Үлмәс / Бессмертная (на татарском языке). Набира Гиматдинова
аягы дип, ун йомырка тоттырып, көтүче Сафиулланы Мифтахетдин абзыйларга җибәрде хатын. Карт җилле иде, «кызыл эне» сен тиз агартты, таягы белән кизәнеп:
– Миңа шайтан указы чыгарма! Әбиләребез ничек җирләнсә, сеңел дә гүргә шул рәвештә иңдерелер, – диде.
Заретдин, билгеле, абзасына кенәгәсе белән мактанмады, әллә оялды, әллә әнисенең үлеме бәхәстән тыйды: мәрхүмәне, бөтен шартын китереп, җеназа догасы укып, «мәңгелек йорт» ка озаттылар.
Карт яшьләрнең тормышына тыкшынмаса да, саубуллашканда:
– Сез, балалар, ике кылый күз сымак икегез ике якка карыйсыз икән. Хәерлегә түгел бу, балалар, – диде.
Шуннан соң ир әтәчләнеп йөрүеннән туктады. Күмәк хуҗалык умартачысы Нәкыйп бабай үзенә ярдәмче итеп чакыргач, бишкуллап ризалашты. Гамбәрдән читләшүе, Гамбәрдән ераклашуы иде аның. Әле чатнаган гаилә пыяласын җилем белән булса да ябыштырып куярга мөмкин, барысы да хатынның тәмле теленнән тора. Әгәр ул «Җаным, кичер, мин дә киреләнеп ялгыштым» дисә, Заретдин кичермәс идемени?! Әмма яшь хатынның «кирелеге» төзәтелмәслек иде инде: ул хак дин юлына баскан иде. Сайла: йә иман, йә ир…
Сайлады… Заретдин артыннан моңсу гына карап калды. Сирәк-мирәк кенә өйдә күренгән хуҗа, малай тугач, канатланып яңа йорт та тергезде. Ул, мөгаен, бала баккан Гамбәр элеккеге гадәтен ташлар, догалар белән өшкеренмәс дип өметләнгәндер… Хатын исә иремә яраклашам дип кенә күңел дөньясын яктырткан нурны кара пәрдә белән капларга теләмәде. Авылда йорт борынча «Аятел Көрси» ләр яндырган мөртәтләр, куштанланып, район үзәгенә жалу сырлагач, күзе – боз, йөзе – калай ике кеше өйгә бәреп кергәндә, Гамбәр намаз укый иде. Алар аны намазлыктан суырып алмакчы иде, куллары «тыңламады», өстенә җикеренмәкчеләр иде, авызлары бөреште. Күрше Ярулла: «Сез аның белән ник булышасыз, тиленең тилесе бит ул катын, шуңа аңардан иренең дә гайрәте чикте», – дигән. «Тиле» кушаматына төренеп, җил-яңгыр тидертмичә генә яшәве җиңел икән, «дин тарата» дип, хатынны бүтән ачыктан-ачык эзәрлекләмәделәр. Шөкер, Айтуганда халык ул кадәр үк шайтан көтүенә иярмәгән, аның гомер бакый Аллаһны теленнән төшермәгән карт-корысы исән, нәкъ менә алар өчен «блач» бер дә абруй түгел иде. Тик кайчакта изгелек, чиксез гаскәр тупласа да, явызлык белән көрәшкәндә җиңелә. Азан тавышына тилмергән бабайлар җәйге айларда зираттагы тавык кетәклеге хәтле генә такта куышка җомга намазына җыела иде, мөртәтләр шуны да ут төртеп яндырды. Иске нигез «эшкә» яраклы иде әле, Гамбәр аны, эчтән сылап, диварын акшар белән аклады, идәненә корамадан теккән келәмнәр җәйде. Йорт җыйнак кына мәчеткә әверелде. Ире белән генә киңәшмәде менә. Заретдин урман каравылчысы дәрәҗәсенә кадәр үскән иде, бер кайтуында, биш яшьлек улы Рәшитне тезендә биетә-биетә:
– Улым, әзрәк исәйгәч, атаң янына күчәсең. Урманда өй салу безгә малмыни! – диде. – Әнкәңә ышанма, бу йортны да мәчет итмәгәе, – диде.
Җомга иртәсе иде, таң белән мунча яккан хатын иренә чиста күлмәк-ыштан сузды:
– Юын, Заретдин. Бабайлар өйлә