Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров
алып кайта. Концерт вакытында аларны әсирләр һәм легиончылар арасында тарата. Ул аларны кларнет футлярына салып йөрткән була.
Соңгы мәртәбә листовкаларны Берлиннан Абдулла Баттал белән хыянәтче Мәхмүт Ямалетдинов алып кайта. Ямалетдинов бу турыда немецларга хәбәр итә. Немецлар баракта тентү ясыйлар, Зиннәт Хәсәновның мендәр сүрүеннән дә листовкалар табыла».
Аны, кулга алгач, фашистлар аеруча каты газаплыйлар, листовкаларны кемнән алуын әйттерергә тырышалар. Әмма ул нык тора, иптәшләрен сатмый. Берничә көннән соң иптәшләре Зиннәтне төрмә ишеге алдында күргәч шаккаталар. 25 яшьлек егетнең чәчләре ап-ак булган.
Җәлилчеләр Зиннәтне аеруча ихтирам иткәннәр. Төрмә күзәтүчесе сүзләренә караганда, Муса Җәлил гомеренең иң соңгы минутында, башын кисәр алдыннан, Зиннәт белән кочаклашып басып торган.
Зиннәт Хәсәновның гомере 12 сәгать 30 минутта тугызынчы кеше булып өзелә.
Сарман районында яшәүче язучы, журналист Дамир Гарифуллин якташы Зиннәт Хәсәнов турында болай дип яза: «Туп кебек йомры гәүдәле Зиннәт малай чагында кыядан кыяга үрмәләп, Ябалак тау түбәсенә басып хыялланырга яраткан, еш кына шул тауга менеп, таңнар каршылаган. Гаиләдә бик тиз кул арасына керә ул. Башлангыч мәктәптә укыганда ук, чабата ясарга, каз, үрдәк оялары үрергә өйрәнә. Тимер эшенә дә кулы ятып тора. Күрше-күлән апалар колагы төшкән, төбе тишелгән чиләкләр, комган, мисләр күтәреп керсәләр, «кечкенә мачтер» аларны бик тиз төзәтеп, ямап бирә…
Тугызынчы булып гильотина пычагы астына китерелә. Юк, үлмәде каһарман! Ул безнең арабызга, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең иң якын көрәштәше, аның «иң хәтәр поручениеләрен үтәүче» булып илгә кайтты. Зиннәт Хәсәнов һәйкәл булып туган авылына кайтты.
Иске Кәшер балалары һәм, кайда яшәүләренә карамастан, бөтен татар балалары үлемне җиңгән батыр Зиннәт Хәсәновны хәтерендә саклый, тормышта аның кебек гадел, эшчән, намуслы, Туган иле өчен гомерен кызганмаучы кеше булып үсү турында хыяллана.
Җәлилчеләрнең үлемгә җырлап барулары мәгълүм. Алар үз телләрендә җырлаганнар. Бәлки, ул җыр Зиннәт яраткан «Сарман» булгандыр, кем белә?!»
Зиннәт Хәсәнов турында очерк язганда, без Татарстанның Сарман районы Иске Кәшер авылына, батырның туган ягына бардык. Бик төзек, киң урамнардан, матур йортлардан торган татар авылы икән.
Авыл уртасындагы Мәдәният сарае каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә мемориаль комплекс төзелгән. Таш плитәләргә Иске Кәшер авыл Советы буенча сугышта үлгән 345 кешенең исеме язылган.
Урталыкта – данлы якташлары Зиннәт Хәсәнов һәйкәле. Ватан иминлеге өчен аяусыз сугышкан, фашист концлагерьларында һәм зинданнарында газап чиккән батыр егетнең карашы алга төбәлгән. Ул гүя: «Без ил азатлыгы өчен гомерләребезне бирдек, күп каннар түгелеп, җиңү яуланды, сез, исәннәр, матур итеп яшәгез, безне онытмагыз!» – дип дәшә кебек. Һәйкәлне төзеп урнаштыруга утыз елдан артык вакыт үткән. Аны рәссам-бизәүче, сынчы Ансар Нигъмәтҗан улы Әхмәтҗанов иҗат иткән. Һәйкәлне төзеп урнаштыруда