Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов

Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы - Хатыйп Миңнегулов


Скачать книгу
шигъри мәктүпләр, мөрәҗәгатьнамәләр, газәл-багышлаулар язу… – Харәзми кулланган бу төр образ-детальләр, сурәтләү һәм тасвир чаралары соңгы 5–6 гасырдагы татар сүз сәнгатендә тулып ята. «Мәхәббәтнамә» һәм, гомумән, Алтын Урда әдәби традицияләре – гаять кызыклы һәм зур тема-мәүзуг. Ул дистәләгән язмаларда, шул исәптән безнең дә хезмәтләрдә, аеруча «Ни белгәйләр сине сүзләтмәсәң тел (Алтын Урда әдәби традицияләре)» дип исемләнгән күләмле мәкаләдә («Мирас» журналы. – 1996. – № 5–6. – 252–270 б.) шактый гына яктыртылган. Шакир Абиловның «Татар әдәбияты тарихы» китабында (1984) урнаштырылган язмасында да [7:196–208] Харәзминең татар сүз сәнгатендәге традицияләре турында кызыклы фикер-күзәтүләр бар. Бу мәкаләдә дә инде бу мәсьәлә хакында аерым факт-мәгълүматлар китерелде. Шуңа күрә биредә без авторның татар шигъриятендәге традицияләргә тукталып тормыйбыз. Бары шунысын гына искәртәбез: Харәзми кулланган тел, сүзләр, грамматик формалар, образ-сурәтләү чаралары, шигъри үлчәм артык үзгәреш алмыйча, Мөхәммәдьяр (1497–1549), Габдессәлам (XVIII), Г. Утыз Имәни (1754–1834), Г. Кандалый (1797–1860), Дәрдемәнд (1859–1921), Г. Тукай (1886–1913) һ. б. бик күп шагыйрьләр тарафыннан иркен файдаланылды, үстерелде, баетылды.

      Харәзминең «тәне» инде күптән «туфрак булган». Әмма, шагыйрьнең үзе әйтмешли, ул язган юллар, «сүзләр» аның «атын»-исемен һаман да «тере тота», яшәтә. Бу – һәр иҗат әһеле өчен иң зур бәхет.

ӘДӘБИЯТ

      1. История татар. Т. III : Улус Джучи (Золотая Орда). ХIII – середина XV в. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2009. – 1055 с.

      2. Хорезми. Мухаббат-наме / изд. текста, транск., пер. и иссл. Э. Н. Наджипа. – М. : Изд.-во восточной литературы, 1961. – 224 с. + факсимиле рукописи 917/1511 г. (Төп чыганак итеп шушы басмадагы гарәп хәрефле текстның күчермәсе һәм өлешчә аның транскрипциясе алынды.)

      3. Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан / әсәрләрне басмага әзерл., кереш һәм ахыргы мәкалә авторы Х. Миңнегулов. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1999. – 296 б.

      4. Татар әдәбияты тарихы : 8 томда. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2014. – 1 т. – 415 б.

      5. Хорезми. Книга о любви / пер., предисл. и примеч. А. Старостина. – Ташкент : Гослитиздат, 1962. – 71 с.

      6. Узбек адабиёти тарихи… – Тошкент : Фон, 1978. – 1 т. – 325 б.

      7. Татар әдәбияты тарихы : 6 томда. / редкол.: Ш. Абилов (җаваплы редактор), Н. Хисамов, Х. Миңнегулов. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1984. – 1 т. : Урта гасырлар дәвере. – 567 б.

      7а. Щербак А. М. Огуз-наме. Мухаббат-наме. – М. : Изд-во восточной литературы, 1959. – 171 с.

      8. Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы: Феодализм дәверендә татар әдәбияты. – Казан, 1925. – 288 б.

      9. Борынгы татар әдәбияты. – Казан : Татар. кит. нәшр., 1963. – 576 б.

      10. Золотые ступени: Татарская поэтическая классика / пер. с татар. Р. Бухараева; науч. конс. и послесл. Х. Ю. Миннегулова. – Казань : Магариф, 2007. – 231 с.

      11. Миңнегулов Х. Сәйф Сараи: Тормышы һәм иҗаты. – Казан : КДУ нәшр., 1976. – 190 б.

      12. Миңнегулов Х., Садретдинов Ш. Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты) : 9 нчы сыйныф өчен дәреслек. 3 нче басма. – Казан : Мәгариф, 2005. – 407 б.

      13. Миннегулов Х. Идея государственности


Скачать книгу