Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар
япкан, яктыга каршы торганга күрә, зәңгәр юка күлмәге үтәли күренеп, мул тәненең барча борылышлары шәйләнә, шәрә сыйрагындагы төк бөртекләре алтынланып җемелди.
– Нишләвегез бу? – дип сорады ул. Юл өсли эләктергән урам себеркесен алга чыгарып, тиз арада һөҗүмгә ташланырга әзер икәнлеген дә сиздерергә өлгерде.
– Ни бит әле монда, карчык… – диде Ибрай.
– Ни?
– Безне баягынак шүрәлеләр… нитте.
– Нитте?
– Кытыклап үтерә язды.
Гаҗилә, билен, ботын мыскыллы төстә үчекләп биетә-биетә:
– Кит әле! Шүрәлеләрме?! Кытыклап үтерә яздылармыни? Көпә-көндезме? – дип, юри-марый гына көлгән булды. – И-и, бәгырькәччекләрем минем, бичаракайларым…
Мондый тәмле телдән башлауның ахыры һәрчак хәтәр бетәсен Ибрай бик яхшы белә иде. Кинәттән чыккан болыт яумаенча туктый димени? Шуңа күрә ул кулындагын бертын белән эчәргә ашыкты. Ә соңгы йотымын гортлап куйганда, аккош канатыдай киң җилпенеп, аның аркасын себерке сыйпап алды инде. Юк, Ибрайның моңа исе китмәде. Эт-мәчедәй талашып торсынмыни? Дуласын соң, ач бүредәй уласын. Ибрайның моннан гына укасы коелмас. Хәзер инде ул Гаҗилә борыч бирсә дә еламый, шикәр салса да төчеми.
Ул арада Гаҗилә, гайрәте судай ташып, ачуы чиктән ашып, башкаларына да өлеш чыгарырга тотынды. Себеркесе алачык эченә сыймады, күк күкрәтердәй булып айкалды.
– Җәт булыйк, җегетләр! – дип, Вакыйф ачык ишеккә томырылды. Буталган мунчаладай, бер-берсенә комачаулый-комачаулый, этешә-төртешә, калганнары да иярде. Кергән эзләре суынган иде инде. Ә чыккан эзләре һавага гына төшеп калды кебек.
Ибрай хәстәрле кеше иде. Хатынының тешен кысып, кара янып, иренә ничек бәйләнергә белмичә йөргән, сәбәпсез-нисез ямьсез, затсыз сүзләр әйткәләгән көннәрендә ул йә келәттәге сәкегә кереп куна, йә печәнлеккә үк менеп китә. Ә аңынчы, мәче шикелле тын гына ашап эчкәч, өйдән мыштым гына чыга да, эче пошып, вак-төяк эш белән йөрәгенең януын, җанының борчуын басып, күңелен беркавым юатып алгач, мунча алачыгына сугыла. Андагы ике рәт колгага элеп куелган каен себеркеләренең түрдән өченче киеме арасында ул, «үлемтек»кә дип, йә ачылмаган, йә башлап куелган аракы шешәсе яшереп тотучан. Саруы кайнаганда нишләсен соң инде? Бер стакан чамасы тоташ тын белән салып эчә дә капка төбендәге бүрәнәгә чыгып утыра. Андый чакларында ул, ипләп кенә сигаретын кабызып җибәргәч, үзалдына йолдызлар, Ай, төнге авазлар, Алла, инде вафат ата-анасы, читтәге бала-чагасы, исән туганнары белән сөйләшеп киткәли, хатыны белән бәхәсләшә. Ә кәефе тәмам кырылып, бер тамчы аракы эчәргә теләү генәме соң, хәтта яшисе үк килмәгән кичләрдә келәт сәкесе астында тоткан уналтынчы калибрлы ике көпшәле мылтыгын, иптәш итеп, тезенә җайлап сала, бераздан корган була, әллә кайларга – бар дөньягамы, әллә үз күкрәгенә генәме төбәп атарга хыяллана. Күк иксез-чиксез – әллә тирән, әллә биек тоела. Кеше җаны да шундый ук чиксез, биек ләбаса. Ә чиксезлекнең теге ягында ни бар икән, дип уйлый ул. Яхшы, нидер бар да ди. Тик аның ни икәнен, нинди икәнен, кайда, кайчан икәнен күрмәгәч, белмәгәч,