Әдәбиятны өйрәнү юлында / На пути изучения литературы. Хатыйп Миңнегулов
– дигәне дә бик тирән мәгънәле сүзләр» [1:91].
Тарихилык, үткәннең вакыйга-хәлләренә, факт-мәгълүматларына мөрәҗәгать итү, аларны шәрехләү Һ. Атласиның публицистик язмаларында еш күзәтелә. Бу аңлашыла да, чөнки әлеге мөхтәрәм зат, гәрчә төрле тармакларда эшләсә дә, үзенең фикерләү рәвеше, төп эшчәнлеге белән тарихчы галим иде. Бу сыйфат аеруча аның махсус тарихи хезмәтләрендә ачык чагыла. Узган гасырның 10 нчы елларында аның бер-бер артлы тарих китаплары языла һәм нәшер ителә: «Себер тарихы» (Беренче җөзьэ. – Казан: Өмид, 1912. – 177 б.), «Казан ханлыгы» (1 җилд. – Казан: Өмид, 1914. – 336 б.), «Сөенбикә» (Тарихи хикәя. – Казан: Өмид, 1914. – 62 б.). (Мин бу китапларның гарәп язуындагы басмалары белән моннан ярты гасырлап элек танышып чыккан идем.) Боларның өчесе дә, – гәрчә исемнәре төрле булса да, татар тарихы, халкыбызның XV–XVI йөзләрдәге иҗтимагый-сәяси тормышы. Автор бу дәверне элеккеге һәм үзеннән соңгы чорлар белән тыгыз бәйләнештә карый, чынбарлыкка нисбәтән татар тарихын төрки, урыс һәм кайбер кавемнәрнең тарихы белән багланышлар контекстында тикшерә. Мәгълүм ки, XV йөзнең икенче чирегендә Алтын Урда җирлегендә барлыкка килгән Казан, Себер, Кырым һәм кайбер башка татар мәмләкәтләре һәм аларда яшәүчеләр, бер Ана-йортның балалары кебек, үзара тыгыз бәйләнештә булганнар һәм даими аралашып торганнар. Шушы хакыйкатькә тугры калып, автор да татар ханлыкларының тарихын бер-берсе белән үзара мөнәсәбәттә яктырта, һәм урыны белән бу зыянсыз рәвештә аерым кабатлауларга да китерә.
Билгеле булганча, халкыбызның милли үзаңы кузгалуга, үсүенә нисбәтән татар тарихын теге яки бу дәрәҗәдә яктырткан хезмәтләр дә күренә башлый. Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Р. Фәхреддин, Р. Әмирхан, М. Рәмзи һ. б.ның китаплары әнә шундыйлардан. 10 нчы елларда Ә.-З. Вәлиди, Г. Батталларның татар тарихы хезмәтләре нәшер ителә. Һ. Атласи китаплары да әнә шул нигездә, шул дулкында языла. Гаять күпсанлы урыс елъязмаларында, тарих китапларында татарга мөнәсәбәтле факт-мәгълүматлар тулып ята. Болардан тыш, Шәрык, Аурупа авторлары да татар тематикасын читләтеп узмаган. Һ. Атласи күптөрле чыганакларны, төрле позициядә торып язылган хезмәтләрне ныклап өйрәнә, тәнкыйди иләк аркылы уздыра. Нәтиҗәдә ныклы фактик нигезгә корылган китаплар тудыруга ирешә. Аларда халкыбызның катлаулы да, данлы да, фаҗигале дә тарихы шактый тулы күзаллана. Шунысы мөһим: автор, ничектер, вакыйга-хәлләрне аларда катнашучы, аларны тудыручы кешеләр язмышы, аеруча хөкемдарлар һәм җитәкчеләрнең эш-гамәлләре белән табигый рәвештә үреп яктыртуга ирешә. Бу исә ул язганнарның үтемлелеген арттыра, тәэсирлелеген көчәйтә. Чагыштырмача авыррак тел белән язу мәйданына килеп кергән Һ. Атласи тиз арада татарча тел-стильнең матур үрнәкләрен тудырды. Бу аеруча аның тарих китапларында ачык күренә. Авторның фикерләү рәвеше, тел-стиле еш кына фәнни һәм әдәби язма сөйләмнең синтезын, матур үрнәген хәтерләтә: «Казан ханлыгы татар падишаһлыкларының йөрәге хөкемендә булганлыктан, аның җимерелүе башка татар ханлыкларының да бетәчәкләренә ишарә иде»