Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов
диваны бар. Ә мин монда өй саклап ят! Гомерем заяга уза түгелме? Әллә Халикъ миннән Гапсамат үчен аламы? Мин бит аңа түгел, Гапсаматка чыкмакчы идем. Мин Халикъка эштән соң өйдә торырга, милиция идарәсендә кунып-төнеп ятмаска дигән таләп куйдым. Тешен кысып булса да, ул моның белән килеште. Кич кайтып, башын салкын су белән юа да, колакларын сөлге белән урап укырга утыра. Минем тагын ачуым килә. Табыйм дисә таба бит җаен кеше, башын да күтәрми укый. Укый да укый, укый да укый, урам йөрергә чыгып керә дә тагын укый. Йә төнге дежурга китеп бара. Мин тагын, җаным әрнеп, мыскылланып, өй тулы халык белән утырып калам.
«Юк, кадерле ирем, син миннән алай тиз генә котыла алмассың, – дип уйлыйм усалланып. – Кара син аны, акыллы баш, ул укып түрә булмакчы, мин монда бер бүлмәле фатирда аның нәселе, балалары белән хәсрәт чигеп ят». Бәйләним дисәң, сәбәп табыла бит ул. Беркөнне бу сеңлесе Саниягә, унынчы классны бетергән көнгә дип, биек үкчәле туфли алып кайткан. Миннән сорау юк, киңәш юк, туганнарына яхшы булып күренмәкче. Юк, дидем, күренми тор әле! Каенанам да өйдә чак иде. Халикъның эштән кайтып керүе булды, күтәрелеп бәрелүем булды:
– Бәлки, син мине бала чүпрәге юучы асрау хатын итеп тотмакчы була торгансыңдыр? Мине, тау чаклы вәгъдәләр биреп, өйдән алып киттең дә, ат абзары чаклы бүлмәгә бикләп куйдың, инде минем белән киңәш итүне дә үзеңә хурлык саный башладыңмыни?
– Ни сөйлисең син, Рокыя? Саниягә үз гомерендә беренче мәртәбә туфли алып бирәбез, шундый сөенечле көнне кара кайгыга әйләндермә, зинһар, – ди бу.
Аның шулай үтә дә белдекле, тыйнак тавыш белән суфиларча сөйләнеп торуына җен ачуларым чыгып, авызымны гына ачкан идем, каенанам сүзгә кушылды:
– Улым, Халикъ, безнең өчен катының белән тәмсезләнмә. Табып бир безгә берәр җирдән фатир, үзебезчә ипләп кенә яшәрбез, җан биргәнгә җүн бирер әле, – диде.
Ләкин Халикъ әнисе белән Саниягә фатир табып биргәннән соң да мин аңа тынгы бирмәдем. Минем белән киңәш итми-нитми укырга барып кергән. Милиция идарәсенә икееллык Югары хуҗалык мәктәбенә разнарядка килә. Әйтә бу начальникларына: «Мине җибәрегез, хатын белән конфликт та бар, качып-посып уку да туйдырды», – ди. Укулары Куйбышевта буласы икән, китте-барды Халигым, мине ике бала белән калдырып. Әтиләргә барып киңәш иттем, мин әйтәм, менә шулай, шулай, киявегез мине ташлап укырга китте, нишлибез, дим.
Әти аптырап, башын кашып тора.
– Ни дип кенә әйтим соң, кызым? Сиңа сүз әйтсәм, син жәлке, кияүгә тел тидерсәм, үземә бик тә зур яхшылык эшләгән кеше. Бәла-казадан саклап калды бит. Акылсыз кеше дип әйтеп булмый, шешә-мазар белән шаярганы да күренми, эш урынында да яраталар. Тагын ни әйтим сиңа? Ир белән катын арасына кысылу җүнлелеккә илткәне юк. Үз башың үзеңдә, мине бутама, күңелең ничек куша, шулай эшлә, кызым…
– Ә ул хатыннар белән чуалса, мине ике балам белән ташлап китсә?
– Анысын дөрес әйтәсең. Хәзергесе заманда катын-кызга бер дә генә ышаныч юк. Сугыштан соң бәк усалланды катын-кыз.