Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов

Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов


Скачать книгу
әмирләрнең шәхси тамгалары төшерелгән сөян таяк алып кайтырга тиеш иде, санап бакса, алар өч дистәдән арткан. Аеруча Барын, Ширин, Аргын, Яүләш бәкләр – барысы да Туктамышны яклый. «Бөркетләр өстеннән гади бер әтәчне башлык итеп куйсаң, бөркетләр дә кетәклектән югарырак очуны онытачак» дигән гыйбрәтле әйтем бар бит. Димәк, йолкыш әтәчләргә генә буйсынудан туйган инде болар. Барын-Шириннәр нәселенә дә кетәклекләр биеклеге түгел, күк капусы тансык!..

      Мамайның астына да кайнар су йөгергән, бер-бер артлы чапкыннарны куып кына тора.

      – Кырымнан чыкканчы, Җанкай каласы янындагы Каратал яланына туктап тупланабыз. Шунда ыстан корып, чирүләргә тикшерүләр үткәрмичә булмас. Кайсы әмир чирү белән килми, шуның олысыннан җәза нөгәрләре[19] көл калдырып узачак!..

      Әмирләр буйсынды, нишләсеннәр инде? Әмма Каратал яланында чатырларны аерым корсалар да, казан астындагы учакларны бергә кабыздылар. Зур ашъяулык җәеп мәҗлес корган чакта яугирләрнең күңелләрендә күмер шикелле көйрәгән утларын чамаларга да, ант-вәгъдәләр беркетергә дә уңай форсат туды. Аеруча Шөлди кырында җиңелү ачысы кичереп кайткан меңбашларның күңелендә гарьләнү дә, үч тә кайный иде, ярсуларын яшерә алмыйча, әүвәл шулар сүз катты:

      – Мамай сәрдәр түгел, валлаһидыр, түгел! Туктамыш хан белән йөзгә-йөз очрашса, аңа яу кырын ташлап ычкыну берни тормый. Койрыгын төлке шикелле генә ялтырата да, эзләп кара аннан. Тын елга буендагы Шөлди кырында да җиңү кошын Мамай аркасында гына кулдан ычкындырдык. Митрәй кенәзнең алгы төмәннәрен пыран-заран китереп бетергән идек бит инде, сәргаскәр киеменә төренгән карачкыларын да тимер җәядән очырган уклар белән тетеп аткан идек. Соңыннан гына белдек, ул карачкы Митрәй кенәз булып чыкмаган. Җебегән, куркак кенәз үз өстендәге сәргаскәр киемен Бренко атлы гап-гади бер бояр иңсәсенә аткарган булган икән. Үзе, мөртәт, гади яугир киемендә, астына җибәрә-җибәрә, башкаларның артына посып йөргән. Урыс гаскәрендә сәрдәр башлык калмаган иде инде ул вакытта, әләмнәре дә күптән ауган иде. Менә шул чагында Мамай мирза татар төмәннәрен алга куган булса, без ул яртылаш кырылып беткән, юлбашчысыз калган урысларны таптап-сытып кына узасы идек бит, аһ, изәсе идек! Ә Мамай, тинтәк, яу кырына алтын-көмеш тәңкәләргә ялланып килгән әрмәннәрне, аланнарны, кумыкларны куды. Кич җитүгә үк кесәләрен акча белән тутырырга хыялланган кеше яу кырына баш югалту өчен керәме соң?! Юк, баш югалтып орышмады алар. Ялан буйлап, бүре кугандагы сыман улый-улый, кыяфәт өчен генә йөгереп йөрделәр дә, Боброк атлы кенәз поскындагы төмәннәрне чыгаруга, койрык чәнчеп качтылар. Аларны күрүгә, Мамай шыр җибәрде. Безне киртә итеп тезеп куйган булса, әле качак әрмәннәрне, аланнарны да туктата ала идек. Иллә мәгәр Мамай капылт чигенергә әмер бирде. Татар төмәннәрен саклап кала, кырдырттырмый, имеш. Менә шулай итеп адәм хурына калып кайттык. Юк, дим бит мин сезгә, мең мәртәбә юк, Мамай сәрдәр түгел!

      – Алайга китсә, Туктамыш та Чыңгыз хан йә Искәндәр түгел инде, – дип, Ширин бәк дөрләп янган утка дары сипте. – Сәмәркандка качкач, Аксак Тимер аңа Сыгнак каласына


Скачать книгу

<p>19</p>

Нөгәр – отряд, гаскәр.