Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
мәгънәсез генә китеп бардым. Әтәч тә кук, мин дә кук!
Ләкин минем тәкәбберлегемне җимерә торган бер хәл булды. Очрашканга атна-ун көн уздымы-юкмы, газеталар утызмеңчеләр дип шаулый башлады. Завод-фабрикаларда, институтларда җыелышлар уза. Радиодан көн саен карар укыйлар. «Төпсез кое» колхозларны күтәрергә Халикъ кебек беркатлы адәмнәрне җыялар. Бавырым белән сизеп йөрим – Халикъ миңа үч итеп китеп барыр. Ә авылда берәр тылакые аның башын әйләндереп куйса? Калырсың, Рокыя, атаң йортын саклап. Йә Халикъ белән китәм, йә гомерлеккә әти йортын саклап калам…
Юраганым юш килде. Халикъны авыл хуҗалыгы институтында бер ай чамасы укыттылар да Кама буендагы иң артта калган бер колхозга председатель итеп озатып та куйдылар.
Бу юлы әти түзмәде:
– Бу нинди әкәмәт бу, ә? – диде. – Эчеңдә җаның бармы синең, юкмы? – диде. – Ирең әнә кая китеп барды, ә син, берни булмаган төсле, үзеңне-үзең кочаклап утырасың. Бәк тә шәп инде, бәк тә мөрәвәт эш! Киләчәк көнеңне уйлыйсыңмы син, юкмы? Өч бала белән кемгә хаҗәтең бар синең? Әллә булмаса, син картаймыш көнемдә дә әти карап-багып асрар дип ышанасыңмы?
– Нишли алам соң мин, әти?
– Бәк күп нәрсә эшли аласың син. Бәк күп нәрсә! Закун да, хокук та хәзергесе көнне катын-кыз ягында, әллә оныттыңмы шуны? Онытмаган булсаң, менә вәйт: ирең синең партиунный, бала-чагасыннан аерып, хатыныннан аерып җибәрергә хаклары юк. Андый права берәүгә дә бирелмәгән.
– Нишлим дим бит мин сиңа?
– Бар обкомына. Беренченең үзе янына кер. Сөйләп бир хәлләреңне, менә шулай-шулай диген, ничәмә-ничә еллар ирем Саматов Халикъ иң әтбитствинный, иң җаваплы эштә эшләде, диген, башта Балтик каналын салдырды, аннары нефтьчеләр каласы Әлмәтне төзеде, и шулай ук алын-ялын онытып эшләде, диген, кайда җимерек, кайда тишек, бер Саматовка гына ямап йөрергә димәгәндер бит, диген. Кем өйрәтте, дисәләр, мин өйрәтте, димә, үзем беләм, диген. Ун классны бетергән кыз, син аларны гына белергә тиешле. Бар-бар, монда ике кулыңны кушырып, үзеңне-үзең кочаклап утырсаң, он да чыкмас, тоз да чыкмас, гомер буена тол катын булып утырып та калырсың. Ничу катын-кызны мыскыл итеп, иреннән аерып яшәтергә!
Мине обкомга озата чыкканда, ул каушый төшеп әйтте:
– Бәк әллә ни чәпчемә, чи-чи килмә, ипләп кенә, җаен җайга китереп кенә сөйлә, галимнәр утыра анда, башлы халык, синең белән мин белгәнне киртәгә чыгарып элгән… – диде.
Мине беренче янына кертмәделәр. Өстәвенә, икенче секретарь янына кергәч, мин югалып калдым. Кая ул әти сүзе! Үз сүземне дә онытып бетердем.
Ишектән түргә чаклы сузылган озын келәм. Ай, аннан атлаулары! Теге башта сине көтеп секретарь басып тора. Гыйбадулла кызын гына күргән дисеңмени аны!
Түгәрәк шома бит, тап-такыр баш, ялт иткән костюм. Үтәли тишеп чыгардай үткен караш. Сөйләргә кушты. Сөйләдем. Дөресрәге, мин ике авыз сүз әйтү белән үк ул минем Саматовны Казанда алып калырга теләвемне аңлады.
– Әйбәт яшисезме? – диде. Нәрсә әйтим?
– Әйбәт! – дидем, сүзне Саматовка бормакчы идем, ул мине тагын бүлдерде:
– Авылда