Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
ризасызлык туа калганда, һәммәсе күз карашы белән генә булса да Азатка мөрәҗәгать итә. «Мин берәүне дә рәнҗетмәдем, – дип сөйләде Азат. – Кемне дә булса кимсетергә, кеше өлешенә керергә дә юл куймадым. Беләсеңме, мин үземне ниндидер бер кыргый африкан кабиләсенең юлбашчысы итеп тойдым, миндә хәтта башкалар өчен кайгырту, җаваплылык хисе туды. Шулай без, күбебез совет номенклатурасы балалары, ияләшеп киттек шикелле».
Ахырда Киевка килеп җитәләр. Киевка дип, монда да алар тарихи шәһәрнең үзен күрмиләр, төнге караңгыда вагонны Киев каласының «абзар арты» нда туктатып, балаларны исемлек буенча санап төшерәләр, санап кабул итәләр, санап дүрт «полуторка» га төйиләр. Гади йөк машинасында утыручыларны кеше күзеннән яшерү өчен чекистлар бик ансат юл уйлап табалар: ян-як бортларга, алга һәм артка табаклы фанер кадаклап куялар. Әлбәттә, кузовка икешәр кораллы конвой утыра. Аларның артсыз урындыклары була, ә балалар юка гына итеп түшәлгән кылчыклы саламга тезелешеп яталар.
Шул рәвешле, малайлар кич буе дүрткел күктә атылган йолдызларны санап баралар. Һәрхәлдә, Азатның күзенә йокы керми.
Ярты юлда тукталыш ясап, малайларны уяталар һәм, берәм-берәм машинадан төшереп, юл буендагы куак төпләрендә йомышларын үтәргә кушалар.
Аннары машиналар колоннасы юлын дәвам итә. Таң яктысы сызыла башлаганда, Азатны борчулы, саташулы йокы баса. Менә шул тынычсыз йокысында ул сәер бер төш күреп өлгерә. «Имеш, үзебезнең зал бүлмәсендә көзге каршына килеп басканмын. Ни гаҗәп, көзгедә берни күренми! Анда хәтта минем арттагы тәрәзә дә, аның чуар пәрдәсе дә чагылмый иде, – дип сөйләде Азат, эчке бер калтырану белән. – Бушлык… упкын… томан… Мин, аптырап, көзгегә якынрак килдем һәм шунда гына, эремәгә салган фотокәгазьдә сурәт ачыла барган кебек, көзгедә миңа бик таныш йөз пәйда булды… Ышанасыңмы, ул син идең… һәм син миңа кулларыңны суздың… Мин, уянгач та, дөньяда дустым бар икәнен, синең кул җылысын тоя идем әле. А, нинди шифалы, нинди сагышлы, нинди авыр тойгы бу…»
Шулчагында, әйтерсең лә безнең төкәнмәс гәпкә кушылгандай, Чиләбе сәгате тавыш биреп куйды.
…Күрәмсең, килеп җитүләре булгандыр, башта хәрбиләрчә өзек-өзек сөйләшкән тавышлар ишетелә, шалтыр-шолтыр тимер капка ачыла һәм, машиналар туктагач, Азат торып утыра. Башкалар да уяна.
– Ну, малайкалар, приехали! Җыеныгыз! – ди надзирательләрнең берсе, Татарстаннан ук килгәне. – Па-адъ-ём!
«Халык дошманы» дип игълан ителгәннәрнең балалары өчен махсус оештырылган ятимнәр йортындагы тормыш шулай «подъём» нан башлана.
«№ 3» дип кенә билгеләнгән бу учреждениене, урта гасыр кальгалары көнләшерлек итеп, яргак бүрәнәләрдән өйгән ике метр ярымлы тоташ койма белән әйләндереп алганнар һәм аның өстеннән, бала йодрыгы хәтле фарфор изоляторларга беркетеп, ике буй чәнечкеле чыбык сузганнар. Бу чыбыклар электр тогына ялгана дип кисәтсәләр дә, малай халкы моның алай ук түгеллеген, куркыту өчен генә әйтелгәнен бик тиз ачыклый, ләкин, әлбәттә, хәйләләп, белми торуның, бәлки, кирәге чыгар дип, ышанган булып кылана…
Моңа кадәр