Җан сөенече. Роза Мулланурова
арттыруын белә. Кызлары белән улы – тугыз-ун яшьләр тирәсендәге ике бала – бер-берсенә сыенып утырганнар да кесә телефонындагы уен белән мавыкканнар. Рита, гадәтенчә, телефонны колагына киеп куйган да өзми-куймый кем беләндер бәхәсләшә, киңәшләшә, кемгәдер йомыш куша, виртуаль дөньяда яшәвен, җан талашып көрәшүен белә. Заман ахырында ата – улны, ана кызны белмәс, дияр иде әбисе, исән булса. Заман ахыры шушы инде әллә?
Күз камаштырырлык ак кар диңгезе, иксез-чиксез дәрья булып җәелгән кыр… Кышкы көннең үз матурлыгы, үзгә сихере бар шул. Бар күңелләр аклык белән тула. Кош булып, дөньяны иңләп-буйлап очасы килә. Күңел почмагында посып утырган икеләнү-шикләнүләр дә эреп акты бугай: әле ничек боларга иярәсе, дөньяга чыгасы итте! Чит-ятлар түгел, Рита белән кайсы заманнардан бирле аралашып яши, әллә кая чакырмас. Үзенчә шаяртуыдыр… Чакырса тагы… Дүрт стена арасында дөрес кенә яшәү дә туйдыра икән берзаман. Иркенлек тели кеше җаны да, киңлек…
Табышмакка – өченче класстагы мәхәббәт дигәннәренә дә җавап табылса, кызык буласы иде дә бит… Юк, шаярту ич бу! Нинди мәхәббәт булсын ул?
Күз алдыннан балачагы йөгереп үткәндәй булды. Ак йөзле, калын толымлы, оялчан гына кыз иде бит ул. Мәхәббәт аңлатучы? Юк! Каян килсен аңа дигән гашыйк җан?
Болай әйбәт укыды ул. Ятлап, тырышып, әзерләнеп түгел, хәтере яхшы булганга, ударниклар исәбендә йөрде. Ялтырап алга да чыкмады, артка да калмады. Ә мактанырлыгы шул калын толымы гына иде бугай. Арткы партада утырган бер малай кыз баланың үреп өеп куйган чәч толымын сүтүдән тәм таба иде шикелле. Исеме кем иде соң әле? Тел очында гына. Ә-ә, Рафис. Кызлар, юри үртәп, «Рәфис» диләр иде. Тегесенең шуңа никтер ачуы кабара. «Рәфис – артык нәфис, алай димәгез» димәсә дә, исеменең катырак яңгыравын тели иде, күрәсең. Аны үртәвен хәтерләми ул. Ә малай, Зәриягә үч иткәндәй, толым очын сүтүдән кызык таба. «Ник бәйләнә ул миңа? Чәчне сүтә, мыскыл итә», – дип, әнисенә дә зарланганы булды. Әнисе елмаеп кына куйды, ә абыйсы, җиденче сыйныфта укучы Кәрим: «Ә син бирешмә, үзеңне якларга өйрән! – дип киңәш итте. – Тисә, миңа әйт, арт сабагын укытырмын!» «Сугышып йөрисең генә калган, – диде әнисе, ачуланып. – Хафизовлар белән бәйләнмә. Укытучы малае ул да, сез дә… Болай да күз өстендәге каш кебек… Күзәтеп торучы, гаеп эзләүче табылыр. Юктан тавыш чыгармагыз!»
Озак көттермәде, икенче көнне үк чыкты тавыш. Чәч толымының очын Рафис бармагынамы, нәрсәгәдер урап маташуын сизеп алды да, абыйсы өйрәткәнчә үзен якламакчы идеме, ялт кына борылып, тегенең яңагына ялтыратмакчы булды Зәрия. Кисәк борылуга каушап калган малай кулындагы корыч каләмле ручкасын аңа таба сузып өлгерде. Каләмнең үткен очы кул аркасына кадалды. Чәчрәп кан чыкты. Каннан курыктымы, сабыр савытының тулып ашуы хак идеме, күз яшен тыя алмыйча, кыз ишеккә ташланды. Өйләре мәктәптән өч йорт аркылы гына иде. Мәктәптә дә, урамнан да үкереп елап кайтмады кайтуын, ә капканы ачуга, яше елга булып акты.
Әнисе, тыныч холыклы, сабыр әнкәсе, кызның канга буялган кулын күрүгә агарынып китте. Гомерендә сарык бәрәненә дә кул