Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов

Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы - Хатыйп Миңнегулов


Скачать книгу
йилдин синең йилгәндә (чапканда. – Х. М.) атың,

      Кояш йаңликъ җиһанны тотты атың [2:12].

      Тәүге бәйттәге «кыл» рифмасы беренче юлда исем (кыл кебек), икенчесендә ярдәмче фигыль мәгънәсен белдерә. Ә икенче строфадагы «атың» кафиясе терлек (хайван) һәм исем төшенчәләрендә кулланыла.

      Омонимия-тәҗнис күренешләрен тышкы рифмада гына түгел, ә гомумән, шигырь юлында, строфада файдалану очраклары да бар.

      Мәхәббәттин тугар мең төрле әсрар,

      Күңел әсрарыны җан берлә әсрар [2:20].

      Бу бәйттәге «әсрар» («сер»нең күплек саны) сүзе серләр һәм «әсрар» (туендыру, тәрбияләр) мәгънәләрендә кулланылган.

      Харәзми – көтелмәгән шигъри чаралар, образ-сурәтләр куллану остасы. Антик Грециянең мәшһүр философы Платон (Әфләтүн) Шәрык аңында гыйлем-акылның өлгесе рәвешендә урын алган. Сөюнең көч-куәтен белдерү өчен, «Мәхәббәтнамә» авторы исә бу затны да традицион пьедесталыннан төшереп ташлый.

      Гәр Әфләтүн синең гыйшкыңа төшсә,

      Бирер йилгә камук тәдбир-ү раен (барлык уй-фикерләрен җилгә очрыр. – Х. М.) [2:9].

      Күңел ширин (татлы. – Х. М.) күзеңә булды Фәрһад,

      Күзең Кәшмир җадусыга (сихерчесенә. – Х. М.) булды остад [2:15].

      Харәзми, гомумән, Шәрык рухы дөньясында, әдәбиятында мәгълүм булган шактый гына исем-атамаларны иҗади максатларына яраклаштырып куллана, интертекстуаль табигатьле материалларга үзенчәлекле идея-эстетик төсмерләр бирә. Бигрәк тә ул укучыларга билгеле булган Йосыф, Сөләйман, Фәрһад, Ширин, Хөсрәү… кебек мәшһүр әдәби каһарман образларга мөрәҗәгать итәргә ярата. Мәсәлән:

      Сүзең ширин, үзең Хөсрәүдин әфзун (артык. – Х. М.)

      Булыр Ләйли синең хөснеңә Мәҗнүн [2:32] .

      Харәзми поэмасында шигырь юлларын бер үк сүз белән башлау алымы да еш очрый. Мәсәлән, икенче намәдәге биш строфа-бәйттә «айыткыл» (әйткел) сүзе юлбаш анафора булып килә [2:18]. Гомумән, автор бу төр эндәш, мөрәҗәгать алымнарын бик теләп куллана. Урыны белән ул поэма текстына канатлы сүзләр, мәкаль-әйтемнәр дә кертеп җибәрә; үзе тудырган юллар да афористик берәмлек кебек яңгырый: «Гәүһәр кадреңе әгъма (сукыр. – Х. М.) белмәс» [2:29]; «Пәри күрсә сине, миндик тилергәй» [2:16]; «Сарайдин барды Чин-Мачинга җавың» («Сарай шәһәреннән Кытайга кадәр җитте синең (матурлыгың) гаскәре» мәгънәсендә. – Х. М.) [2:16].

      Мәгълүм ки, фарсы теле, әдәбияты, гарәп теле һәм сүз сәнгате белән берлектә, Урта гасыр төрки дөньясында, шул исәптән татарлар арасында да, киң тарала. Аерым төрки әдипләренең ике-өч телдә язулары да билгеле. Бу Алтын Урда җирлегендә дә күзәтелә. Харәзми – шундый иҗат әһелләренең берсе. Мөхәммәд Хуҗабәк исеменнән аның «париси дәфтәрләре»нең күп булуы искәртелә. Әйткәнебезчә, «Мәхәббәтнамә»нең дә аерым бүлек-кыйсемнәре фарсыча язылган. Шагыйрьнең әсәрләре аркылы авторның фарсы һәм, гомумән, Шәрык классик поэзиясен яхшы белүе, андагы рухи казанышларга таянып, аларны иҗади файдаланып эш итүе ачык күренә. Әмма Харәзми иҗаты, барыннан да элек, төрки сүз сәнгатенә нигезләнеп туган, үскән. Бу аның шигъри дөньясында, аеруча тел-стилендә ачык күренә. Галимнәр


Скачать книгу