Җан сөенече. Роза Мулланурова
Бәлки, үзендәдер гаеп?.. Һәммәсен йөрәгенә җыйды. Алай ярый рәзе?! Фазиләгә йөкле иде. Шул чакта кичергәннәре сабый йөрәгенә эз салган булса? Булмас димә!
Күрше Мәүлидәнең Сабирҗаны белән Касыймнарның Муллаяны сугышка бер көнне, бер атка утырып чыгып киткән иде бит. Өч елдан артык ут эчендә, сугышта йөреп, Муллаян авылга кайтып төште. Яраланып, михнәт чигеп, нык бетәшеп, әмма үз аягында кайтып керде. Ә Сабирҗан әйләнеп кайтмады. Суга төшкән кебек юкка чыкты – хәбәрсез югалды. Кара кәгазь генә килде. Нишлисең, үз иркендә түгел шул яугир. Өч бала белән яшь көе ятим калган күрше Мәүлидәне жәлләп и елаган иде Бибисара. Жәлләмичә! Авылда бер чибәр иде ич Мәүлидә. Сабирҗаны – егет солтаны! Хәлил белән Галиябану булып уйнап, халыкны шаккатырган, елаткан чаклары, ул җырлаулары дисеңме! Бер-берсенә тиң яр, дип тормады, очты бәхет кошы. Койрыгына ябышып, саклап кала алмыйсың. Оча да югала икән.
Кичке шәфәкъ сүнеп барганга ифрат серле тоелган, карлы-сыкылы абага яфраклары тоныклана төшкән тәрәзәгә күз текәп, үз уйларына чумып ята ул менә. Сугыш чорында үпкәне куырган суык төзәлмәс чиргә әйләнде бугай. Китмәскә… алып китәргә, ахры, исәбе. Көннәр язга авышканда китеп барасы килми бит әле! Күп тә үтмәс, карлы абагалар эреп агар. Кояш елмаер, тып-тып тамчы тамар. Ярсып-дулап ташу агар. Бакча ак чәчкәгә күмелгәндә, ни җаның белән тыныч кына ятмак кирәк? Якты дөнья ансыз ятим кала ич. Язын тәрәзә йөзлегенә, өй кыегына оя корырга гадәтләнгән карлыгачлар юксыныр ич аны. Хәтерсез, чит-ят сыерчыклар килерме? Шомыртларның ак бөркәнчек ябынган кәләш сыман назланып утырган мәлен бигрәк ярата шул! Тирә-якта выж-выж килеп йөзләгән бал корты, төклетуралар оча. Аннан миләш-кәләш актан киенә. Дөньяга ямь биреп, балкып утырган мәле җирдәге оҗмах ич! Хәер, бар да үтә, үзгәрә. Миләш чәчәген коя. Яшькелт җимшән бүртә. Кызыл күлмәк ничек килешә аңа! «Миләшкәем, миләшкәем, нигә ачы җимешкәең?» дип җырлый кыз-кыркын. Җырласалар ни! Радиодан ишетеп калганнардыр. Шифасын, тәмен белмәгәннәргә ачы ул. Өй түрендәге агачны җимешле диюеннән юкка көлә бала-чага. Миләш кенә димәссең бер дә! Аның өчен татлы җимеш, авыр чакларында савыктыргыч дәва булды бит ул. Җан дәвасы, йөрәгенә шифа! Аларныкы кебек мул җимешле миләш агачы авылда бүтән юк. Кешеләргә дә җитә, кош-корт та тук, тавык-чебеш, каз-үрдәк тә.
Тымызык тынлыкта оеп ята торгач, әллә төшләнә башлады инде. Кемдер «Мәүлидә!» дип дәшкәндәй булды. «Мәүлидә» дип, әллә үзе саташа тагын?
Ул яткан җирдән торып ук утырды. Кара инде, бер урамда чапырыш күрше булып яшәп тә, кемнең ишеге кайсы якка ачылганын белми яшәгәннәр, диген, ә?! Алай да була икән! Ә бит «дөньяныкы – дөньялыкта!» диюләре хак!
Ә ул чакта… Кояшлы яз башы иде. Йомышы төшеп, идарәгә керәсе итте ул. Чут төймәсе тартып утырган сипкелле Мәрзия, эшен ташлап, аңа текәлде. Кап-кара күзләренең утлы карашыннан әллә нишләп, куырылып киткәне истә. Шулкадәр төбәлеп-текәлеп карамаса! Иртән мич ягып томалаган, ипи салган иде, битенә корым-мазар ягылып калмагандыр бит? Почмактагы чебен