Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы
алай түгел. Мин тырышып эшлим.
– Һе, эшли, имеш, – дип мыскыллы көлемсерәде тикшерүче. – Каравыл өендә ниләр сөйләгәнеңне исеңә төшерергәме соң?
– Каравыл өендә ир-атлар җыелып җыен юк-барны сөйләшеп утыра инде. Ниләр сөйләгәнне кем искә алган.
– Шалишь, контра! Ә менә шайтан баласы турындагы әкәмәтне кем сөйләде инде? Шайтан әйтә, имеш: «Әйбәт булган, улым. Мин тыштан котыртырмын, син – эчтән…» Шәп уйлап тапкансың, шә-әп!
– Мин сөйләдем, – диде Сабит, тикшерүченең йөзенә туры карап. – Бу бит вәгазь генә. Кешене шайтан вәсвәсәсенә бирелмәскә…
Сабит җөмләсен тәмамламый калды, тикшерүченең усал тавышы аны бүлдерде.
– Значыт, вәгазь сөйләвеңне таныйсың!
– Таныйм. Аның ни гаебе бар?
– Вәт, контра! Колхозны тыштан да, эчтән дә таркатырбыз дип, ачыктан-ачык сөйләү, синеңчә, хәтта гаеп түгелме! Җинаять бу! Совет власте алып барган сәясәткә каршы гамәл бу! – Сабит тикшерүченең бу сүзләреннән соң өстәлдәге дәфтәр битедәй агарынып калды. – Менә сөйләшүебез беркетмәсе. Имзаңны сал! – диде тикшерүче коры гына.
Сабит, үзенә сузылган кәгазьдә язылганнарны укып та тормыйча, кулын куйды…
Тикшерүче, үзенең эшеннән канәгатьлек алып, беркетмәне ипләп папкага сала-сала сөйләнде.
– Нинди иман? Колхозга кергән булып, аны эчтән таркатырга җыенгансың! Атаң Исламгали, бабаң Бикмөхәммәт гомерләре буе җир биләгән. Елгабаш хатын-кызлары, бабаңнар басуында ялланып, урак урган… Иман, имеш.
Сабит, башын аска иеп, тикшерүченең сүзләрен тыңлап утырды. Тыңлап утырды, уйлап утырды. «Бу адәм минем нәсел-нәсәбәмне каян белсен? Димәк… мин берәүнең тамагына таш булып тыгылганмын… Ул берәү – Гата… Гата, – диде ул үз-үзенә. – Елан шуыша, эзе калмый. Корбанын теле белән генә эзли. Җаен туры китереп, тешләп кенә ала… Елан тешенә эләксәң… Котылулар икеле. Елан теше агулы. Кем уйлаган ул чакта… Җен-шайтаннар турындагы сүзне Гата үзе башлаган иде бит…»
Җәй көне ерак болында печән чапканда, яннарына Гата килгән иде.
– Хәлләрегез ничек? Төнлә белән Мишәдән Су анасы чыгып саташтырмыймы? – дигән булды.
Ирләр аңа каршы:
– Су анасын без үзебез юлдан яздырабыз әле. Күренми, – дип көлделәр. Шул чакны Сабит, сүзгә кушылып, кайчандыр әбисеннән ишеткән хикәятне сөйләгән иде. Имеш, шайтаны да, җене дә бик гыйлем нәмәрсәләр икән. Атабыз Адәм белән анабыз Һаваны шул шайтан-иблис котыртып оҗмахтан кудыруга ирешкән, ди. Шайтан үзе дә, җиргә сөрелгәч, Адәм балаларын гел котыртып, аларны юлдан яздырып яши башлаган. Моның этлегеннән Адәм балалары тәмам туйган. Беркөнне шайтанны саклап торганнар да тотып кыйнаганнар. Кыйнаганнан соң, бу берничә көн дөньяга чыкмыйча хәл җыеп яткан. Аннары элеккегедән дә кабахәтрәк эшләр кыла башлаган. Кешеләр моның баласын тотып алганнар да мал шикелле суйганнар. Итеннән бәлеш пешереп ашаганнар. И эзли икән карт шайтан баласын, и эзли икән. «Газиз балам, син кайда?» – дип өзгәләнгән икән. Беркөнне моның баласы чәрелдәп аваз салган: «Әти, җаным, мин монда! Адәм балалары эчендә», – ди икән.