Бәби / Дитя. Ильгиз Зайниев
(Баланы яткыралар.) Ә ул кайчан үсәчәк? Минем аның белән уйныйсым килә!
Ялкын. Үсәр, Бәләкәч, үсәр.
Бәләкәч. Ул минем белән уйнар бит?!
Наира. Әлбәттә, уйнар!
Бәләкәч. Мин аны өйрәтәчәкмен. Ул башка кешеләр кебек явыз булмас. Ул үзе дә эт малае кебек булыр! Без аның белән дуслашырбыз!
Алехо. Әлбәттә! Кешеләрне ияләштерергә генә кирәк, тәрбияләргә, аннан алар йомшаралар. Шулкадәр күнегәләр, тормышларын бездән башка күз алларына да китерә алмыйлар.
Бәләкәч. Без аңа аңлатырбыз, ул башка кешеләргә аңлатыр, һәм барыбыз да бәхетле яшәрбез. Кешеләрнең тәмле нәрсәләре күп, барыбызга да җитәчәк!
Наира (Ялкын янына килеп). Бәлки, алар хаклыдыр? Бәлки, бу сабый безгә Тәңре тарафыннан ярдәмгә иңдерелгәндер?!
Ялкын. Белмим…
Наира. Бәлки, безгә башка качып-посып, гел башны аска иеп, шакшы почмакларга сыенып йөрергә туры килмәс?
Ялкын. Белмим…
Алехо. Нәрсәсен белеп торырга? Бу кеше баласы безгә – попугайлар, җыен кош-корт һәм сез ерткыч җәнлекләргә – ярдәмгә дип җибәрелгән! Ул безнең тәрбиядә! Без аны үзебезчә, чын кеше итеп үстерербез, боерган булса!
Бәләкәч (тәрәзә төбенә менеп баскан). Анда Каракүз апа кайта, борчулы бугай…
Ялкын (куркынып). Каракүз?!
Бәләкәч. Әйе!
Ялкын. Наира, яшерегез баланы!
Алехо. Нәрсә булды? Кем ул?
Наира. Берничә көн элек аның сабыйларын аттылар, ул әле дә тынычлана алмый йөри.
Ялкын. Баланы аңа күрсәтергә ярамый. Ул аннан үч алырга мөмкин…
Алехо. Яшерегез! Яшерегез!
Бәбине нәрсә беләндер томалап куялар, рәтләп яшерергә өлгермиләр. Ай күренеп торган тәрәзәдә Каракүз пәйда була.
Каракүз (җырлый).
Инде яшьләр таммый күзләремнән минем,
Чыдый алмый әрнүенә йөрәккәем…
Бар тавыштан кычкырам мин салкын Айга:
Ничекләр генә яшәргә бу дөньяда?
Нигә? Кемгә кирәк булды бу корбаннар?
Каян, Тәңрем, җиргә туа усал җаннар?
Тугрылыгым өченме миңа бу җәза?
Башкалар кебек мин дә бит сиңа бала…
Әйт, Ходаем, кемгә киртә булды алар:
Юеш борынлы изге җан – нарасыйлар?
Бу Җир туктармы әллә әйләнүеннән,
Кан таммаса гөнаһсызлар йөрәгеннән?!
(Җырлап бетергәч, кинәт иснәнеп.) Бездә нинди ят ис бар?
Ялкын. Хәерле кич, Каракүз!
Каракүз. Нинди ят ис бу?
Наира. Исме? Ул менә безнең яңа иптәшебездәндер, танышыгыз!
Каракүз. Яңа иптәш?
Алехо (тавыш белән төкереген йотып куя һәм уйный башлый). Әйе, ханым! Алехо әфәнде булам! Данлыклы тутый кошлар нәселеннән! (Башындагы канатларын сыпыра.) Африка материгыннан! Сездә вакытлыча квартирант буласы идем!..
Каракүз аны исни.
GIVANCHI, ханым! Ә сез Африканың кайдалыгын беләсездер бит?!
Каракүз. Бу ис синнән түгел!
Алехо. Ә безнең якларда кыш булмый…
Ялкын. Бәлки, миннән киләдер, базарда йөргән идем!
Каракүз (аны иснәп). Юк, синнән дә түгел…
Наира. Миннән? Миңа бүген сөяк бирделәр!
Каракүз (түземсезлек белән иснәп). Юк!
Бәләкәч (каршына килеп баса). Миннән? Мине бер кыз сыйпаган иде!
Каракүз аны иснәргә дип үрелә генә, Бәби елаган