Җан сөенече. Роза Мулланурова
Фазилә, ни әйтергә белми аптырап, тәрәзәгә текәлеп торуын белде. Еллар буе кул тими яткан акбүз, өр-яңа юрган, сандыктан чыгып, кәнәфи читенә кунаклаган. Бу шомлы бүлмәдән чыгып качасы, кар шыгырдатып, көянтә-көянтә су ташыйсы иде хәзер. Текәлеп, барысы да аннан җавап көтә. Көтеп-көтеп тә тыны чыкмагач, әллә тавыш-гауга чыгарганы өчен оялтасы килеп, ә бәлки, дәртләндерергә теләптер, Маһирәттәйләре:
– Үзең тапкан карта, тарта-тарта аша, дияр иде бабаң, исән булса, – дип куйды. – Әйдә, «ә»сен әйткәч, «б»сен дә әйт инде. Баягынак нәмәрсә дип тузына иең әле?! Кайсысы шулкадәр кыздырды суң каныңны?
Фазилә, ник сүз куертканына үкенгәндәй, калтыранган бармаклары белән юрган читен бөтерүен белде. Әллә нигә сулкылдап, авыр көрсенеп:
– Баягынак суга чыккан ием коега… – дип башлады да туктап калды.
– Беләбез! – Киленнәре, һәр сүзне келәшчә белән суырып алырдай булып, аның авызына текәлгән. – Кара-чутырның ни дигәнен генә әйт тә…
Әниләренең йөзеннән күләгә шуып узды. Кушамат тагып, кемнедер кимсетеп сөйләшүне элек-электән өнәми иде ул.
– Кем? – диде кырыс, таләпчән тавыш белән.
– Теге… кем инде, Мәүлидә…
– Апа, диген! – дип өстәде әниләре, ишетелер-ишетелмәс кенә.
– Шул Мәүлидә апа инде: «Бибисара хәл эчендә, диләр, дөресме?» – дигән була. Синең ни эшең бар, димәкче ием дә… дәшмәдем инде. Хәер, шуннан, дигәнмен икән. Ә ул: «Бәхилләшәсе ие бит, дөньяныкы – дөньялыкта!» – дигән була. Әҗәтканә, эзең булмасын, бусагага аяк бастырмыйм… – Шулчак әнкәсенең тәмам төсе качкан, чырае сытылган йөзенә күзе төште дә: – Юк-юк! Анысын ук әйтмәдем! – дияргә ашыкты. – Әйтәсем бик килсә дә, телемне тешләдем. Син уйлама! Андый ук җүләр түгел ич мин. Беләсең!
– «Күрше хакы – Тәңре хакы» дигән борынгылар… Күрше белән ачуташлы булырга ярый рәзе? Бергә гомер иткән күрше белән шулай сөйләшәләр димени?
Маһирәттәйнең сүз кыстыруы Фазиләне янә ярсытып җибәрде:
– И Маһирәттәй! Ни-нәрсә беләсең соң син? Арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит ич сиңа… Ә миңа… Җиткән кыз булгач ишеткән сүз йөрәккә уелган! Хурлыгына ничек түздең, диең! Бака ботын кыстыргандай өйрәтеп торма.
– Ипләп! Телеңне алай озайтма! Төн йокламый кем утыра әле әнкәгез янында? Шул түтәгез түгелме? – Сүз көрәштерүләр киленнең саруын кайната башлаган иде, ахрысы, алгы якта самавыр кайнавын сылтау итеп, чыгарга ашыкты. Артыннан иярергә кушып, тегеләргә дә кул изәде.
Соң чиккә җитеп алҗуын сиздереп, әниләре күзләрен йомган иде инде.
Изрәп ял итәргә бик теләсә дә, күзеннән йокы качты шул әнкәләренең. Бу якты дөньяны калдырып китәсе кешенең гөнаһлы җирдә әле яшәп калачак дәвамына – газиз балаларына әйтәсе килгән сүзләре, үгет-нәсыйхәте бихисап та бит… Тыңлыйлармы, колак салалармы соң алар ачы тәҗрибә авазына? Ялгышлар ясый-ясый, абына-сөртенә, үзләренчә яшәүне артык күрүләре хакмы? Хәер, табигать кануны бит бу: картлар китә, яшьләр кала. Яшен яшәгән, ашын ашаган карт-корының – китәселәрнең – нинди уй-гамьнәр белән бу дөньядан кичүен, әрнү-хәсрәт