Җан сөенече. Роза Мулланурова
кенә булмасын, илне саклау, армия хезмәте аша узу ир-егет өчен горурлык санала иде. «Армия ир-егетне ныгыта-чыныктыра» дигән тылсымлы сүз канга сеңгән иде. Соңгы елларны хәллерәк кешеләрнең, төрле хәйләләр корып, үз балаларын армия хезмәтеннән йолып калуларын ишетеп-белеп торабыз. Төн йокымны йокламыйча уйлап чыгам, кайсы юл дөрес икән: баруымы, калуымы?
– Улым, синең бит әтиең – исем-дәрәҗәле кеше. Белгәнемчә, бүтән баласы юк. Аны беләләр, сүзенә зур кешеләр колак сала торгандыр. Барып аягына егылырга әзер мин. Булышсын. Ярлы тәкәббер булып та ни кыла алабыз? Бурычлы булып калмабыз, эшли-эшли түләрбез, – дидем.
– Әти янына бару ярый. Иртәме-соңмы, барыбер бер танышырга кирәк ич безгә, – диде ул, уйланып. – Әмма…
– Гомергә бер мәртәбә аннан ярдәм сорарга да ярыйдыр?
– Әни, мин язмыш каһәреннән куркам.
Мин тетрәнеп киттем.
Дөнья байлыгы олигархлар кулына күчте. Тир түгеп, бил бөгеп, тырыш хезмәте белән көн күрүчегә сан, кадер калмады. Кем күбрәк йолкый, хәрәм мал исәбенә байый ала – шул көчле. Көчленеке замана!
– Улым, – дидем. – Син ялгышмыйсыңмы? Әҗәткә акча җыям.
– Юк, әни, – диде ул, кискен, кырыс итеп. – Әйттем ич, мин язмыш каһәреннән куркам! Син үзең уйла… Мин армия хезмәтеннән куркып качып калдым ди. Әмма бала кемгә дә газиз. Кемнеңдер кадерлесе утка барып керәчәк. Күрәсене күрми, бәндә гүргә керми.
Балалыгы белән ялгышты. Чык бөртегедәй саф иде шул ул. Дөньяга, кешеләргә артык ышана. Хәер, бу – минем хатам. Мин аны үзем шундый итеп тәрбияләдем. Гадел бул, дип үстердем. Ул гадел иде. Кайчак эштән кайтасың, көндез ашар дип калдырган ипи кисәге дә шул көе. «Ник ашамадың?» – дисәм, «Ә син?» – дия дә бәгырьне өзә. Бер сыныкны икегә бүлеп яшәдек. Ач булмадык. Улым яшьтән үк кул арасына керергә тырышты. Кайтуыма өйне җыештырып, каралган кер күрсә сыгып куя. Кыз баладан да тәүфыйклырак булып үсте. Нигә сөйлим соң мин сиңа боларны? Берәр нәрсә үзгәрәме? Юк, әлбәттә.
Ходай Тәгалә атабыз Адәмне беренче пәйгамбәр итеп әүлиялар өммәтеннән яраткан. Адәм, ягъни кеше, үзе бербөтен булырга тиеш кылынган. Әмма күк кәнсәләрендә ниндидер хата киткән, риваятьләр «аллалар сугышы нәтиҗәсендә фаэтон урталай ярылган, адәм затыннан булган бәндәләр ир һәм хатынга аерылган» дип ышандыра. Шуңа күрә дә егет кыз эзли, ир хатынсыз яши алмый. Әмма алар бертигез хокуклы. Икесе дә кеше. Әгәр ир – хатынны, хатын-кыз бүтән берәүне буйсындырырга омтыла икән, тигезлек бозыла. Ә кешелекнең бөтен бәхетсезлеге шуннан башлана да инде – адәм баласының кем өстеннәндер хаким, баш булырга омтылуыннан… Кешене кеше буйсындырырга тырышудан. Ә ир белән хатын бер-берсен тулыландырып, яратып, сөеп, һәркайсы үзендәге бар яхшыны, наз-иркәлек, сөю-сәгадәтне икенче яртысы белән тигез бүлешеп яшәгәндә генә, бәхет төшенчәсе чын, тулы мәгънәсендә ачыла. Бәхетле бала туа.
Бәхет минем яннан сиздерми узып китте. Без синең белән ике яртыдан бербөтен булып берегә алмадык. Газизебезне мәхәббәт аурасында үстерү-тәрбияләү насыйп булмаган, чөнки син сукыр, мин артык горур…
Улымны