Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов
төрле әтрәк-әләмнәргә ияреп, кайчакта, кичә генә төрмәдән чыккан шикле бәндәләргә кушылып, иске йортлар сүтеп йөрде, базарда йөк ташыды, бер дә булмаса, шешә җыеп тамак туйдырды. Ләкин кеше таларга күнегеп китә алмады. Сорамыйча алгалады, әмма урамда сату итүче татар карчыгының соңгы тиенен тартып алырга аның кулы да, күңеле дә күтәрелмәде. Бомжлар рәтенә төшүдән Таһирны ике генә әйбер тотып тора иде – аның паспорты бар, һәм ул әле һаман да урыс карчыгында фатирда тора…
Бердәнбер көнне ул алардан да колак какты. Кыйналып, ике ай җир астында аунаганнан соң, бөтенләй кешелектән чыгып, дөньялыктан ваз кичеп, кайчандыр кем тарафыннандыр уйлап чыгарылган сәер бер тормышта яши башлады.
Таһир алай ук көчсез түгел иде бит. Өметсез булса да, бу кадәр көчсез түгел иде… Их, шул өметсезлек кешелектән чыгарды да инде аны! Зөһрә аңа караганда мең мәртәбә көчлерәк булып чыкты. Ул үз хыялыннан, үз максатыннан бер тамчы да кире чикмәгән, өметен өзмәгән. Йөрәген какшаткан, әмма рухын имгәтмәгән…
Таһир үз өмете, үз максаты өчен ник көрәшмәде соң? Язмышы, бәхете өчен ник көрәшмәде? Үзенең кешелеген саклап калу өчен нигә кыл да кыймылдатмады? Мәрхәмәтсез, игелексез тормыш агымына бөтен чүп-чар белән бергә иярде дә китте…
Табарга була иде бит, ник эзләмәде ул Зөһрәне? Зөһрәнең кияүгә чыкмыйча аны көтеп ялгыз калуын ник тоймады? Мәхәббәт – тоем бит ул. Ник тоймады? Аракы сөреме аның бөтен күңел тоемын, җан җылысын бетергән булганмы? Ник? Нигә? Ни өчен?
Зөһрә килде дә китте, ә Таһир мең төрле сорау белән ялгызы торып калды. Ул үз күңелендәге авыр, газаплы моңны кая куярга да белмәде. Аптырагач, эштән бушап торган араларда, кәгазь-карандаш алып, Зөһрәнең яңа сурәтен төшерә башлады.
«Гаилә»дәгеләр Таһирның хәлен бик тиз аңлап алдылар. Шуңа күрәдерме, аны борчымаска, юкка-барга күңелен талкымаска, итагатьле, игътибарлы булырга тырыштылар.
Бүген Таһир гадәттәгедән иртәрәк уянды. Уянып, дөньяны тыңлап ятты. Әнә соңгы берничә елда туганлашып киткән дуслары да уяныша башладылар. Һәрвакыттагыча, Сало белән Чүлмәк талашып алдылар. Люмин, бу ыгы-зыгыны ишетмәскә теләгәндәй, ниндидер шомлы, кыргый бер җыр шыңшып йөрде. Бөке, өйдәге тавышның тынганын гына көткән кебек: «Усал кеше үз каныннан чишмә ясап эчә», – дип, иртәнге гаугага үзенчә нәтиҗә ясап куйды. Аңа каршы килүче дә, җөпләп сүз әйтүче дә булмады. Бу көйсез җаннардагы бөтен усаллык шул бер-ике әрепләшү сүзе белән чыгып беткән иде. Салкын иртәдә дер калтыранып уянган урам сукбаеның күңеле ничек тыныч булсын да үзенең шыксыз тормышына җаны ничек үртәлмәсен?! Шуңа күрә иртәнге талаш-гауга – бомжлар арасында гадәти хәл. Таһир моны аңлый, шуңа да күңеле тыныч аның.
Ашарга чакырдылар. Бүген табын мул иде. Кичә шактый акча эшләнгән. Җылы аш булмаса да, кайнар чәй һәрвакыт бар. Ит бар, май бар, ипи бар. Иртән аракы эчү тыелган. Сало көн саен иртәнге аш алдыннан әйтә торган сүзен әйтүгә, барысы да, дәррәү килеп, ташландык каплардан әмәлләп ясалган өстәлгә ябырылдылар…
– Ризык дога кебек, күңелең белән никадәр