Он… / Ул…. Гафур Каюмов
генә түгел. Ни майтарам дип әтәчләнәсең соң син, идиот? Шул җен әвәләгән тозсыз кәмит күрсәтеп, мисез сарык кебек колагын асылындырган мескен, мәхлук тамашачыга, колагына токмач элеп, өч тиенлек әкият сатабызмы?! Синеңчә бөек театр шулмы?
Гарәфи. Ну, энем, ничек тә тырышабыз бит инде.
Гайсә. Нәр-р-сә-ә? Ә гомер үтеп бара, җүнле эш тә эшләгән юк. Ну, ни майтара ул безнең режиссёрлар? Ну, менә ни? Бик беләсең килсә, ә бит режиссура ул – профессия генә түгел, ә зур җаваплылык. Театрның рухи юлын, мәгънәлелегеннән һәм, конце концов, бу тозсыз спектакльләрне уйнатып, актёрларның гомере бушка узмауны, язмышын бозмауны үз өстенә алучы, олуг шәхес, театрның кыйбласын билгеләүче «дәү әтисе» булырга тиеш ул режиссёр. Ә болар, тфү! Менә ниегез бар театрыгызда искитәрлек, ну, ни?
Альберт. Театрыбыз дип сөйләш, хәшәп.
Гарәфи. Сөйләсен, Альберт, сөйләсен. Ник, дөресен сөйли бит. Юк бит иҗат, малай, юк.
Гайсә. Театрыбыз булсын, чукын. Шушындый тозсыз спектакльләрдән, ыштан төшереп көлдерә торган комедияләребездән кала ни бар? Берни, берни, берниебез дә юк, юк, юк!!
Альберт. Берне тондырсаң туктар идең инде анысы.
Гарәфи. Син нәрсә инде, дөрес сүз өчен.
Гайсә. Нәрсә, тән сакчылары булдыңмы әллә?
Альберт. Карале, син хет шунда әллә ничек чәйнә аларны, кылым да селкенми. Yзең күңелне болгатасың, шул гына.
Хәсән керә.
Хәсән. Булды, хәзер килә.
Гайсә. Менә (Хәсәнгә) бусы – җыен тозсыз, болганчык сүз тезмәләре оештырып болгатучы…
Хәсән. Ни сөйли бу?
Гайсә. Слушай, язма син бүтән, беркайчан да, зинhар өчен, язма! Ну, уйнарлык түгел, кая, укырлык түгел бит ул чүп-чарны…
Хәсән. Син ычкына башладың мәллә? Хе-хе… Егет исереп киткән, җәмәгать. Әйдә, кайт әле син, әйдә, кайтабыз.
Гайсә. Җибәр, кит әле моннан. (Мыскыллы чырай ясап.) Бар әнә тегендә барып ялагайлан… Һе-е.
Хәсән. Ни сөйлисең син?.. Йә, йә, көлдермә, яме…
Альберт. Нәрсә сөйләшеп торырга шуның белән? (Гайсәне селтәп ташлый.) Җиттеме?
Гайсә. О-о, көчле… да…
Хәсән. Син, чыннан да, сүзләреңне үлчәп сөйлә инде…
Гайсә. Yлчәргә кирәк икән шул… шул… шул…
Альберт. Сиңа алар рәтенә җитәргә әле, койрык чәнчеп, Кытайга чаклы җәяүләп чабарга кирәк. Койрыгыңны кыссаң җүнлерәк булыр, име?
Гайсә. Ие, ие, ие шул.
Әнзирә керә.
А-а, минем мәхәббәт…
Әнзирә. Нихәл, егетләр? О-о, сезнең монда… Каты сезнең бәйрәм.
Альберт. Сезгә җиткереп булмас инде.
Гайсә. Киттек.
Әнзирә. Кая? Беркая да бармыйм.
Гайсә. Киттек, дим.
Әнзирә (көлгән булып). Карале, карагыз әле моны. Син миңа кем әле ул кадәр?
Гайсә. Беркем дә. Киттек.
Гарәфи. Беләсеңме, Әнзирә, эш нидә. (Колагына пышылдап.) Исереп китте ул. Ул сиңа беркем дә түгел дә…
Әнзирә (аңа гына). Ярый, алай булса, бераз котыртыйм әле… хи-хи.
Гайсә. Миңа син кирәк, хәзер үк, аңла…
Әнзирә. Өзелеп яратам дисәң генә инде… Хе-хе-хе… Үтерә бу…
Гайсә. Әйдә, дим…
Әнзирә. Мин дә көтәм…
Гайсә (сынагандай булып). Ну, әйе, да, да…
Әнзирә. Нәрсә да, да?
Гайсә.