Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
сөйләгәнен тыңлап торып, киресен сөйләргә уйлый. Дөрес түгел, ниндидер көлке бер нәрсә килеп чыга. Баштагы ике сорауга яхшы гына җавап биргән булгач, професор сорау бирә дә бирә. Ә Халикъның самолётка өлгерәсе бар. «Ник ашыгасыз, егет?» – ди профессор. Халикъ дөресен әйтеп бирергә мәҗбүр. Өчлегә килешәләр. Халикъның шул өчлесе хәтта дәүләт имтиханнарында да килеп чыкты. Бер мәртәбә алдашты, анда да тоттылар үзен. Ләкин ул өчленең актыктан аңа кирәге чыкты. Анысын да сөйләрмен.
Халикъ мине юатып, гафу үтенеп, самолётка утырды да ял йортына очты. Мин япа-ялгызым Куйбышевта калдым. Ир-ат халкына үләр чиккә җитеп ачуым чыкты: бер-берсен яклыйбыз дисәләр, табалар бит җаен. Институтына бардым, Югары хуҗалык мәктәбенең директорына тагын кердем. Ипләп кенә, йомшак кына итеп юмалап чыгардылар.
Куйбышевка килүемнең берәүгә дә әйтмәгән тагын бер сәбәбе бар иде. Халикъның койрыгын бозга катырып куймакчы идем. Янәсе, моңа, малайларга өстәп, бер тәти кыз табып бирәм. Халигым маңгаемнан үпте дә аркамнан сыйпады, мин, шул сыйпауга җылынып, бер ай әтиләр янында торырга тиешмени инде хәзер?
Бик гарьләнеп йөри идем, ял йортыннан хат язгач, шул азрак юаныч булды. Унике көнгә җиде кило да ике йөз грамм арттым, дигән. Чистый чучка икән. Ашау әйбәт, ябык типтагы МВД ял йорты. Аңа нәрсә – ашый да йоклый, ашый да йоклый – рәхәткә чыккан! Үлчәп карасалар, җитмеш биш килограмм булган. Җитте, чаңгыга бас, дигәннәр. Күңелем тагын вәсвәсәләнә, тагын әрнешә: «Чаңгыга бас!» – дип кенә калсалар бик хуп та, аннан зуррагы булып куймасын. Халикъ кебек ашый да йоклый, ашый да йоклый торган икенче бер зат юктыр дисеңмени анда!
Югары хуҗалык мәктәбендә укуының файдасы шул булды: укуын бетерүгә, моны Идел – Балтик каналына билгеләп куйдылар. Элекке Мариинский системасы. Вычегда белән Шексна калалары арасында. Онега күленнән Рыбинск сусаклагычына кадәр ара. Халикъ Саматовның дәрәҗә зур: төзелештә кадрлар бүлеге начальнигы.
Бу юлы минем үз акылым үзем белән иде инде. Егетем, башта үзем барып урнашыйм, теге дә бу дип, койрыкны тайдырмакчы иде, чатырдап ябыштым тегенең итәгенә. Ни күрсәк тә, бергә күрербез, мин синнән калмыйм, дидем. Балаларны да үзебез белән алып киттем. Вычегдада тордык. Гомеремдә күрмәгән каналлар күрдем. Пётр патша заманында ул бәләкәй генә канал булган, хәзер киңлеген кырык метр итеп казыдылар. Элек утыз җиде шлюз булган, хәзер тугыз-ун шлюз калдырып, калганын су белән күмделәр. Илле өченче елның маена тикле яшәдек. Халикъ сантый анда да укуын ташламады. Шушы көнгә тикле мине гаҗәпкә калдырган бер нәрсә бар. Халикъ кебек кешеләргә шулкадәр дә тырыш, шулкадәр дә ихлас беркатлы сантыйлык каян килә икән? Эшеннән эт кебек арып, телләрен салындырып кайтып керә, инде бу тамагына да ашый алмас, өстен чишенер дә авар, дип уйлыйсың, юк, башын салкын су белән юып ала да, сөлге белән колакларын урап укырга утыра. Куйбышевтан ерагайдык, Ленинград юридик институтына күчте. Имтиханнарны шунда барып тапшыра. Таныш начальник хатыннары, гаҗәпләнеп: «Халикъ Абдрахманович ничек барысына да өлгерә ул?» – дип сорыйлар. Нәрсә