Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
улактан аккан чишмә челтерәвенә күмелде. Өянәге кузгалгандай бөгелә-сыгыла, Туйбикә көлә иде. Тик бу юньле көлү түгел иде шул.
– Берәү өйләнә икә-ә-ән… Үләм!
– Мин моның бер мәзәген дә күрмим, Туйбикә, – диде егет җитди генә. – Элгәре кызны ияртеп кайтканнар да никах укытканнар.
Кыз, тураеп, кулын бөеренә «кадаклады».
– Ә мин, элгәреләр кебек, җегетләргә иярмим! Эт мәллә мин?
– Сиңа ничек җайлы соң, күбәләк? Өч чакрым ни ул безгә, күтәрәм, әйдә.
– Күтәрмә!
– Алайса, тракторымны кабызам.
– Тракторыңны да кабызма! – Туйбикә, иреннәрен уймак ясап, нәрсәдер уйлады-исәпләде дә: – Өйдән килеп ал! – диде. – Ун машина белән! Авылыгыздан ук кычкыртып чыгыгыз! Тукта, селкенмә! – Кыз аның гимнастёрка җиңен чеметкәләде. – Фу, тукымасы калын. Моны никахка кия күрмә, яме! Ак күлмәк, кара костюм, ялтыравык туфли юнәт, бу әрмийский кирза итекләреңне сал. Үзәктә язылышабыз, мәҗлесне кафеда уздырабыз, дус-ишләрне, туган-тумачаларны чакырабыз. Кимендә йөз кеше! Туй чыгымнары синнән, Нурулла!
Кыз нәрсә генә әйтсә дә, егет «юк» димәде. Әлеге минутларда аны Туйбикә отыры сихерләгән иде. Әгәр күбәләге: «Күктән аен, йолдызын, чүпләп, каршыма өй!» – дисә, ул, мөгаен, хисләрен тыялмыйча, «хуп» дияр иде.
Ахырдан айныды Нурулла. Чамасын чамалап карады. Хәлләр хәл иде. Бабай мирасы – йорт – сәләмә, абзар-кура сәләмә… Өч апасы кияүдә, сырхау анасы – аяксыз. Игезәк сыңары белән икесенең өстендә солдат гимнастёркасы… Һәм менә кесәсендә сукыр тиен дә чылтырамаган Нурулла кыз ярәшә, имеш!
Әни белән апалар киңәшкә ярамас дип, ул «сыңары»на сүз катты.
– Мин өйләнәм, Шәм.
Шәмсулла аның капма-каршысы: үзе дә, сүзе дә ташбака төсле әкрен иде. Ул мунча кыегында каркылдаган каргага карап торды-торды да:
– Нинди симез! Тавык хәтле, – диде. – Безнең ишегалдында бодай соса, гуҗ тәре!
– Аллаһ яраткан кош, соссын! Синнән, миннән сәдака.
– Һи-һи, бигрәк син, Нур, нәкъ мулла абзыйлар төсле пупылдыйсың.
– Онытма, Шәм, без – Киләхмәт мулла оныклары!
– Һи-һи… – «Сыңар» ат төсле мөһелдәп куйды. – Хәтерлисеңме, тугызынчы сыйныфта Мифтах кылый безгә Чурайбатыр тарихын язарга кушты. Карт-корыдан сораштырыгыз, балалар, диде. Без өчәү Бикморза бабайларга кердек. Габдел, син, мин, әйеме? Син бабайның әкиятен и язасың, и язасың, ә без бу вакытта, сиздермичә генә чыгып, бакчадан алма урладык.
– Хәтерлим, Шәм. Бабайның эте чалбар төбеңне умырган иде!
– Ә син нәстә дидең әле? Өйләнәм, дисеңме? Ни бетең белән, Нур?
Нурулла хыял атының ялына чытырдап ябышкан иде.
– Көн-төн җир сөрәм, фермада тирес ташыйм, сиңа пилорамда булышам, вәт шулай туйлык акча җыям, – диде ул. – Шәт, җизниләр әзрәк бурычка бирер. Йа, син ни диярсең, Шәм?
– Ни диярменме? Җир йөзендә кыз-катыннар кырылмыйдыр бит, Нур, ә?
– Сиңа дигәннәре кырыла, ди. Ә минеке берәү генә ул.
Ир туганы – туң күчән – аның «йөрәк эшләре»нә төкерә иде.
– Өйлән, ну түлке соңрак, Нур. Акча бездә бер букча дигән көнне сразы туй гөрләт!
– Без