Өрәк җаны. Марат Кәбиров
шалтырады. Аның тавышы шул тиклем ямьсез булып тоелды, Сәкинә хәтта тертләп китте, бөтен тәнен салкын телеп үтте.
Тагын шалтырау…
Тагын…
Телефонны алу куркыныч иде, хәзер япа-ялгыз калгач, ул теге Тавыш белән сөйләшә алмас, йөрәге ярылып китәр сыман тоелды. Әмма телефон тынмады. Аның шалтыравы үзе үк җанны талый иде. Сәкинә трубканы күтәрде.
– Сәкинә, ишекне ачарга әзерлән. Мин подъездга якынлашып киләм.
Хатын катып калды. Кулыннан трубкасы төшеп китте. Ул телефон төймәсенә туры килде дә Тавыш дәһшәтле бер дулкын булып бөтен фатирга таралды:
– Ник дәшмисең? Әллә ышанмыйсың?
Сәкинәнең иреннәре күгәреп калтыранырга тотынды.
– Тавышымнан танымыйсың мени?! Ник дәшмисең?!
Хатын нәрсәдер әйтергә теләде. Тик иреннәре генә тартышты.
– Ә җирләвегез хакмы? – дип үҗәтләнде Тавыш, – Ашыккансыз! Ашыкмаска иде. Ха-ха-ха…
Сәкинә хәлсезләнеп идәнгә чүгәләде.
– Менә кызык булачак хәзер. Ник дәшмисең?– Тавыш бераз тынып торды, – Ярый, мин кайтып җитәм. Көт, яме!
Тавыш телефоннан түгел, ә күкләр күкрәгеннән ишетелгән сыман иде. Закирҗанның җаны адашып йөргән күкләр катыннан килә иде тавыш. Шуңа да ул шомлы, бөтен барлыгыңны актарып ташлый, бөтен күзәнәкләреңне курку белән тибрәнергә мәҗбүр итә. Бу дөньяда куркудан башка, йөрәгеңне ярсып чәбәләнергә мәҗбүр иткән, котыңны алып бөтен эчтәлегеңне мәсхәрәләгән куркудан башка, бер хис тә калмагандыр төсле иде.
Кинәт форточка ачылып китте. Ниндидер улау ишетелде. Хатын үз-үзен белештермичә кычкырып җибәрде дә зур ачылган күзләрен тәрәзәдән аера алмыйча ишек төбендәге почмакка шуышты. Форточкага текәлеп озак торды. Аннан зәңгәр томанга уралып ниндидер коточкыч нәрсә керер сыман иде. Керер дә идән уртасына җитеп Закирҗанның өрәгенә әверелер. «Син ник мине мәсхәрәлисең, тере чагымда өстемнән көлүләрең генә җитмәгәнме, ник үлгәч тә тынгы бирмисең?!» – дип Сәкинәнең бугазына ябышыр…
Тик форточкадан бер нәрсә дә кермәде. Җил генә булды бугай.
Шулай да хатын бөтен батырлыгын туплап торып басты. Як-ягына карана-карана гына тәрәзәгә табан атлады. Һәм кискен хәрәкәтләр белән форточканы ябып куйды. Аны кемдер карап, күзәтеп торадыр сыман иде. Тәрәзә пәрдәләрен тартып чыкты. Теге тойгы таралмады. Кемдер күзәтә кебек… Күзәтә…
Кинәт күз кырые белән генә ниндидер хатын-кыз гәүдәсен күреп калды. Кыска гына халат кигән… Акырын гына шул якка борылды. Фу-уу-уф… Үзе икән. Көзгедәге чагылышы.
«Киемне алыштырырга кирәк, – дип уйлады ул, – Закирҗанның өрәге бу киемдә күрсә, гафу итмәс.» Йокы бүлмәсенә керде. Чишенде. Тәнен ниндидер ябешкәк салкын кысып алды. Әйтерсең, аны күзгә күренмәс бер нәрсә кысып-кысып кочаклый иде. Явыз рух. Әҗәл сулышы. Ул ашыгып мәтам киемен киде. Тәне җылыныбрак китте.
Залга чыгып Закирҗанның портретын каплап торган ак япманы алды. Аны саклык белән генә диванга алып куйды. Иренең рәсеменә төбәлде. Озак карап торды. Кинәт ул коты алынып кычкырып җибәрде. Закирҗан аңа күз кысты. Стенадагы рәсемнән! Чынлап та күз кыстымы ул, әллә тоелды гынамы? Кем белә… Сәкинә аннан