ургып торган соңгы су тамчылары комга сеңде. Аһ, хәзер чишмә бурасы мөлдерәмә тулып, анда, һич югы, Гаҗиләсенең генә булса да йөзе чагылса иде ичмасам, дип уйлады ул.
Бүтәннәре дә аңга килде. Басып, бер мизгел сүзсез карашып торгач, алар җан-фәрманга авыл тарафына элдертмәкчеләр генә иде, ниндидер көч аларның дүртесен дә яңадан җиргә сугып екты да аяусыз төстә кытыкларга, акыртып көлдерергә тотынды. Култык аслары да, кабыргалары да, табаннары да калмады. Әйтерсең лә аларны мәче уйнаган йон йомгагы иттеләр. Тәгәрәтә-тәгәрәтә, әйләндерә-мәтәлдерә, эчләрен тәмам катырып, сулышлары буыла башлаганда, һәммәсен өереп алып, ни арада тагын сап-салкын су белән тулган чишмә суына манчып чыгардылар. Уттай кызган тәннәре бераз суынсын инде дигәннәрдер, күрәсең. Аннары аяк табаннарын җиргә тидермәстән, тыпырчындыра-тыпырчындыра, әллә кая очырта-йөгертә алып киттеләр. Ни каравыл кычкырырга, ни сөрән салырга гаҗиз хәлдә, алар һаман шырык-шырык көлешә иде әле. Елавыннан туктагач, балалар шулай сулкылдавын тыя алмаучан була. Очкылык тоткандагыча, ютәлләгәндәгечә, фәкать өзек-өзек итеп:
– Шү-шү…
– …рәле…
– Шүрәле! – дип үрсәләнүләре генә аларның нинди хикмәткә тарыганнарын аңларлык дәрәҗәдә икәнлекләрен белгертерлек иде.
Йа Ходай! Караңгы күктә йолдыз атылуы шәйле генә мизгел үттеме-юкмы, ни күрсеннәр, Ибрайларның мунча алачыгында утыралар, имеш. Ишек ябык, кечкенә тәрәзәнең чуар пәрдәсе тартып куелган, шуңа күрә эңгер-меңгер. Колганың буеннан-буена кием-кием каен себеркеләре, мәтрүшкәләр эленгән. Аларның хуш исе юатырлык, җанны тынычландырырлык иде. Үзләре дә ышанмаслык, ә бүтәннәргә сөйләсәң, җүләрлектә гаепләп көләрлек, ялганда тотылгандагыча рисвай итәрлек маҗараны кичермәгәннәр дә шикелле. Алай да Вакыйфның каты маңгае сырларын бүрттереп киерелгән. Шөһрәт күлмәгенең изүен ачкан да үҗәтлек белән култык астын капшый, угалый, кашый. Әйтерсең лә шунда урман бете кадалган да, шуны йолкып чыгарырга тырыша. Ильяс үткер каен йомычкасы белән чалбарындагы лайлалы пычракны кырып маташа. Беравык телсез-авызсыз торгач, куркудан җаны чыгар-чыкмас чиккә җиткән Ибрай аңа:
– Сал! Җәтрәк! – диде.
Чырасын почмакка ташлап, Ильяс шешәнең бугазын Шөһрәт сузган стаканга якынайтты. Тик эчемлекне салыр-салмас тиктомалга сүз башлады:
– Һәрнәрсәнең