Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин


Скачать книгу
шулчагында, йөткергәләгән булып, мунча ишеген шыгырдатып ачып, камыт тоткан Василий агай чыга.

      – Нигә дип тавышланасыз әле болай? – ди аларга картлач. – Соня, доча, кайгырма, менә алашаны җигеп бирермен, утыр да кит, бахбай бетерешкән булса да, станциягә тикле түзәр, шәт… Монда инде атның кирәге калмый бит, дөрес аңлаган булсам?

      – Дөрес аңлагансың, Фомич, – ди вәкил, Вася агайның атасын искә төшереп. – Дөрес аңлагансың.

      Соня бер сүз әйтми генә куллары белән шәрә күкрәген каплый да, алпан-тилпән атлап, төп корпуска таба китеп бара.

      – Фомич, дәшәсе булма, – ди шуннан соң вәкил. – Ләм-мим.

* * *

      Ганҗәләрне икенче көнне үк алып китәләр. Кызлар һәм персонал утырган машиналарны озатырга малайлар җыйнаулашып чыга. Кызлар елыйлар, сәләмә киемле, ярым кыргыйлашкан, усалланган, якты дөньяга каш астыннан гына карый башлаган малайларның монда калуына кайгырып үксеп-үксеп елыйлар… Әйтерсең лә үз балаларын җуялар… Хәтта ни кырыс тәрбиячеләр дә күз яшьләрен сөрткәли. Аларның да, җылы урыннарын ташлап, билгесезлеккә таба китүләре. Пушкин булу турында хыялланган уңгылыксыз завучларын да, Чкалов даныннан мәхрүм калган бәхетсез һәм зәгыйфь Чумакларын да малайлар соңгы тапкыр күрәләр.

      – Мине онытма, – дип пышылдый Ганҗә, үзе кузовтан Азатның кулларына таба үрелә. – Син исән калачаксың!

      – Син дә онытма.

      – Онытмам!

      Бөреләнеп кенә килгән хисләр – самими, яшь, ганҗә мәхәббәт – шушында өзелә.

      Бу көн вакыйгаларга бай була.

      Иң элек Мурзаевның, бер-ике куштанын ияртеп, спецдомнан качып киткәнлеге ачыклана. Буш кул белән китмәгәннәр, әлбәттә, ашханә тәрәзәсеннән кереп, каты-коты ризык чәлдергәннәр. Әмма администрация шау-шу куптармый. Качканнар һәм вәссәлам. Сукбайларны эзләп маташыр чакмыни?

      Төштән соң хутордан почтальон килә, сәерсенгән һәм ап-аек Соняга ике хат тоттыра. Фронт хатлары. Берсендә – кызылармеец Михаил Журавельның батырларча һәлак булуы турындагы рәсми хәбәр, икенче хат – Михаилның үзеннән. Ул аны контратакага барыр алдыннан язган. Кәгазьгә төшерергә нинди үтемле сүзләр тапкандыр Михаил – анысы караңгы, ә Соняның, Ленин бюсты өстенә үк портреты да эленгән кызыл почмакта фикус гөле янындагы яшел постаулы өстәлгә капланып, бәргәләнә-бәргәләнә елаганын Азатның энесе Айдар күргән.

      Колониянең барлы-юклы администрациясе һәм калдык-постык каравылы, каяндыр машина юнәтеп, соңгы документларны һәм көрән төстәге сандык-сейфны төяп, күксәү начальник җитәкчелегендә төнлә, спецдомны язмыш кочагына ташлап, тавыш-тынсыз гына киткән дә барган. Иртәнгә монда өч дистә малайдан һәм барыннан да хәбәрдар Вася агай белән аның чукрак карчыгыннан башка этле җан да калмаган. Малай-шалай белән дуслашып беткән, нәселсез, ләкин гәүдәле һәм гөбедән чыккандай калын тавыш белән өрә торган Полканны да алмаганнар алуын. Мылтыклы шәүләләре булмагангамы, каланча башлары да күңелдә әллә нинди шомлы, каршылыклы уйлар уята – каравыл юклыгы шатландыра, ләкин шул ук вакытта кошлар киткәч ятим


Скачать книгу