Сөйлим, тыңла…. Нәбирә Гыйматдинова
аны укытырга урнаштырам, дип, Казанга киткән җиреннән суга чумды. Авыл тормышын бер дә өнәми иде, анда нәчәлник сымаграк ир тапкан, ди. Аннан соң унбиш ел узды. Мин дә яңадан өйләнергә уйладым. Фәнисә апаңны ошата идем, аңа сүз каттым. Син дә парсыз, мин дә парсыз, арканы аркага куеп булса да ятарбыз, дидем. Ризалаткан идем дә… Ул мулла белән киңәшкән, ә тегесе – чалмалы хәсрәт: «Шамил бишенче тапкыр никахлана алмый, шәригатьтә мөселман бәндәсенә дүрт кенә катын каралган, Аллаһ каршында гөнаһ кылмагыз», – дип, Фәнисәне орышкан. Киреләнде инде шуннан соң апаң, иптәш… дим, персидәтел. Мин сиңа хәрәм дә хәрәм, ди. Әни каргагандыр мине, ялгызлыкта интек, малай актыгы, дигәндер.
– Берәр бәрәңге тәгәрәткәч эндәш әле, Шамил абзый, гәпләшеп утырырбыз, – диде Нурулла. – Иркенләп чәй эчәрбез.
– Рәис белән чәй эчкән бар анысы. – Абзыйның йөзенә кояш кунды. – Ә мона әүлия белән юк. Шунысы кызык аның! Авылда ниләр генә сөйләмиләр, шулар чынмы соң, иптәш…
– Утыныңны яр, Шамил абзый!
Кәефе кырылган Нурулла Кәбирләргә табан борылды. Монысының ипи шүрлеген җимерергә микән әллә?! Ферма мөдире – уң кулы бит, билдән бөртектә йөзә бит! Кичә генә «хатын дүрт сыер сава, сөт файдалы кәсеп икән, дәүләткә тапшырабыз» дип мактанды, хәйләкәр төлке! Аның көненә өч тапкыр өен әйләнеп килүен дә, жәлт кенә арба төбенә йә печән, йә силос түшәгәнен дә күрмәмешкә салышты рәис. Хуп, аннан-моннан чәлдермәсәләр, колхоз колхоз буламыни ул. Бу гадәт авыл халкының канына сеңгәндер, мөгаен. Бабасы урлаган, атасы урлаган, оныгы гына әдәп сакламас, билгеле.
Кәбир ишегалдындагы зур ләгәндә бәрәңге боламыгы изә иде. Бәрәңге парыннан аның күзләре яшьләнеп, яңакларына тамчылар тама иде. Хуҗа капкада рәисне күргәч, чак кына борыны белән табагына кадалмады.
– Бәтәч, Нурулла туган, нинди җилләр ташлады?!
– Төньяк җилләре сезгә табан исә иде дә мине дә үзенә ияртте. Алла куәт бирсен!
– Миңамы? Эһе, рәхмәт. Менә хатынга булышам, – диде Кәбир.
– Булыш, булыш! – Нурулла карашын юри читкә борды. – Әзрәк су салып болгат, бәрәңгең коры.
– Миңа бер-бер гозерең бар идеме, Нурулла туган?
– Юк. Ә соравым бар иде. Син кем?
– Ә?
– Син кем, диләр?
Тезләнгән Кәбир аякланды. Аның авызы ачылган, күзләре шарланган иде.
– Минме?! – диде ул, күкрәгенә төртеп.
– Син, син!
– Үртәмә, Нурулла туган. Кәбир Ибәтов мин. Ферма мөдире. Үзең куйдың, туган эшлә дидең.
– Ничек «эшлә» дидем?
– Инде… Эшлә дип, намус белән, дидең, Нурулла туган. Инде күпсенмә, арба төбенә генә, арт шәрифләремә йомшак дип кенә салыштырам шунда. Угры дип сүгәсеңмени инде, туган? Ярар, бүтән чеметем дә апкайтмам. Ике күзем чәчрәп аксын!
– Юк, син апкайт, Кәбир, чеметем генә тагын апкайт! Колхозның аның шул ягы күңелле дә. Мин сине урларга күрше авыл хуҗалыгына җибәрә алмыйм бит, әйеме? Намусның мәгънәсе тирәнрәк, Кәбир. Оятсызда юк та әле ул. Дүрт сыер дисеңме?
– Берәү, Нурулла туган, – диде Кәбир кызганыч