Окна / Тәрәзәләр. Рафаил Газизов
чатыннан, ычкындырмыйлар, качар идең, җае юк. Үзебезнең урамга борылдык. Сезгә хәйләләп керер идем, утыгыз сүнгән. Төшәләр, сөйләшәләр: кемдә ничә чемодан бирнә, кемдә ничә сандык? Сандык эчендә нәрсә бар? Мин алсам, бөтен өйләрендәге әйберләрен ташып бетерәселәр. Тәки капка төбенә кадәр тагылып төштеләр. Инде нишләргә? Ычкындырыгыз, капканы ачыйм, дим. Кулларын җибәрүләре була, күз ачып йомганчы капканы ачам да эчтән эшермә белән бикләп тә куям, – дип, бик зур булдыклылык күрсәткән сыман көлеп җибәрә Барый абый. – Әй дөбердәтәләр, ә мин кереп киттем, өй ишеген бикләдем. Озак шакыдылар, ну ачмадым. Менә шулай ул ана маймыллар белән, Рафаил кәкә, алдыңны-артыңны чамалап йөрмәсәң.
Әни баш селкеп тора да чәй куярга почмакка кереп китә.
Ә теле чишелгән Барый абый үзенең мәхәббәт маҗараларын сөйләвен дәвам итә.
Әйе, аның йомшак ягын белгән хатын-кызлар дистә еллар буена аны котырттылар, шаярдылар, бу эшне чиратка салдылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
Көннәр үтә торды. Казанга сессиягә барырга вакыт җитә, ә курсовой эш төгәлләнмәгән, ул вакытында барып җитмәсә, мин түләүсез чакыру алам. Курсовой эштәге әдәбият исемлегенә керәсе ике китап Барый абыйда ята. Аңа киттем, соң булса да, уң булсын, караңгы дип торып булмый. Ул миңа сүз әйтмәс.
Барый абыйның капка төбендә, такта дөбердәтеп, берничә ирдәүкә кыз көлешә иде, чираттагы «маймыллар», чираттагы күңел ачу. Барый абый капканы бикләп кереп тайган, хәзер көлеп ятадыр.
Дөбердәтәләр, ихахайлашып көлешәләр. Зур эш майтарып, бер атна балаларны сикерә-сикерә укытырлык илһам алып, зыялы кызлар кайтып китте.
Койма аша ишегалдына төштем. Пәрдәсе тартылган тәрәзәдән өй эченә күз салдым.
Барый абый идәнгә капланып үкси-үкси елый. Аның үзәк өзгеч тавышы тәрәзә пыяласына бәрелеп сулкылдый.
Мин, үз күземә үзем ышанмыйча, читкә сикердем. Ялгыш күрмәдемме дип, яңадан тәрәзәгә үрелдем.
Дөрес икән, җилкәләре сикерә, әнә хәзер көзән җыерган кебек калтырана башлады һәм йөзен тәрәзә ягына борып тынып калды. Бу йөздә мең еллык кайгы-хәсрәт иде.
Мин, ул йөз тәэсиреннәнме, читкә чәчрәдем, кая барырга белмәдем, аннан бакча артлап кына кайтып киттем.
Икенче көнне кич утырганда, Барый абый кызларның озата төшүләрен шундый маҗаралы итеп сөйләде, энекәшнең көлә-көлә эче катып бетте. Ә менә үзенең елавы турында ләм-мим. Дөрес, ул ир кеше сөйли торган нәрсә түгел. Ә шулай да сер бар монда. Күлмәк кенә бер кат икән. Әмма җавап табылмады.
Беркөнне Барый абый безгә иртәнге сигезләрдә килеп керде. Киңәшкән кебек сөйләшеп китте.
– Гандәлифләр өй салмакчылар, ике меңләп акча бирмичә булмас, син нәрсә дип әйтерсең?
– Дөрес эшлисең, Барый, – диде әни, – акча белән тун тегеп булмый. Картаймыш көнеңдә, бәлки, сеңлең балалары карар сине, белеп булмый бит. Авылда бердәнбер туганы син аның.
– Шулай дип әйтәсеңме, Хөснурый? – диде ул. – Өйләнергә кирәк инде, бер карт маймылга булса да…
Абыйның йөзендә елмаюның әсәре дә юк иде.
– Моңа