Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова
явыз да иде. Нигә бичара картның бәгырен чеметергә ди инде, йә? Битәрләр-битәрләр дә теле арып туктар иде. Андый бөртекле чәй үзендә дә бар, ул аны тансыкка дип саклады, тик эчмәде, чөнки киптергән үләннәргә берни җитми иде. Кызулатып өенә кайтты, кызулатып Зәйтүнә карчыкларга барды. Халат кесәсендәге төргәкне әбинең учына салып:
– Мифтахетдин абзыйның күчтәнәче, – диде.
Бит очы алсуланган Зәйтүнәттәй дә, карт кебек сызланып:
– Кавышалмадык без, – диде. – Мине әтиләр әтрәк-әләмгә димләде. Мифтахетдин шуннан соң күрше авылда йорт җиткереп өйләнде. Онытмый үзе, әл дә ат белән турдан үткәли, – диде.
Кортканың яшьлек хатирәләрен тыңларга вакыт тар, вәгъдә – иман, «без ир-атларга тапшыр» дигәч, Заретдиннең туганы озакка сузмас, манара хәстәренә керешер, шуңа күрә иске өйнең череп каралган салам түбәсен куптарырга кирәк иде.
Биеклектән дөнья тәрәзәсе ачыла икән. Гамбәр тирә-юньгә күз ташлады. Әнә тыкрык буендагы Газизҗан утын яра. Төнлә урлап ике каен кискән… Урман каравылчысы белеп кулына сукмаса, тагын аударыр. Шәкүрләр ишегалдында бала-чага әүмәкләшә. Тугыз тере «керпе»… Ә Гамбәрнең сыңар бала… Анысы да, бүре кебек, башын гел урман тарафларына каера: өч көн авылда, ун көн атасы утарында. Чү, борын төбендә генә күршеләр ни майтара?! Йа Аллам, Ярулла поши тиресе туный! Яңа кәсебенә керешкән: киек-җанвар ата, кабахәт!
– Кансы-ыз!
Бу дәһшәтле тавыштан пыжымлап, Ярулла сарай почмагына посты.
– Нәстә бу? Сиңа әйтәм, аңгыра! Болыт акыра!
– Син үзең аңгыра! – Гыйльмениса кулындагы табагы белән иренә кизәнде. – Кара, турыга кара! – Ярулла хатынының күзе очлы, ул Гамбәрне бая ук шәйләгән иде. – Салам түбәгә сары сандугач кунган, аты Гамбәр имди…
Ярулла, пычагы белән һаваны кискәләп:
– Әй, син, куркытма! – диде. – Заретдин күрше миңа үзе куша, быел пошилар ишәйде, атып итлек яса, ди. Син, бусы ярый, бусы ярамый дип, закун язма! Мин симиямны туйдырырлык кына ит табам.
Ләкин күршеләр йортында хайван каны елга кебек акты. Атты да сатты Ярулла, атты да сатты. Бәндә түзсә дә, Аллаһы Тәгалә түзми икән: тамагына поши итенең сөяге кадалып, хәсрәт аучы гомер төенен төйнәде, тик ул чәчкән комсызлык орлыгыннан, шытып, яңа җәллад баш калкытты: атасының дәвамчысы булып, улы Сәмигулла мылтык күтәрде… Җәза бары Аллаһтан, бары Аллаһтан, ә Ярулла хатыны иренең үлемен Гамбәрдән күрде:
– Син каргадың, килмешәк! – диде.
Билгеле, уллары Сәмигулла боларны ишетеп үсте, эченә үч-нәфрәт җыйды. Бәләкәй генә манара торгызылып, авыл азан белән яктыргач, хатын адәм баласы үзгәрер, хөсетлек, яманлык, көнчелек кебек начар гадәтләреннән арыныр, саваплы гамәлләр генә кылыр дип уйлаган иде. Сизде югыйсә, киләчәктә ни-нәрсә сагалаганын да сизде… Һәр иртә офыкта кояш керфеген тибрәткәндә, улы Рәшит азан әйтә һәм Гамбәр бу мизгелдә учына коелган алтынсу-зәңгәр нурларны Илаһ сөеп яраткан барча-барча җан иясенә өләшергә әзер иде. Әмма бәхетнең гомере бик тиз кыскарды. Беркөнне Заретдин кайтты. Ир күптән инде өйдә үзен кунак сыман гына