Өрәк җаны. Марат Кәбиров
узды. Һичьюгы, кырыгын үткәрсәләр, күрше-тирәдән яшеренеп маташмый гына үз хәстәреңне күрергә дә булыр иде… Әлегә бик килешеп җитми шул…
«Рәнҗемә инде, кадерлем… Тыныч йокла. Урының оҗмахта булсын.» – диде ул, иренең портретын ак җәймә белән каплап. Аннан соң йокы бүлмәсенә кереп, мәтам киемнәрен салды да кыска халат алып киде. Чәчләрен сүтеп иңенә таратты. Көзге алдына басып иренен буяды. Шулай кисәк кенә ул суты ташып торган гүзәлгә әйләнде дә китте. Аңа беркем дә кырык яшь бирерлек түгел иде.
Сәгатенә карап алды.
Бу вакытта килеп җитәргә тиеш иде инде. Бүтән чакта бу вакытта алар караватта аунап туйган булалар иде. Бүген никтер соңлады әле. Нык соңга калды.
Кинәт ишектә кыңгырау шалтырады.
Сәкинә сикереп куйды.
Сикергәләгән көйгә чәбәкәй итәргә тотынды.
Тагы кыңгырау.
Сәкинә киң елмайды. Тик ишеккә йөгерергә ашыкмады. Көтсен әле бераз. Озагырак теләгән нәрсә кадерлерәк була ул.
Тагы кыңгырау.
Сәкинә шатлыклы бөтерелеп алды. Прихожийдагы якты утны сүндереп, интим кызгылт нурлы лампаны гына калдырды. Ансын да сөяркәсе бүләк иткән иде.
Һәм шатлыклы елмаеп ишекне ачты.
Һәм керүченең куенына ташланды.
Һәм коты алынып ачы тавыш белән кычкырып җибәрде. Аның сөяркәсе урынына нафталин исе сеңгән ак бөркәнчек япкан адәм тора иде.
– Ааааааа, уууууууууу!
Ак бөркәнчекнең йөзе дә юк иде ахры, һәрхәлдә, анда караңгы бушлык кына күренә иде.
Шул бушлык эченнән тавыш ишетелде:
– Курыкма, кадерлем… Бу мин – Хәсән…
Тавышы таныш иде. Хатын бераз тынычланып калды. Ләкин тагы бер кычкырды.
– Ааааааааааааууууууууууууу…– Бу юлы ирне каушату өчен.
– Курыкма, бергенәм… – Хәсән ак җәймәсен шудырып төшерде дә трусикчан гына калды,– Курыкма… Болар сиңа!
Хәсән аңа чәчәкләр сузды. Хатын бертын аптырап карап торды да ирен чите белән генә елмаеп чәчәкләрне өстәлдәге вазага утыртты. Розалар нурланып балкымады. Алар таушалып беткәнлектән, карт сөйрәлчеккә охшап тора иде.
Ир Сәкинәне куенына алды. Хатын бераз гына назланды да аны читкә этәрде. Хәсәннең тәненнән дә нафталин исе килә иде.
– Бар, юынып чык,—диде хатын назлы елмаеп, – Әллә нинди ис сеңгән.
Һәм ирнең кыяфәтенә карап кычкырып көлеп җибәрде. Хәсән уңайсыз хәлдән тизрәк котылырга теләп, ваннага юнәлде.
– Нәрсә булды?
– Чыккач сөйләрмен…
Ләкин Сәкинә аның юлына аркылы төште:
– Хәзер үк сөйлисең. Нәрсә булды?
Хәсән ни әйтергә дә белмәде. Ул сабагын оныткан шәкерт кебек бер ноктага текәлеп тынып калды. Сәкинә тагын көлергә тотынды.
– Киемнәрең кайда?
Хәсән ык-мык итте. Кызарынды. Өрәк белән булган хәлне исенә төшерүдән генә дә аның тәненә бала йоннары калкып чыкты. Иреннәре күкшелләнеп калды.
– Бер теләнчегә бирдем… – диде аннан соң, – Әйе, бер теләнчегә бирдем.
– Телефоныңны дамы?
Хәсән