Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров
төзү техникумына укырга керә. Монда да ул иң актив студентлардан санала. Кулъязма журнал, техникумның стена газетасын чыгаруда катнаша. Әдәби түгәрәкнең актив әгъзасы була. Шигырьләр-нәсерләр иҗат итә. Яшьтән үк Тукай иҗаты белән кызыксына. Казанга килгәч, Такташ иҗатына гашыйк була. Соңрак шагыйрьнең үзе белән таныша.
Җәйге каникул вакытында туган авылына кайтып, сәяси-агарту эшләрендә катнаша. Халык каршында лекцияләр укый, әдәби-музыкаль кичәләр оештыра. Бу чорда да шигырьләр, пьесалар яза.
Җир төзү техникумының соңгы курсында укыганда, 1930 елда аны практикага Минзәлә кантонына җибәрәләр. Берничә ай буе авылларда йөри, колхозлар оештыруда катнаша. Минзәлә район газетасында дистәләгән шигырьләрен бастыра.
Техникумны тәмамлаганнан соң, аны Казанның ГРЭС төзелешенә десятник итеп җибәрәләр. Ул Кабан күле буендагы электр станциясе төзелешендә эшли. Бу чорда да язуын активлаштыра. Хәзер инде ул каләмгә күбрәк тартыла. 1933 елда тулысынча журналист эшенә күчә. «Техника» һәм «Пионер каләме» журналларының әдәби хезмәткәре һәм җаваплы секретаре булып эшли. Сугыш башланыр алдыннан, татар радиокомитетында редактор була. 1936 елда ул Казан педагогия институтына читтән торып укырга керә, ләкин тәмамларга өлгерми, сугыш чыга.
1931 елда Алишның «Отряд флагы» җыентыгы басыла. 1932 елда Кабан күле буендагы электр станциясе төзелешенә багышланган «Кабан җиңелде» китабы чыга.
30 нчы еллар уртасында ул әдәбиятка ныклап кереп китә. Балалар язучысы буларак иң популяр әдипләрнең берсенә әверелә. Аның бер-бер артлы чыккан китапларын тәнкыйтьчеләр дә, укучылар да хуплап кабул итә.
Шул ук елларда Алиш драматург буларак көчен сынап карый. Республика театрларында аның пьесалары куела.
Сугыш алдыннан булган унике ел вакыт эчендә йөздән артык мәкалә, очерк, кыска хәбәрләр бастыра. Дүрт пьеса яза. Тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Алиш Җәлил белән 30 нчы еллар башында ук дуслаша. Муса Алиш әсәрләренә рецензияләр яза. Сугыш алды елларында алар бер оешмада эшли. Муса – Татарстан Язучылар союзы рәисе, Алиш балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе була.
Алиш 1941 елның октябрендә Брянск тирәсендә барган каты сугышларда әсирлеккә эләгә. Ул хезмәт иткән часть чолганышта кала. Алишның аягы яраланганлыктан, качып котыла алмый. Беренче кышын Литваның Алитус шәһәре янындагы лагерьда үткәрә. Ул килгәндә, анда 17 мең совет әсире була, кыш чыкканчы, шуның 14–15 меңе кырыла.
Аннан аны Чехословакиягә күчерәләр. Бераздан Франция, Голландия, Польша җирләрендә урнашкан лагерьларда була. Немец алпавыты хуҗалыгында да, заводта да, урман кисүдә дә эшләтәләр.
Шул шартларда да Алиш шигырьләр яза, аны әсирләр зур кызыксыну белән тыңлый.
Седльце лагеренда ул Газыйм Кадыйров исемле кеше белән таныша. Газыйм Алиш шигырьләрен башка әсирләргә укый, аларны ятлап бетерә. Бу хәл Алишка ошый.
– Туган илгә кайтсаң, Казанга барып, тормыш иптәшем Ракыяга, әниемә, туганнарыма барысын да сөйләрсең, шигырьләремне кәгазьгә төшереп, Татарстан Язучылар союзына тапшырырсың,