Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
иманлы карт иде.
– Мәзин иде, бала. Ипи валчыгына да: «Әгүзе әйтеп капсаң – туярлык», – дияр иде. Каенатамның урынын Аллаһ җәннәттән әйләсен берүк!
– Ай-һай, әйләр микән?
– Без аның нигезендә яшибез, Нурулла бала. Елына икешәр Коръән укытабыз, Аллаһ ризалыгы өчен. Абау, бала, шикләнәсеңме әллә?
– Кираметдин бабайга оҗмахлар насыйп микән, Гөлия апа? Йортыгызда хәрәм…
– Ай Аллам! Сиздеңмени, бала? Сизми ни, әүлия бул да, – дип, хуҗабикә аягындагы галошын салып шап-шоп кагарга тотынды. – Мансур, чукрак, акчага коенабыз дип асрый. Тот капчыгыңны, коенырсың! Өстебезгә бер-бер артлы хәсрәт ишелә: башта малай мотоцикл белән бәрелде, аның артыннан кызның малае хасталанды. Каенатам миңа рәнҗиме? Килен Мансурны аздырды диме? Әйтче шуны, Нурулла бала?
– Озак сөйләшмәдек. Озакламый үзем кайтып, колакларын борам, диде.
– Кем, бала?
Хәзер «теге дөнья хәлләре» Нурулланың үзенә дә мәзәк тоела иде.
– Каенатаң инде, Гөлия апа.
– И-и, шаян кеше син, Нурулла бала. Ничә ел кызыл туфракта череп ят та аннан терел, янәсе.
– Мин терелдем бит менә.
– Әй, син свижи мәет кана, бала.
– Нишлибез, Гөлия апа? – Рәис шаяртудан туктады. Сәнәгенә таянган Мансур абзый, мин җиңдем дип кәефләнеп, кетер-кетер көлде.
– Минем хуҗалыкта – минем закун, баста!
– Ә Чурайбатырда минеке, – диде Нурулла. – Мин сезне аксакаллар хөкеменә тапшырам. Гаиләгезне авылдан куаргамы, кумаскамы, әйдә, хәл итсеннәр.
– Чү, бала, ил-көннән кая сөрәсез?! – дип елап җибәрде хуҗабикә. – Чукрак абзаңны үзем җайлыйм, аерылышабыз дисәм, коты ботына төшә аның, хәзер абзарны тегеләрдән чистарта-а!
– Бүген үк аерылам диген, Гөлия апа, иртәгә кадәр сузма. Ачуым яман, беләсез!
«Ачуым яман, беләсез…» Әйе, синең холкыңны беләләр, Нурулла. Чөнки син урамнан үткәндә, һәр капка ярыгыннан, һәр тәрәзәдән күзләр озаткан. Күзләр булмаса, этләре өреп калган. Яратканы яраткан, нәфрәтләнгәне нәфрәтләнгән. Син – колхоз җитәкчесе, үзенә күрә хуҗа, ихтимал, барысына да ярап та бетмәгәнсеңдер. Кайберәүләр үз бәхетсезлегендә сине гаепләгәндер, ә икенче берәүләр рәхмәт кенә укыгандыр. Ә бүген син алар өчен әүлия икән… Сизәсеңме-тоясыңмы, халык чынбарлыктан арыган, ул могҗизага сусаган. Аның берара матур әкиятләргә ышанасы килә! Чынлыкта авыл синең гап-гади кеше икәнеңне таный, ләкин егерме ел хуҗалык сөйрәгән рәис барысын да туйдырган, алар сине гайре табигый сыйфатлар белән чуарлап-бизәп, әүлия исемле яңа зат тудырган. Сәбәбе дә булды: йөрәгең типмәде… Өсләрен – бөтен, тамакларын тук итәм дия-дия, артыгы белән җиргә беректе Нурулла. Элгәре морҗалардан бөркелгән төтен адәм баласының күк белән бәйләнешен искәртә, бисмилласын кушып пешергән ипи исе, галәм киңлекләренә таралып, дөньясын хушландыра иде. Нурулла Азизов иң беренчеләрдән булып Чурайбатырга газ торбалары суздырып, «төтенсезләр авылы» дигән кушамат тактырды. Баксаң, төтенсез авыл күңелсез һәм шыксыз авыл икән. Юк икән күкләр белән тоташу! Быел тау итәге дә догасыз тилмерә.