Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
калдырып, фургон түшәмендәге бәләкәй лампочка да сүнә. Зәңгәр фуражкалы агайлар, сукрана-сукрана, кесә фонарьларын кабызалар. Кабина эченнән өлкәннәренең шофёрга: «Под трибунал захотел?» – дип ырылдавы колакка чалына.
Шофёр, машинадан төшеп, калай капотны күтәреп, нәрсәдер майтарып маташканда, кинәт кузовтагылар ярсып-ярсып эт өргәнен ишетәләр. Музгарка! Азатның бәләкәч Музгаркасы, күрәсең, хуҗаларын алып киткән машина артыннан томырылып чапкан һәм менә хәзер аларны куып җиткән.
– Әти! – дип пышылдый шунда Азат. – Музгарка бит бу!
Нәҗип абый, Азатның иңбашыннан тотып:
– Дәшмә, улым, – ди. – Дәшмә…
Шофёр белән бергә кабинада утырган оперның тагын аты-юлы белән сүгенгәне ишетелә. Аннары опер, машинадан төшеп, эткә: «П-шол!» – дип җикерә. Балалар әтиләре белән әниләренә елышалар. Револьвердан аткан тавышка Музгарканың ачыргаланып чинавы кушыла. Икенче пулядан соң эт инде тавыш бирми. Сәйдәшевләр Музгарканың ничек итеп бер урында бөтерелгәнен күрмиләр…
– Музгарка шунда, басуда күмелгән, – дип бүлдерергә кирәк таптым мин Азатның сүзен.
– Син?..
– Мин аны үзем… җирләдем, Азат. Әрекмән яфрагына төреп… Шул көнне үк, дәресләр беткәч тә.
– Рәхмәт.
Тагын дәшми утырдык.
Машина иртәнге якта Кирмән шәһәрчегенә килеп керә. Урамнарда тулганып йөри торгач, ниндидер ишегалдына кереп туктыйлар. Фургонның арткы ишеге ачылып, түшәмдәге тычкан уты урынына көзге кояшның күз камаштыргыч яктысы ургылып керә, һәм оперның «Арестованный Сәйдәшевләр! Балалар белән саубуллашыгыз!» дигән карлыккан тавышы ишетелә.
Шәфыйка апа шунда гына елап җибәрә. Нәҗип Сәйдәшев бер кулы белән хатынын, икенчесе белән бер-бер артлы малайларын кочаклап ала.
«Шушы минуттан мин үземне энеләрем өчен җаваплы итеп тойдым, – дип сөйләде Азат. – Мин инде ятим икәнебезне, әти белән әниебезне беркайчан да, беркайчан да күрмәячәгебезне аңладым…»
«Мин Робертның күшеккән бармакларын Айдарның чак кына зуррак учына салдым…»
«Колак төбемдә әнинең үкси-үкси елавы һаман ишетелеп тора. Ә әтинең «Бирешмәгез! Өметегезне җуймагыз!» дигән әллә боерыгын, әллә васыятен онытасым юк».
«Идәненә бер илле былчырак каткан коридор, тәрәзә пәрдәләренә тәмәке исе сеңгән кысан бүлмәләр, керле гимнастёркалар, кыршылган портупеялар, бетмәс-төкәнмәс кәгазьләр тутыру, кешечә елмаюны оныткан һәм теш аралаш кына сөйләшә торган бәндәләр, көне буе ач тору…»
Азат энкэвэдэшникларның телефоннан сөйләшкән өзек-өзек сүзләреннән үзләрен каядыр еракка, махсус балалар йортына озатырга җыенуларын аңлый. Чыннан да, чолан шикеллерәк бер бүлмәдә, өсләренә майда катып беткән телогрейка ябып, бик астында кундырганнан соң, икенче көнне иртүк балаларны, «кара козгын» га утыртып, тимер юл станциясенә алып китәләр.
Юк, аларны гомуми вагонга, ирекле гражданнар арасына утыртмыйлар. Товар поездына паровоздан соң ук тәрәзәләре тимер рәшәткәле өч вагон тагылган була,