Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
арбадай шыгырдый башлады. Соңрак кына Морад Сахип Миндрахман улының аны «урынына утырту», ул теләгәнчә яшәргә өйрәтү теләге белән янып-көеп яшәгәнен тойды.
Сахип әфәндегә Халидәнең бертуган сеңлесе Әсма ире Габделбар кебек «баш өсте, ничек әйтәсез» дип сүзен тыңлап, янында бөтерелеп йөри торган кияү кирәк иде дә, нишлисең. Дөньяда иң яраткан җан иясе кызының теләгенә каршы бара алмады. Ул-бу килеп чыкса, Ләйләсе бәхетсезлегендә аны гаепләр. Балалар алар өчен генә яшәгәнне, тырышканны бәяләп җиткермиләр шул.
Бабасының күзендә вакыт-вакыт кабынып алган эчке явызлыкның сере Морад өчен каты чикләвек, тирән сер булып кала бирде. Морад аның белән сүзгә кермәде, кимсетмәде, киңәшләре белән бимазаламады. Әллә кандидатлык диссертациясен яклап, ярты ставкага укытырга урнашуы җенен котырттымы? Сәяхәтләр оештыру ширкәтенең башкаручы җитәкчесе итеп кызын билгеләүне, хатынының урынбасары булып калуын да дәгъвасыз кабул итте Морад. «Француз теле курсларын үткәч, сине баш итеп куярмын» дигән вәгъдәсен дә елак баланы тәти уенчык белән алдарга маташу дип кенә фаразлады. Эштә хатыны хуҗа булса, өйдә ул командир кебек кыланыр. Әти-әни җилкәсенә салынмыйча, үз көнен үзе күрүгә, кеше исәбенә яшәүгә өйрәнмәгән Сәлимуллин чын күңелдән калебен биреп эшләде, укыткан җиреннән, таныш-белеш даирәсеннән шактый кешене үгетләп, аңлатып, ширкәтнең үсүенә җитди өлеш кертте.
Эш хакын карточкага күчереп бару сәбәпле, Морад үзенең кем булып эшләве, нинди вазифалар үтәргә тиешлеге белән кызыксынмады, белмәде, хатынын машинасына утыртып алып килә, якты көн дәвамында сәяхәтчеләрнең көен җайлап, сайраша-сайраша, бергә өйләренә кайталар.
Көннәрнең берсендә Айзизәләре чирләп, Ләйлә өйдә калырга мәҗбүр булды. Морад хатыны белән бер бүлмәдә утыра иде. Хуҗасының эштә юклыгын белмәгән озын буйлы, бөдрәләтелгән аксыл чәчле, кәгазьләрен күтәреп бүлмәгә атылып кергән бухгалтер кыз күзләре белән Ләйләне эзли башлады.
– Банк кәгазьләренә кул куярга иде.
– Китер, үзем култамгамны салыйм, – дип, Морад кәгазьләрне алырга кулын сузды.
Хисапчы кыз кадерле уенчыгын яшергән бала кебек, документларын читкәрәк алды да, беркатлылыгы белән турыдан ярып салды:
– Сезнең имза ярамый. Банк уздырмаячак.
Берни аңламаган Морад, кулына каләмен ала-ала:
– Хуҗа булмаганда, гадәттә, аның урынына урынбасары куя. Банкта да минем фамилия булырга тиеш.
– Сез бит приказ буенча урынбасар түгел, ә шофёр-экспедитор гына, – дип, хисапчы кыз, Морад нәрсәнедер аңлап, авызын ачканчы, тәмле хушбуй исләрен калдырып, тиз-тиз атлап чыгып та китте. Нишләп инде ул юк вакытын бар итеп, хуҗабикәсенең йөртүчесе белән озаклап ләчтит сатып утырсын ди, тузга язмаганны.
Морад башын тотып, селкенмичә шактый уйланып утырды. Ул фәннәр кандидаты Ләйлә Габбасова иптәшнең шәхси шофёры гына икән. Шуны да белмичә йөргән. Бу гамәле Сахип әфәнденең яшьләр арасына каккан беренче чөе, җиңел кулдан бүлмәгә кертеп җибәргән