Кая чабасың, гомер юртагы? / Куда мчишься, рысак жизни?. Рафкат Карами
оста итеп майтаруларын, берсен берсе бүлдерә-бүлдерә мактануларын күз алдына китерде. Шик юк, алар янында юрамалый ачыргаланып ярдәм сорап кычкырган хатын-кыз аламасы да утырадыр. Аларның кылган җинаятьләренә вөҗдан газабы кичермәүләрен, бәлки иртәгә-берсекөнгә янә шуңа сәләтле икәнлекләрен дә ачык шәйләде егет. Бу адәм актыклары алар тарафыннан кыерсытылган намуслы кешеләр урынына үзләрен куеп карамыйлардыр шул. Юкса юлбасарга әверелмәсләр иде. Ни аяныч, алар гөнаһны да белми, куллары да корышмый. Яңадан кешегә кул күтәрмәм, кабат кеше малына тимәм, дигәнче, алты үремле каеш камчы белән ярасы иде үзләрен мәйданда, халык алдында…
Кисәк кенә беренче елны зеклар белән эшләве хәтеренә төште. Аларның да берише кылган явызлыклары, бозыклыклары белән масаеп лаф оралар иде бит. Хәтта озын торык авыл гыйбады да, берәүне исертеп (чит кеше түгел, якын танышы турында сүз бара), хатыны белән аның өендә үк әвәрә килүен селәгәен агыза-агыза сөйли иде. Аның, төрмәдә утырмаган кеше кешемени ул, дип әйткәне дә хәтерендә. Теге чакта Габделнур ул мәхбүсләргә битараф булса, хәзер исә мөнәсәбәте үзгәрүен сизде. Әйтәләр бит: кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә…
Тулай торакка кайткач, Габделнур кием алыштырды, бүлмәдәге егетләр гозерләп сорагач, үзе белән булган вакыйганы кыскача сөйләп тә бирде.
Баш астына мендәр куеп, караватында китап укып утырган прораб Шәмсун иң беренче телгә килде:
– Шул кирәк сиңа! Бөке кебек, кайда тишек бар, шунда тыгыласың.
Габделнур үзе дә, бүлмәдәге бүтәннәр дә бермәлгә өнсез калган шикелле булдылар, Шәмсунның бу сүзләре – кеше хәленә керәсе урынга шулай каты бәрелүе – берсенә дә ошамады бугай.
Чәй эчеп утырган, кыска җиңле соргылт күлмәк кигән Миргаяз (ул үз янына яңа кайтып кергән бүлмәдәшен дә дәшкән иде инде) дустын яклыйсы итте, коңгырт күзләрен тутырып Шәмсунга карады:
– Нигә алай дисең?
Шәмсун китабын, ябып, тумбочка өстенә ташлады, күзлеген дә салып куйды. Җитү чәчле, зур башлы, киң җилкәле бу егет утызга җитеп килә иде инде. Яшь чагында ул институт командасында волейбол уйнаган, шуңа күрә, атлаганда, башын аска иебрәк йөри, алгарак чыгып торган кулбашлары аркасын бөкрәйтебрәк күрсәтә сыман, чынлыкта ул бөкре түгел, сау-сәламәт таза егет, хәзерге вакытта физик хезмәт белән шөгыльләнмәсә дә, куллары зур һәм каты. Бүлмәдә һәрчак зәңгәр төстәге йон спорт костюмыннан.
– Колхоз базарыннан бер йолкышны алып кайтып хур булганыңны оныттыңмыни?! – диде ул һәм аннары, ирен читләре белән ачы елмаеп, дәвам итте: – Әнә тугызынчы трамвайда бер җырчы карчык йөри… Аны да алып кайт.
Габделнур ул кортканы белә: әбекәйнең кулында таушалып беткән зур гына хуҗалык сумкасы булыр, үзе ниндидер йөрәк өзгеч моңлы тавыш белән җырлый: «Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә…» Аны ишеткән бөтен кеше тын кала. Кайберәүләр жәлләп тиен суза (ләкин әби үзе хәер сорашмый), кондукторлар аңарга беркайчан да билет алырга кушмыйлар. Ул кем, кая бара, нишләп йөри, ничек бу хәлгә төшкән, ни рәвешле көн күрә – Габделнур моны