Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов
каршысында икенче бер чапкын.
– Син Иделнең уң як ярына кем хуҗа икәнен белмисеңме әллә? Исән-имин кайтырга исәп тотсаң, Мамай йортына сугылмыйча калма!..
Мамай мирзаның Үкәктәге, Идел ярындагы калкулык өстендә күркә сыман кукраеп утырган ап-ак сараена[15] Морадныкына караганда ике тапкыр зуррак бүләк кертеп өйгәч, хуҗа моңа өстәмә ярлык сузган.
– Моннан ары Сарай ханын оныт, мине санга сана. Сыер көтүенә чыбыркысын җуйган көтүче түгел, шәпле үгез хуҗа. Җыйган ясак миңа килә икән, олуг кенәз ярлыгы гомерең буе синең кулда булыр. Танучы булмаса, минем камчы әзер!..
Сүзе җилгә очмасын дип тырышкандыр, ахры, Мамай мирза, Константин кенәзне урыс җирендә олуг итеп таныттыру өчен, хан исеменнән Арык Буга атлы зур илчене куган. Шуннан яңа бер әкәмәт: Мәскәүдәге Дмитрий белән Тверьдагы Михаил, хәзер инде яңа хан алдында бил бөгү өчен, олауны мулдан төяп, юлга кузгалган, имеш…
Алар Морад ханны күрергә өлгерә алмый калдылар. Әллә каян гына Газиз шәех атлы әмир табылды да шул килмешәк Морад ханның гомерен кыйды. Мондый башбаштаклык Мамай мирзага һич кенә дә ошамаган, ул яллаган җанкыярлар, кара төндә Идел суын кичеп, Газиз шәехне йоклаган түшәгендә буып үтергәннәр.
Бичара Габдулла бу хәлләрнең һичберсен дә белми, ул әтисенең олысында туй хәстәре белән яна иде. Сарай тарафыннан көтмәгәндә зур илчелек килгәч, аптыраудан тәмам таралып төште.
– Мамай мирза җәнаплары безне синең хозурыңа куды. Ил бәкләре синең кабат Сарай тәхетенә кайтуыңны сорый…
– Кабат нинди тәхет ул, нинди ханлык?! Мин соң сезгә Мамай сыйрагына ярамаган саен алыштыра торган кәвешмени? – дип, Габдулла, әүвәл усал кабынып караса да, даладагы ялгыз учак сыман бик тиз сүнде.
Шулай икән, тәхет һәм таҗ атлы шайтан коткысы зәмзәм суы, газиз ана кочагы, сөекле ярның оҗмаһ бакчасы, күкрәкләре очындагы татлы чия төшләре шикелле үк ымсындыргыч вә һич туйдырмас икән. Габдулла үз башына бу юлы да риза булды, тискәре кәҗә тәкәседәй, аяк терәп каршы тора алмады. Ә Сарайга килсә, шул ук Мамай кубызы да Мамай чыбыркысы.
Габдулла Актүбәдә бикләнеп яткан айлар арасында урыс кенәзләре туктаусыз яу йөргән икән. Иң элек әле яңа гына олуг кенәз ярлыгы алып кайткан Сүздәл кенәзе Константин Владимир каласын кулына эләктергән Михаил кенәз өстенә ташланган, ди. Михаил чигенмәгәч, тверьлыларга ярдәмгә мәскәүлеләр гаскәре килеп җиткән. Бердәм һөҗүмгә каршы тора алмаган Константин кабат Сүздәленә качкан. Дмитрий белән Михаил, әтәчләнеп, аны Җүнкалага тикле куганнар, ди. Ахыр чиктә Константин үзенең бер кызын унбиш яшьлек Дмитрийга хатынлыкка биреп кенә котыла алган.
Көтүдә үгезләр үзара сөзешә башладымы, бүреләргә бәйрәм. Кенәзләрнең гаскәр дә калдырмыйча калаларын ташлап йөрүен белгәч, Сәркиз бәкне куып, мукшы җирен үз кулына эләктергән Гарәбшаһ атлы әмир хәзер инде урыс калалары өстенә ыргылган, ди. Өч кенәз дә, бердәм гаскәр туплап, мукшыларга каршы чыккан чыгуын да, иллә мәгәр урыс яугирләре, ни галәмәт, нәкъ Пьяна дигән елга ярында,
15