Бәби / Дитя. Ильгиз Зайниев
Зур булып үсәрсең. Әйе, алар хаклы, син башкалар кебек булмаячаксың. Сез бездән акыллырак булырсыз! Сез безнең хаталарны кабатламассыз!.. Син аша, аша! Сиңа көч кирәк! Дәү үсәргә! Үз балаларыма дип, җан җылым белән җылыткан бу сөт сиңа яшәргә көч бирсен…
Йөрәккәемнең бөтен җылысын
Бүләк итәм мин сиңа, әй, сабый!
Күң(е)лемдәге наз-иркәләргә
Төрәм мин сине, изге нарасый!
Ул җырлаганда, тәрәзәләрдә, ишектә башка этләр күренә. Алар, бер-беренә сыенып, Каракүзне күзәтәләр.
Сүнмәс беркайчан, ышанамын мин,
Күзләреңдәге бу нур чаткысы!
Гөлләргә күмеп, чәчкәдән үреп,
Сез үстерерсез җәннәт бакчасы!..
Ут әкренләп сүнә.
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Шул ук декорация. Күпмедер вакыт үткән. Төн. Бәби йоклый. Алехо бер почмактарак, ул борчулы. Караңгылыктан Бәләкәчнең шыпырт кына сөйләгәне ишетелә. Аннан ут әкренләп барын да яктырта.
Бәләкәч. Минем йөгерәсем, сикерәсем килә. Аягым чатанламаса, мин бер туктамас идем. Йөгерүе шундый рәхәт бит! Иң шәбе – үз койрыгың артыннан йөгерү. Аның белән үзең генә дә уйнарга була. Чап рәхәтләнеп койрыгың артыннан: ул синең артыңнан да куа кебек, алдыңнан да йөгерә! Ә кешеләрнең койрыклары юк. Бәлки, алар шуңа усаллардыр? Аларның бит бер-берсе белән уйнарга вакытлары тар, ә үзләре генә уйнарга койрыклары юк…
Алехо. Аларның да элек койрыклары булган.
Бәләкәч. Булган? Ә хәзер кая?
Алехо. Машинага утырганда комачаулагач, койрыктан баш тартканнар.
Бәләкәч. Мескеннәр. Койрык кадәр койрыкны шул тимер кисәкләренә алмаштыралар димени? Машина бит ул шундый куркыныч нәрсә, усал, каты үкерә торган – нигә кирәге бар инде аның? Ярый, безнең Бәби генә үсеп җитсен, ул аларга ялгышларын аңлатыр, һәм кешеләр янәдән койрыкларын тагарлар…
Алехо. Тагарлар, тагарлар, син борчылма…
Бәләкәч. Карале, Алехо, ә Җирдә кешеләр булмаса, ничек булыр иде икән?
Алехо. Ничек инде булмаса?
Бәләкәч. Менә бөтенләй булмаса! Мин хәзер рәхәтләнеп йөгерә алыр идем, чатанламас та идем…
Алехо. Сине кешеләр иркәләгәне бармы?
Бәләкәч. Бар! Берничә тапкыр!
Алехо. Рәхәтме?
Бәләкәч. Рәхәт! Белсәң иде, Алехо, ничек рәхәт булганлыгын…
Алехо. Ә менә кешеләр булмаса, кем сине шулай сыйпар иде?
Бәләкәч. Шулай… Ләкин алар булмаса, минем әнием исән булыр иде. Ул бит шуларның машиналары астында калып үлде…
Алехо. Ә безнең Бәби булмаса, тагы да рәхәтрәк булыр идеме?
Бәләкәч. Юк! Бәби бит ул…
Алехо. Нәрсә? Ул да кеше түгелме соң?
Бәләкәч. Кеше.
Алехо. Шулай булгач?
Бәләкәч. Менә кешеләр дә булсын иде, әни дә исән булсын иде, бөтенесе дус яшәсеннәр иде – иң әйбәте шул!
Алехо. Менә! Син арыгансың, Бәләкәч. Бераз ятып тор.
Бәләкәч. Әйе. Соңгы арада рәтләп ашап булмады, шуңа тиз арыта… (Бер җиргә барып ята.) Мин бераз гына… Ятып кына алам… Йок-ламыйм… (Әкренләп йоклап