Йолдыз яктысы. Габдулхай Сабитов
тун якасын күтәргән. Яка өстеннән Мөслимә әбинең күк шәлен ураган. Борыны да күренми. Тик чал сакал гына тырпаеп яка очлары арасыннан чыгып тора. Гәүдә алгарак сөрлеккән, аяклар, гәүдәне куып җитәргә теләгәндәй, вак-вак юргалап атлыйлар. Әйтерсең күзгә күренмәгән ниндидер көчле кул бабайны, ихтыярсызлап, ак сакалыннан тартып алга илтә.
Колхоз фермасына баручы яшь-җилкенчәк аңа сәлам биреп китә. Атлылар, атларын читкә борып, үзләре юл саба. Өлкәнрәкләр хәл белешергә туктый.
– Исән-саулыкмы, Сираҗетдин агай! Бик иртә кузгалгансың.
– Шөкер, Шәрәфетдин. Менә бераз сөякләрне языйм дип чыктым әле… Үзең кая юл тоттың?
– Трактор чанасына тирес төяргә әйткәннәр иде.
– Йә, ярый, ярый, бар. Тоткарланып торма… Ни, пучты кызы күзеңә чалынмагандыр бит?
Сирай бабай очраган һәр кешегә бер үк сорауны бирә.
– Күренмәде шул, Сираҗетдин бабай. Иртәрәк шул әле, кайтып җитмәгәндер, – диләр аңа. – Интегеп йөрмә, өеңдә генә утыр. Булса, үзе китерер.
– Ие шул. Шулай гына итим әле…
Ләкин ул кайтмый. Кайтса да, капка төбеннән кире борыла. Йорт саен туктала-туктала, кешеләрдән сорый- сорый, хат ташучыны эзләп таба.
– Исәнме, кызым Илгизә! Безнең малайдан хат-хәбәр юктыр бит? – ди Сирай бабай.
Илгизә, гаепле кеше кебек, башын ия.
– Юк шул, бабакай. Бүген хатлар бик аз. Бәлки, иртәгә… Булса, үзем илтермен.
– Алай икән… Әллә нишләп язмый башлады бу арада…
Илгизә дәшми. Сирай бабайның «бу арада» дигәненә быел өч ел тулды. Өч ел буе ачы бураннарда, чатнама суыкларда, язын-көзен, тубыктан пычрак ерып, һәр көн авылның югары очына кадәр бара ул.
Баштарак Илгизә үзе дә зарыгып-зарыгып Әптерәйдән хат көтте. Армиядә вакытта язгалап торды. Алтайдан бер хаты килгән иде. «Эш бик авыр. Җитмәсә, суыгы теңкәгә тия. Акчасы да әллә ни төшми. Озак калмам, ахры. Җылырак җиргә күчәргә исәп. Күчкәч, хәбәр җибәрермен», – дип язган иде. Хатының азагында: «Кавышу көннәрен көт, сандугачым. Башкаларга күз салма», – дип тә куйган.
Көтте Илгизә. Сагынып-моңаеп көтте. Язгы иртәләрдә күн сумкасын асып кыр юлына чыкса, тургайлар җырын ишетсә, каршысына Әптерәй кайтып килер төсле тоела иде. Зәңгәр һаваларга караса да, канат кагып сайраган ялгыз сыерчыкны күрсә дә, шомырт агачлары чәчәк атса да, һаман Әптерәй исенә төшә иде. Айлы төннәрдә Җидегән йолдызга карап, ялгызы таңнар аттырганы булды. Аның белән бергә йөргән каенлыкта зифа каеннарны кочып үксеп елаганы булды. Армиядән җибәргән рәсеме әле дә альбомында. Тик ул хәзер башка бер рәсем астына кыстырып куелган. Әптерәйнең андый рәсеме Сирай бабайларда да бар.
Анысы хәзер дә түр стеналарында, пыялалы рам эчендә.
Мөслимә әби, шул рәсемгә карап, картының кайтканын көтә. Ул бүген әйбәт төш күргән…
Ләкин Сирай бабай буш кул белән кайтып керә. Ул чишенгәндә, Мөслимә әби, нәрсәдер өмет иткәндәй, сүзсез генә карап тора. Итеген салып мич башына ташлагач, әкрен генә сорап куя:
– Юкмыни?
– Юк.
Сирай бабай, бөгәрләнеп