Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов
янәшәсендәге җимерек өстәл өстенә шудырды.
– Мәгез, сезгә акча кирәктер… Менә, бөтен булганын калдырам. Яхшылыгыгыз өчен булыр…
– Сез нишлисез? Хәзер үк кире алыгыз!
– Рәнҗетмәгез мине, Таһир, алыгыз…
– Сез нәрсә?! Мин моны акча өчен эшләмәдем. Мин, гомумән, бернинди яхшылык та кылмадым.
– Алыгыз, сезнең алуыгыз миңа кирәк. Дога кылырсыз. Җаным тынычланыр, ичмасам. Хәер итеп алыгыз… Тормышымдагы иң кадерле әйберемне табып бирдегез бит… Югалган булсалар, үземне кичермәс идем, тыныч кына яши алмас идем…
– Беләсезме, сез болай итегез. Миннән рәтле-башлы дога чыкмас, бу акчаны алыгыз да мәчеткә барыгыз, Таһирыгыз исәнлегенә дога укытыгыз. Һәм моны ышанып, ышанып кына түгел, инанып эшләгез: исән әле ул сезнең Таһирыгыз…
– Исән? Ничек исән? Сез каян беләсез?
– Минме? Мин менә шушы хатлардан укып белдем. Бу хатларны язган кеше тиз генә югалырга тиеш түгел. Аның мәхәббәте шулкадәр зур һәм көчле, аңа ул югалырга ирек бирмәячәк, Зөһрәсе хакындагы хатирәсе булып яшәргә дәртләндереп торачак. Шул Зөһрәсе хакына, киләчәге, бәхете хакына яшәтәчәк… Ул, бәлки, әллә кем дә түгелдер, бәлки, менә безнең кебек, менә минем кебек урамда яшидер, әмма ул чын, ихлас, дөрес кешедер… Иманлы бәндәдер… Мин моны тоям, хәтта беләм дә… Алыгыз акчагызны, барыгыз мәчеткә, дога укытыгыз, теләкләр теләгез. Табылыр Таһирыгыз, табылмый калмас…
– Рәхмәт, мең рәхмәт сезгә. Акыллы кеше икәнсез. Халык бит сезнең кебекләрдән курка, шикләнә. Ә сез менә нинди икән… Шуның өстенә Таһирымны да хәтерләтәсез. Юк, йөзегез, тавышыгыз белән түгел. Күңелегез белән Таһирга охшагансыз сез…
Хатын күз төпләрен сөрткәләп алды. Кыюсыз гына үрелеп, өстәлдәге йөзлекләрне дә кире сумкасына салып куйды. Китәргә җыенды. Тагын бер мәртәбә йөзен күтәреп, Таһирның күзләренә тутырып карап торды.
Кемнедер танырга теләдеме? Нидер сизендеме?
Ләкин ул ныклап танып, тоеп бетерә алмады булса кирәк, салмак кына борылып, ишеккә табан китеп барды.
Таһирның эчке бер җирендә, җан яшәгән урында, ниндидер нечкә кыл тартылып куйды. «Китә бит! Тагын китә! Югала!..» Нидер кылырга, нәрсәдер эшләргә кирәк! Бик мөһим бер сүз, сәбәп уйлап табарга кирәк!
– Зөһрә ханым!
– Ә?..
– Зөһрә ханым, яңа адресыгызны калдырмыйсызмы соң?
– Ә нигә ул сезгә?
– Нигә дип… Тагын хатлар табылса? Ничек тапшырырмын соң аларын? Сезне ничек табармын?
– Юк-юк… Утыз гына хат иде алар. Барысы да шушында, рәхмәт…
– Шулай да, калдырыгыз адресыгызны… Тагын нәрсә дә булса табылып куйса китерербез…
– Ярый, алайса, язы, гыз…
Зөһрә килгән көннән соң, Таһирның күңеленнән тынычлык китте, аның урынына моң керде. Сагыш та, борчу-мазар да түгел, нәкъ менә моң! Чын татарча, безнеңчә моң! Аны бер сүз белән генә аңлатып та булмыйдыр… Әллә буламы? Бәлки, көрәштер ул? Әйе, моң – көрәш ул. Бәхет белән бәхетсезлек көрәше. Аларның бергәлеге, хәтта гармониясе!
Таһир күңелендә дә бер үк вакытта аяусыз һәм итагатьле көрәш