Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов
белдерергә хокуклы…» дип барасыз. Рәсим Юлаевичның дөрес әйткәнен дә аңлагыз. Сезгә бит аңларга вакыт. Бу Миң Мулловичны язмагыз дигән сүз түгел. «Инеш» кооперативын язганга бернәрсә әйтмәдек. Миңа Миң Муллович әле бүген әйтеп торды зарланып…
Тукбаев урманнан киселгән чыршылар мәсьәләсендә гадел булырга тырышты.
– Юк, Миң Мулловичның бу кыек эшен язып дөрес эшләде ул, – диде. – Анысы наоборот поправляет… Монда бит күпкә китте. Менә хәзер, Динар Хамаевич, ике миллиард акчаны алып булмый, ничәнче көн барам Казанга. Кичә Фәрзи Морзаевичка кердем, әйтәсе сүземне әйтә алмадым. Настолько анда проблемалар күп. Утырдым-утырдым да чыгып китә башлаган идем, ул миңа: «Син нәрсәгә кергән идең соң?» – ди. Мин: «Хәлегезне белергә кергән идем», – дидем дә чыгып киттем. Хәзер бит шушы безнең газетаны Абага главасы Гыйльфанов алып бара да бирә. «Нәрсә соң сез безне сүгәсез? Сайлауларда Байтирәктә дә кире эшләделәр бит, бөтен җирдә кире эшләделәр», – дип, газетаны әкрен генә референтка төртә. Кәшиф Галиевич белән дус алар. Әкрен генә төртә дә, шуннан Кәшиф Галиевич, кош тоткан кеше шикелле, аппарат җитәкчесенә керә дә: «Фәрзи Морзаевич! Монда бит әнә йөри ул әйбәт булып Байтирәк главасы, оказывается, ул безгә каршы эшли, менә алар нинди газета чыгарып яталар», – дип, Шәмсиев мәкаләсен өстәленә китереп сала. Менә шул сүз мине Президент Аппаратына кертмәскә җитә кала. Минем кермәү – безгә минус ул. Минем үземә бернәрсә сораганым юк. Аңлыйсыңмы? Мин аңардан сорыйм: «Әйдә тегеңә, әйдә моңа шалтыратыгыз инде, тегесеннән шул нәрсәне, монысыннан бу нәрсәне эшләш инде», – дим. Үземә лично бер әйбер дә эшләгәнем юк. Аңлыйсыңмы, Нәфис абый?
«Районда миллионнар белән эш итеп тә сорар идеңме?» – диясе килде Нәфиснең, әмма дәшмәде.
Тукбаев туктамады, төкерекләрен чәчте:
– Синең арт сөртергә ярамаган кәгазең, знаешь, может районга күпме вред эшләргә? Файда китерми ул газетаң, син үзең дә. Без синнән файда көтмибез…
Ишкәевнең маңгай сырлары янә артка таба үрмәләде. Ул ияген тибрәтеп алды да:
– Менә Миң Муллович, – диде. – Теге ни, семинар материалында искә алынган чыршылар өчен сине центральный газетага язып чыгартам, ди. Нәфис абый семинарда бөтенләй катнашмады, ахырдан гына килеп, аракы эчеп утырды, дип. Миң Муллович, мин әйтәм, телеңне авызыңның бу ягына чыгарма, эчеңдә генә тот, мәйтәм… Ул: «Ул семинарда катнашмады, бүлмәгә керде дә аракы эчеп утырды» дип язам мин аны», – ди. Мин әйтәм: «Алай иттереп эшли күрмә», – дим…
Һаман бер балык башын чәйнәүдән, ваклык, түбәнлектән тәмам гарык булган Нәфиснең гайрәте чикте.
– Чыршылар кисеп, үз белдеклелеген күрсәтәсе килгәч язсын, – диде ул. – Аннан кемгә зыян?
Нәфиснең соңгы сүзе Тукбаевның колагын торгызды.
– Ул да безнең кеше бит. Аңа, сиңа зыян булудан безгә ни файда? Кемгә җиңел?
Бөтенләй кәефе кырылган Нәфис түзмәде:
– Алайса, ярар, редактор начар. Гел мактап кына язучы берәр журналист сукыр булса да табылмый калмас. Мин бүген үк китәргә