Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов

Ходай бүләге - Галимҗан Гыйльманов


Скачать книгу
кына тоттырды да үзе каядыр чыгып китте. Шулай озак кына югалып йөрде. Ул остаханәгә кайтып кергәндә, алар белән эшләүче ике оста, агач юнып, пыяла кисеп, Таһирның рәсемнәрен рамкага урнаштырырга тырышалар иде.

      – Нишлисез сез? – дип сораганын сизми дә калды Таһир.

      – Кушканны эшлибез. Картлач һәр сурәтне рамкага урнаштырырга боерды. Күргәзмәгә җибәрәбез, ди. Бәхет елмайды сиңа, Таһирҗан…

      Шунда Хәсәнша ага үзе кайтып керде. Ул тын-сулышын тигезләгәнче, Таһир сорап өлгерде:

      – Хәсәнша ага, нишләтәсез боларны?

      – Күрмисеңмени, Казанга әзерлибез…

      – Нинди Казан? Ни өчен?

      – Күргәзмә өчен… Күргәзмәгә җибәрәбез синең бу циклны.

      – Нинди күргәзмә?

      – Ярый, анысы чёрт с ним! Беләсеңме син кем?

      – Кем?

      – Син… Син… Талант! Гений! Хотя… бу хакта синең үзеңә әйтергә ярамый бугай…

      – Мин берни дә аңламыйм…

      – Беләсеңме нәрсә?.. Синең бу эшләрең бөтен дөньяны шаккаттырачак әле… Каян таптың бу образларны? Бу типларны каян эзләп таптың? Бу бит… ачыш, могҗиза! Портрет төшерүдә переворот, революция ясагансың бит син, малай актыгы! Шуны төшенәсеңме? Әллә һаман күзле бүкән кебек аңгыраеп торасыңмы?

      – Берни дә аңламыйм, ей-богу!

      – Аңламыйсыңмы?

      – Юк…

      – Менә кара бу портретка. Бу бит чын портрет түгел. Бу бит – символ, заман символы! Бу кадәр шартлылык, фантазия… Әмма шунысы гаҗәп: монда тормыш тормышның үзенә караганда да чынрак сурәтләнгән! Менә бит хикмәт нидә! Ә менә монысы! Күзләренә, күзләренә кара. Әнә-әнә, син бит, егеткәй, бу күзләрдән җан суырылып чыккан вакытны тотып алгансың… Күрәсеңме, әнә ул, әнә җан бөртеге… Ә менә монысын кара! Моңа кадәр, бәхет белән бәхетсезлек бергә яши алмый, диләр иде. Ә синдә алар бергә! Алар дуслар! Алар туганнар! Алар аерым-аерым яши алмыйлар. Сурәттә яңа фәлсәфә бу, яңа дин, если уж на то пошло! Их син, Таһирҗан, ярый кайттың әле, сөендердең картлачның җанын… Рәхмәт сиңа, балакай…

      Таһир Хәсәнша картны танымады. Ул шундый матур иде бу минутта, яшь иде, бәхетле иде, канатлы иде! Бер сурәттән икенчесенә очып йөргән бу сабый күңелле картны кочаклап аласы килде Таһирның. Ләкин ул белми: бу ярый микән?

      Хәсәнша картны туктату мөмкин түгел иде.

      – Аңламасаң, бик аңларсың әле… Сиңа аңламасаң да ярый. Син эшлә генә, иҗат ит! Аңларга тиешлесен без аңларбыз, аңлатуын да аңлатырбыз… Ә син беләсеңме мин каян кайттым? Менә әле генә каян кайттым? Юк, белмисең. Почтага барып килдем. Казанга телеграмма суктым. Үзәк күргәзмәләр залында «Замандаш портреты» дигән халыкара күргәзмә ачыла. Шуңа синең исемне җибәрдем. Күптән бер кеше сорыйлар иде. Ул дәрәҗәдә куярлык рәссам булмагач, хәбәр итми тордык. Ә менә бүген синең исемне атап кайттым…

      Таһир барыбер берни дә аңламады. Аңламаса да, бик рәхәт иде аңа. Ул рәхмәттән башка бер сүз дә белми иде бу минутта.

      – Рәхмәт, Хәсәнша ага…

      – Рәхмәт? Без рәхмәт әйтергә тиеш сиңа, Таһирҗан. Ходай Тәгалә мәрхәмәтенә ирешкән җан бит си�


Скачать книгу