Бөртектән – көшел / Из колосьев сноп. Ильдар Низамов
Фәйзи бабайның бәрәңге бакчасы. Томан да һаман төшеп, чәчәкләргә чык тамчылары өләшеп йөри, шифалы хәтфә дә элеккечә йомшак икән. Әле дә ул мине аргыяк урамга алып чыкты.
Кинәт кенә тукталып калдым. Кая болай ашыгам да нигә шулай дулкынланам әле? Кайчандыр мине үзенә тартып торган тәбәнәк йорт юк бит инде. Аның урынына калай түбәле, алты почмаклысы салынган. Күренмәс сихри җепләр белән үзенә тартып торган озын толымлы укытучы кыз да юк анда. Үзем дә яшь студент түгел, кырыкны узган ир-ат.
Шулай булгач, нигә соң беренче мәхәббәтем хөрмәтенә кайчандыр «мәхәббәт сукмагы» дип аталган бу кадерле урын мине һаман да үзенә чакырып, тартып тора, нигә аны курорт аллеяларына да алыштырырга теләмим, нигә аяк баскан минутларда очар кош кебек талпынам да еракларга очарлык, зур эшләр башкарырлык көч-гайрәт алам?
Ел саен кайтам туып үскән Чишмәлемә. Һәр ел саен үземә шул сорауларны бирәм. Тик һаман да төгәл генә җавап таба алмыйм. Әмма бер нәрсә көн кебек ачык: никадәр генә гомер үтсә дә, бу газиз сукмак минем «мәхәббәт сукмагым» булып кала бирер. Күрәсең, ул – олы мәхәббәтемнең туып үскән авылыма, туган җиремә булган бетмәс мәхәббәтемнең җуелмас чагылышы…
И-и-их, авыл мунчасын ягып җибәрүләре…
Морҗадан бөркелгән каен төтене исенең бөтен авылга таралулары… Шул иснең тәмен сеңдерә-сеңдерә себерке хәстәрләп йөрүләр… Аның да исеннән «исерүләр»…
Чабыну ләззәтен әйтеп тә тормыйбыз инде…
Сөлгеләрне җилпи-җилпи, чәйләп-мәйләп гәпләшеп утырулар үзе бер хикәялек.
Хәер, болар инде халык иҗатында булсын, бөек әдипләрдә булсын, тәмләп-тәмләп тасвирланган…
Ә менә чабынганнан соң икенче иртәдәге халәт турында…
Икенче көнне иртән нишләптер салкынчарак була. Йөгереп мунчага баруы үзенә бер рәхәт. Ярый әле минем үземә иртән торуга йөгереп шунда барырга «җитди» сәбәп бар: юыну бүлмәсенең идәне такта өлешләрдән тора; шуларны күтәреп куям – җылы чакта кипсен дип.
Аннары парга салган себерке суының ләгәндә калганы белән кул, битне юып алам. Рәхә-ә-әт!
Шуннан киенү бүлмәсендәге сап-сары как сәкегә сузылып ятып, аякларны җылы мичкә терим дә изри барам, изри барам. И-и-и, шул мәлдә бөтен тәнгә тарала барган җылының рәхәтен белсәгез!
Шушы тәмле җылы тәнне эретеп кенә калмый, ләззәтле-эшлекле уйлар да кузгата: шундый тәмле, шундый йомшак җылы иртәгә бетәчәк бит. Нигә кешеләр шуның кадерен белми икән, ничектер җыеп куеп, кирәк чагында куллану җайланмасын уйлап чыгара алмыйлар икән?
Бәлки, уйлап чыгарырлар әле… Менә ничек рәхәт бит шушы тәмле җылыны үзеңә сеңдерүләре…
Санаторийның диңгезгә карап торган бизәкле капка-аркасына карлыгачлар оялаган. Нәкъ авылдагы ырыс капка кыегына оялаган кебек. Иртәнге сәгатьләрдә күңелле уйнаклашулары, чебен-черки куып тотып, балаларын ашатулары, кичке ял сәгатьләрендә телефон чыбыгына утырып, «мәймүнәтин, мөслимәтин… вә әбеккюррәү-ү-ү» дип сайраулары да безнең як карлыгачларыныкы