Мин – табылдыклар өстәле / Я – стол находок. Рахим Гарай
кала кышның бураннары,
Җанга тигән ачы еллар кала.
Юлда кала яшьлек, яулык болгап —
Гомер дигән пар ат алга чаба.
Тау башында кала сары сарут,
Чәчәп-чәчәп ап-ак кылган кала.
Назлар кала, күпме язлар кала —
Гомер дигән пар ат һаман чаба.
Бар да кала, бар да артка китә,
Зур өметләр кала юл буенда.
Кара чәчең, нурлы йөзең кала,
Артка чигә инде төз буең да.
Гомер дигән пар ат һаман чаба,
Кабатланмый ни дә – бар да таман.
Барган саен, ләкин юл өстенә
Әткәй кабере калкып чыга һаман.
Кояшлы фантазия
Көнгә карап тәрәзәмне ачам,
Кояш керә минем бүлмәгә.
Кояш белән кара-каршы утырам,
Кача өйдән бөтен күләгә.
Күңлем кебек ап-ак минем бүлмәм,
Хәтта кояш моңа сөенә.
Кайнар нурын чәчеп елмая ул,
Кояш исе аңкый өемдә.
Урамда да шундый якты бүген,
Тәрәзәмнән чөнки нур ага.
Шатланам мин, бүген бөтен дөнья
Минем тәрәзәдән нур ала.
Авылдашлар минем өй турыннан
Елмаешып үтеп китәләр.
Алар шулай минем өемдәге
Кунагымны тәбрик итәләр.
Әнкәй дә шат, әрле-бирле чабып,
Кунагымны сыйлый, тырыша.
Кояш нуры кебек чәчләренә
Ап-ак нурлар килеп сырыша.
Шундый бер хәл булып алды бүген –
Кояш килде минем бүлмәгә.
Күңелемнең бөтен почмагыннан
Качып бетте шик һәм күләгә.
Әниләр зары
Ирләр ул гел шулай:
Чәй кайнап чыкканчы гына дип китә дә…
Югала.
Һәм еллар хәбәрләр китерә:
– Билгесез югалды…
– Приказны үтәгәндә…
– Батырлык күрсәтеп…
Малайлар гел шулай:
Чәй кайнап чыкканчы гына дип китә дә…
Югала.
Һәм көн дә гәзитләр хәбәрләр китерә:
– Тайгада шәһәрләр төзелә…
– Чирәм җир сөрелә…
– Галәмнән әйләнеп кайттылар…
Көненә ничәмә мәртәбә куела самавыр.
Көненә ничәмә мәртәбә әйтәсең:
– Чәй кайнап чыга бит,
Кайтырлар…
Кайтырлар…
Кайгы
Бу кайгыны язарга җитми талантым,
Акмый кан, бөгелми уй – турыга каттым.
«Әнкәең үлә… булмый… терелми», – диделәр…
Әй баттым ла, бигрәк зур кайгыга баттым.
Үзбәк мамыгыдай йомшак иде күңлем —
Имән кайрысына охшап кытыршыландым.
Кигән киемемдә бер коры җеп тә юк,
Ага күз суларым – тәмам чыландым.
Өннәрем төшкә әйләнде, төшләрем – өнгә,
Исәбем тайпылды, суынды назларым.
Көзләрем эсседә көйделәр, боз сукты җәемне,
Су булып эреде кышым, туңды язларым.
«Әнкәең үлә… булмый… терелми», – диделәр.
Нинди зур хисемә ак кәфен яптым.
Әй дуслар, әй илем, әй минем Ватаным,
Баттым шул, бигрәк тә зур кайгыга баттым.
Әни