Яралы кош авазы / Крик раненой птицы. Саида Зыялы

Яралы кош авазы / Крик раненой птицы - Саида Зыялы


Скачать книгу
ул өйләнергә карар кылды. Борынгыча яучы әбигә мөрәҗәгать итеп тормады, күңелендә йөрткән кызның өенә туп-туры үзе китте. «Ул бит хәзер Агулы теш Гатасы түгел инде. Ул – Елгабаш авылы җитәкчеләренең берсе. «Без – бай!» – дип, элек борынын чөеп йөрүчеләр аның белән исәпләшми булдыра алмастыр. Безнең илдә байлар да, ярлылар да юк хәзер. Һәммә кеше тигез», – дип, шулай фикер йөртеп, Гата Исламгали агайларның ишеген шакыды.

      – Исламгали агай, өйләнергә исәп барые, – диде ул, көрәк сакаллы, өстенә атлас камзул, буй-буй сызыклы озын ыштан кигән карт белән ике куллап күрешеп, хәл-әхвәл сорашкач.

      – Сөбеханалла улым, сөбеханалла. Бик күркәм гамәл.

      – Мин дә шулай уйлыйм, агай. Сезнең бусаганы атлап керүемнең сәбәбе дә шушы.

      – Аңлап бетермәдем, – дигән булды Исламгали, учын колак артына куеп.

      Гата, тавышын күтәрә төшеп, сүзен дәвам итте:

      – Маһруйны сорарга дип килдем мин, Исламгали агай!

      Күпне күргән, күпне кичергән карт бер мәлгә өнсез, телсез калгандай булды. Агулы теш Миңлегалинең оныгы оялмыйча: «Маһруйны сорарга килдем, дип торсын әле! Менә бит дөньялар кая таба тәгәрәде».

      – Ни бит, кем, улым Гатаулла, – диде ул, әкрен-әкрен фикерен туплап. – Синең сөальне әйтәм, бик кинәт булды бит әле. Көтмәгәндә, уйламаганда, дим.

      – Уйлагыз, Исламгали агай. Уйлагыз. Мин тагын әйләнеп чыгармын!

      Йорттан тынычлык китте. Исламгали агай малайлары белән дә киңәште – һәммәсенең фикере уртак: Агулы тешнекеләр белән кода булырга теләмиләр.

      Гатаның икенче килүенә гаилә мондый хәйлә уйлап куйды. Имеш, Маһруй Казанга, шәфкать туташлары әзерли торган курсларга укырга китәсе. Кыз укып кайткач, күз күрер, янәсе.

      Гатаның өйләнергә йөрүе белән бәйле имеш-мимешләр бераз тынуга, Маһруйга сатучы Садретдин улы Гафурдан яучы килде. Озак та үтмәде, авылның ике могтәбәр кешесе туганлашты. Шулчакта Гата аңлады: «Укырга тели, Казанга китә…» – ише сүзләр һәммәсе ялган була. «Сиңа нинди кыз бирү!..» – дип, йөзенә бәреп әйтмәгәннәр генә. «Яр-а-ар! – дип, йодрыгы белән өстәлгә сукты ул. – Исән булсак күрербез! Мин сезгә әле агулы тешемне күрсәтермен! Кемнең кем икәнен шунда белерсез!..»

* * *

      Маһруй килен булып төшкән көнне Гата иртүк Каенсарга җизнәсе Хөсәен янына китте. Урыс авылыннан алып кайткан көмешкәне чөмерә-чөмерә, алар бик озак утырдылар.

      …Капка ачылганда, ишегалдында тавык-чебеш ашатып йөрүче Маһруй, Рәшидәне күргәч, кулындагы табагын төшереп җибәрде.

      – Ап-пай! – диде ул, үз күзләренә үзе ышанмыйча. – Апай, бәгърем, синме!..

      – Мин, мин… Күрешер көннәребез дә булган икән.

      – Кызлар кая соң, апай?

      – Алар кияү белән әрәмәгә киттеләр.

      – Әйдә, өйгә керик, апай. Самавыр яңартып җибәрик. Чәй янында рәхәтләнеп утырыйк!

      Рәшидәнең иң беренче соравы Гафур турында бул- ды.

      – Сездән ни гаеп таптылар? Гафур исәнме?

      – И-и апай, – диде Маһруй, – шул Шакир белән Гата башыбызга җитте инде. Менә хәзер янымда тора торган малаем белән йөкле


Скачать книгу