Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы
дигән хәбәрне ишетүгә телсез калды!
– Ә-ә, – дип ачылган авызын яба алмый торды Рәшидә. – Шулай да була микәнни?
– Була икән, апай җаным. Була икән. Райунда брачлар да караган. Кеше кинәт курыкса, шулай телсезләнеп калуы мөмкин, дип әйткәннәр.
– Һаман шулай телсезме?
– Э-э, итәрсең телсез! Телле, бик оста телле. Сугыш бетүгә, теле ачылды. Елгабашта әллә кем булып яшиләр. Ат кирәк булса, алар янына барасы. Габделхәй белән Габделмән исемле малайлар атлар карый. Хөснетдин исемлесе көтү көтә. Бәйрәм саен аларны мактыйлар инде, бүләклиләр… Косасылар килә. Түрәләргә ярыйлар шул. Гатаның телсезлеген дә райун милициясе махсус оештыргандыр, дим мин. Авыл кешеләре турында хәбәр биреп торырга, дим…
– Бик мөмкин, – диде Рәшидә уйчан гына. – Бик мөмкин… Ә Шакиры? Ул кабахәте исәнме соң?
– Исә-ә-ән! Исән, апай җаным. Чатан аягын өстерәп йөри.
– Чатан түгел иде бугай ич ул.
– Ике ай сугышта йөреп кайтты. Шунда сул аягының тәпиенә фашист пулесе тигән, имеш… Үз аягына үзе аткан, дип сөйли халык. Кем белә. Безгә караңгы. Хәзер әнә кыр каравылчысы. Трактор сөреп бара торган җирдә череп ята торган башакны да ала алмыйсың.
Язмыш өлешләренә тигән кайгы-хәсрәтнең, югалту-тетрәнүнең коточкыч упкынын кичкән ике хатын озак сөйләшеп утырды. Аларның йөрәгенә тирән җәрәхәт салган вакыйгалар күңелләре аша кабат узды…
Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, Гата Сәгъдәтшинның нәселе Елгабаш авылыныкы түгел. Бик күп еллар элек төрмәдән чыккан берәү, хәер сорана-сорана, Елгабашка килеп җиткән, имеш. Өстенә иске чикмән, башына мескен бүрек, аягына тишек чабата кигән бу адәм, авылга җитүгә, иң кырый йортның ишеген шакыган. Хәтирәбану исемле изге күңелле ялгыз хатын соранучыны, жәлләп, өенә керткән. Чәен куйган, бәрәңгесен пешергән. Юлаучы шултиклем арыган, талчыккан булган ки, эченә җылы ризык кергәч, утырган хәлендә үк изрәп йокыга талган. Иртәгесен ул Хәтирәбануга үзенең башыннан үткәннәрне сөйли. Чынын сөйләгәнме ул, ялганлаганмы – моны берәү дә белми. Урман кискәндә өстенә агач авып, ире вафатыннан соң биш ел инде берьялгызы яшәүче Хәтирәбануның күңеле тула. Җанының нечкә кыллары зеңләп сулкылдый. Шунысы хак: Миңлегали исемле бу кеше, Хәтирәбануның күзләренә карап: «Минем көтеп торучым да, кайтып керер урыным да юк. Рөхсәт итсәң, бергә көн күрер идек… Шушында гына калыр идем», – ди. Киртә-коймалары да, абзар-куралары да күптәннән ирләр кулы тимәгәнлектән, кыйшая башлаган… Тол хатын риза була. Никахлашып тормыш башлыйлар. Ике-өч ел бик ару яши алар. Абзар-куралар да төзәтелә, киртә-коймалар да яңартыла, Миңлегали җил капка да ясап куя. Әмма тора-бара ирнең күңелен бер уй – хатынның балага узмавы борчый башлый. Ул арада чәнечке телле ир-атлар төрттереп тә алгалый: «Хәтирәбануны бу ире дә, ичмаса, бер бала белән сөендерә алмас микәнни?..» Йөрәгенә пычак булып кадалган бу сүзләрдән соң «Шимпанзе» кушаматлы Сәрбиҗамалның Мәхүп исемле сазаган кызына Миңлегали күз сала. Кушаматлары «Шимпанзе» булса да, Мәхүпне алай ямьсез үк дип әйтеп булмый. Ябык гәүдәле, озын буйлы, юка иренле, теле ни әйткәнне