Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов
тәрбияләгән күренекле Буа мәдрәсәсе шәкерте (төп остазы – Нургали дамелла). Алга таба ул (ягъни 1899–1901 елларда) – Оренбург Каргалысында Гани бай Хөсәенов химаясендә эшләгән «Дарелмөгаллим» (Укытучылар мәктәбенең) тыңлаучысы. Мәгълүм ки, әлеге уку йортының төп укытучысы – берничә Шәрык һәм Аурупа телләрен белгән Фатих Кәрими. Бу курсларны төгәлләгән Һ. Атласи бер ел тирәсе үзе укыган Буа мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшләп ала. 1902 елдан аның Бөгелмә өязе белән бәйләнешле гомер юлы башлана. Билгеле булганча, Татарстан нефтьчеләренең башкаласы Әлмәт элеккеге Иске Әлмәт нигезендә шәһәргә әверелә. Һ. Атласи шушы авылда руханилык, мөгаллимлек эшләрен башкара. Архив материалларында аның 1903 елның 29 маенда рәсми рәвештә имам-мөдәррис итеп раслануы телгә алына [1:15]. Шушы чорда ул үз йортында кызлар мәктәбе дә ачып җибәрә. Анда дәресләрне Һ. Атласиның хатыны Хөсникамал абыстай алып бара. Әмма бу мәктәп 1909 елда хакимият карары белән ябыла. Күп авырлыклар белән 1915 елда кабат ачылган кызлар мәктәбенең эше 1916 елда хакимият тарафыннан янә тыела.
Сорау туа: ә ни өчен соң Буа егете нәкъ менә Әлмәт төбәгенә күченеп килә? Моның, безнең уебызча, берничә төрле сәбәбе бар. Һ. Атласи Оренбург Каргалысында уку елларында Ф. Кәрими, аның әтисе Гыйльман Кәрими, бу чорда Рәсәй мөселманнарының Дини идарәсендә казый булып эшләүче Р. Фәхреддин (аның апасы – Ф. Кәриминең әнисе) белән таныш була. Болар исә – чыгышлары белән Әлмәт төбәгеннән. Мөгаен, әлеге могтәбәр затлар яшь, энергияле, укымышлы Буа егетен үз якларына махсус тәкъдим иткәннәрдер. Бу – бер. Икенчедән, Һ. Атласи ХХ йөзнең тәүге елларында Әлмәттән бик ерак булмаган Түбән Чыршылы авылындагы атаклы мәдрәсә остазы Габделфәттах бине Габделкаюм хәзрәт кызына өйләнә. Шунысын да искәртик: соңыннан дөньякүләм тюрколог булып танылган Әхмәд Тимернең (Яруллин; 1912–2003) әнисе Зәйнәп абыстай – Һ. Атласи хатынының бертуган апасы. Күренекле галим, төрекләрнең бөек тарихчысы, чыгышы белән Чирмешән төбәгендәге Бәркәтә авылы кешесе Әкъдәс Нигъмәт Куратның (1903–1971) әнисе Бибишакирә абыстай да Габделфәттах хәзрәт нәселе белән бәйле [болар хакында тулырак мәгълүматлар: 2:139–156]. Гомумән, бу ике күренекле затның шәхес һәм галим буларак шәкелләнүендә Һ. Атласи мөһим роль уйный. Мәгълүм ки, һәм Әкъдәс Нигъмәт Курат, һәм Әхмәд Тимер яшьтән үк берничә чит телне, аеруча алман телен өйрәнәләр. Болар икесе дә узган гасырның 20 нче елларында качып (бу эштә Һ. Атласи да катнашкан була) Төркиягә укырга китә. Миңа Әнкарада берничә мәртәбә Әхмәд ага Тимер белән очрашып сөйләшергә туры килгән иде. Шунда аның алман телен турыдан-туры Һ. Атласидан ныклап өйрәнүен кат-кат искәртүе хәтердә калган. Әкъдәс Нигъмәт Курат та Һ. Атласины үз остазларыннан берсе дип саный, аның хезмәтләреннән мул файдалана; хәтта аның хакында «Kazan» журналының 1975 елгы 16 нчы санында махсус мәкалә дә бастыра [3:1–6]. Бу язмасында ул Һ. Атласиның танылган тарихчы, миллиятле зат булуына кат-кат басым ясый.
Чыгышы белән хәзерге Тукай районы Теләнче Тамак авылыннан булган Хәмид Зөбәер Кошай (1897–1984), туган җиреннән китеп, Истанбул һәм Будапешт университетларын