Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
узганны санасын дисең инде?..
– Санасын… Хәтерлисеңме, Атнада чагында сезнең бик матур суга торган сәгатегез бар иде?
– Бар иде шул… Ул сәгать кая китте икән? – диде дә уйчанланып калды Азат. – Беләсеңме, циферблатына «Густав Беккер» дип язылган иде аның. Донбасста өйләнешкәч, әтинең беренче сатып алган малы шул булган…
– Сезнең бар мөлкәтне комиссиягә куеп саттылар… Сәгатегезне Потребсоюз рәисе бик ошаткан дип сөйләгәннәре хәтеремдә. Калганын белмим. Безне дә тиздән башка районга күчерделәр, аннары өченчесенә… Шуңа күрә минем туып үскән авылым дип әйтерлек җирем юк… Мин туган унбиш йортлык авыл колхозлашу елларында ук юкка чыккан…
Белгәнемчә, Азат Сәйдәшевнең дә туган авылы юк иде, чөнки ул Донбасста, соңыннан Шахты шәһәренә кушылып киткән шахтёрлар поселогында дөньяга килгән. Аннары әтисен укырга җибәргәннәр, укуын тәмамлагач, җитәкче кадрларны ныгыту йөзеннән, Татарстанга кайтарганнар…
Азатның фатирын котларга сәгатьне базарда таптым. Шуңарга өстәп яңа ачылган китап кибетеннән калын гына «Татарча-русча сүзлек» сатып алдым.
Кайтып кергәч тә, бүлмәдә түр почмакта уңай урын табып, Чиләбедә эшләнгән шактый зур сәгатьне элеп куйдык, аннары инде, ярты сәгать үткән саен, аның тырышыпмы-тырышып, нәрсәләрендер жуылдатып, шыгырдатып, ашыкмыйча гына, чак кына сакаурак тавыш белән сукканын тыңлап утырдык, шулчакта бик тә канәгать булып, балаларча куанып, ни өчендер бер-беребезгә күз кысыштык…
Һәм менә без, кабат кырык елны (бу вакыт эчендә Азатларның «теге» моңлы сәгате чит-ят кешеләр өендә ничә тапкыр суккандыр, аның моңын аңлаучы булгандырмы? – боларын уйлавы да куркыныч!) кире чигереп, даһи Сталин җитәкчелегендә, ярыша-ярыша, көннән-көн ишәя генә баручы дошман өерен җиңә-җиңә, корбан арты корбан бирә-бирә, «коммунизм кыры күренә» башлаган әкәмәт заманаларга әйләнеп кайттык.
Азат хикәясен узган атнада өзелгән җиреннән башлап дәвам итте.
…Балаларны каядыр көньякка алып китәргә тиешле вагонга кичкә таба җан керә. Башта күрше купега кыз балалар кереп урнаша, аннары чират «Сәйдәшевләр купесы» на җитә. Төрлесе төрле яшьтәге, төрле милләттән булган малайларны өчәр-өчәр итеп башта ике сәндерәгә, аннары тагын өчесен аска – Азатларга каршы урнаштыралар.
Иң ахырдан кергән калкурак буйлы малай, ишек ябылуга ук, монда кемнең хуҗа икәнлеген күрсәтергә теләп:
– А ну, ыбыр-чыбыр, марш өскә! – дип, башта Айдарга, аннары Робертка төртеп күрсәтә.
Азат, әкрен генә торып басып:
– Ә син кем? – дип сорый.
– Һо-о! Бусы ниткән камыр батыр тагын? – ди әлеге малай. – Нәрсә, күз төбеңдәге бер фонарь гына җитмәгәнмени? Тагын берәү кирәкме? Мурзаев абыең ипи шүрлегеңә дә менеп төшәр, күп сорамас!
«Мин моңа уйлап-нитеп, әзерләнеп торырга вакыт калдырмадым, – дип искә ала Азат Сәйдәшев, – үзен Мурзаев дип күкрәк төйгән бу малай актыгы миннән гәүдәлерәк иде, ихтимал, көчлерәк тә булгандыр. Мин, чак кына иелә төшеп, уң аягымны утыргычка терәп, башым белән